Округларда депутат атнасы

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе, 09:01

Коронавирус пандемиясе округларда депутатлар эшенә үз төзәтмәләрен кертте. Бүген республика дәүләт хакимияте органнарының, шул исәптән парламентарийларның барлык көчләре вәзгыятьне тотрыкландыруга, инфекциянең социаль-икътисадый хәлгә йогынтысын минимальләштерүгә юнәлдерелгән. Депутатлар шулай ук медицина оешмаларына һәм аз керемле гражданнарга, шул исәптән хәйрия оешмаларына да ярдәм күрсәтә.

ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Балтач районында булды, яшьләр үзәген һәм балалар бакчасын капиталь ремонтлауның барышы белән танышты. Моннан тыш, парламентарий җирле супермаркетларда булды, продуктларның булуын һәм аларга бәяләрне тикшерде.

Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон «Өйдә укырга ярдәм ит» акциясенә кушылды. Парламентарий Казанның Совет районының аз керемле һәм күп балалы гаиләләреннән мәктәп укучылары өчен 25 ноутбук сатып алган.

Мамадыш үзәк хастаханәсе табиблары, учреждениегә кергәндә пациентларның температурасын үлчәү өчен электрон инфракызыл термометрларны сатып алуда ярдәм иткән өчен  Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевка рәхмәт белдерделәр.

Дәүләт Думасы депутаты Мурад Гаделшин дистанцион белем бирү өчен аз керемле гаиләләрдән булган балаларга планшетлар тапшырды. "Гаджетлар балаларга бүгенге көндә укуны дәвам итәргә ярдәм итеп кенә калмаслар, ә киләчәктә аларга да кирәк булыр дип ышанам", - диде ул.

Аксубай үзәк район хастаханәсенә Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова исеменнән 28 данә бер тапкыр кулланыла торган медицина костюмнары тапшырылды. "Без бу костюмнарга мохтаҗ идек. Бу ярдәм өчен депутатка район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре исеменнән бик зур рәхмәт ", - дип билгеләп үтте поликлиника мөдире Алина Маланчева.

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 50 дән артык  бер тапкыр кулланыла торган медицина костюмын Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары хастаханәләренә тапшырды. Элегрәк депутат 4 мең медицина респираторы сатып алган һәм аларны Яр Чаллы сәламәтлек саклау учреждениеләренә тапшырган.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ике портатив аппаратны республика хастаханәләренә тапшырды. Авырулар тормышын саклауда бик тә мөһим җиһаз республика хастаханәсенә һәм Казанның җиденче шәһәр хастаханәсенә җибәрелде.

Муниципалитетларда ветераннарны май бәйрәмнәре белән котларга керештеләр. Депутат Владимир Вавилов сугыш катнашучы Нина Ивановна Абашеваны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады, аңа истәлекле медаль һәм бүләкләр тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International