Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Эспаньола» ирекле батальонның техника буенча командир урынбасары Марат Галиев Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Коронавирус пандемиясе округларда депутатлар эшенә үз төзәтмәләрен кертте. Бүген республика дәүләт хакимияте органнарының, шул исәптән парламентарийларның барлык көчләре вәзгыятьне тотрыкландыруга, инфекциянең социаль-икътисадый хәлгә йогынтысын минимальләштерүгә юнәлдерелгән. Депутатлар шулай ук медицина оешмаларына һәм аз керемле гражданнарга, шул исәптән хәйрия оешмаларына да ярдәм күрсәтә.
Дәүләт Советы депутатлары үз округларында актив эшлиләр, сайлаучылар белән очрашалар, гражданнарны кабул итәләр, төрле чараларда катнашалар, социаль объектларда булалар. Дәүләт Советының рәсми сайтында яңа рубрика булдырып, без анда фотографияләр һәм "бер юллык" язмалар куеп барачакбыз. Тулырак мәгълүматны «фоторепортаж» тәрәзәсенә чиртеп алырга мөмкин.