Республиканың Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 14:51

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, документ Россия Президентының мөрәҗәгатен һәм йөкләмәләр исемлеген үтәү кысаларында эшләнгән, аңа ярашлы рәвештә, быелның 1 мартыннан башлап, 100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда (шәһәрләр, район үзәкләре, поселоклар, авыллар) яшәүче педагоглар өчен сыйныф җитәкчелеге өчен айлык өстәмә түләү 10 мең сумга кадәр арта. Чөнки сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр күләме дифференциальләштерелә (100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар өчен элеккеге күләмдә кала – 5 мең сум, ә 100 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктлар өчен – 10 мең сумга кадәр арттырылган), муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына республика бюджетыннан субвенцияләр күләмен исәпләү методикасына үзгәрешләр кертелә.

"Түләүләр федераль бюджеттан финансланачак", – дип белдерде Леонид Якунин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International