Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында законга үзгәрешләр кертелә

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 15:06

Бүген 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының керем өлешенә үзгәрешләр кертү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан һәм республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар күләмен, башка салым һәм салым булмаган керемнәрне төгәлләү белән бәйле.

2024 елга Мәҗбүри медицина иминияте фондының керемнәре 79,5 млрд.сум, чыгымнары 80,6 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Фонд бюджеты чыгымнары программа чараларын үтәүгә 962,5 млн. сумга арттырылган.

Фонд бюджеты дефицитын каплау чыганагы булып 1,1 млрд. сум күләмендә счетта калган акча тора, шулай итеп, 2024 елга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте бюджеты күрсәткечләре балансланган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International