«ТНВ» депутат төркеме

«Татарстан – яңа гасыр» депутат төркеме (ТНВ) 2019 елның 20 сентябрендә төзелде. Аның составына бермандатлы округлар буенча сайланган сигез депутат керә. Төркем җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Габделҗанов Артур Рәшит улы сайланды.

«ТНВ» депутат төркеменең эчке эшчәнлеге аның составына керүче депутатлар тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты, «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеме турындагы нигезләмәгә таянып мөстәкыйль башкарыла. Нәтиҗәле парламент эшчәнлеге оештыру максатларында VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеме арасында Хезмәттәшлек һәм үзара эшләү турында килешү имзаланды.

 «ТНВ» төркеме депутатлары комитетларда, эшче төркемнәрдә эшли, «түгәрәк өстәлләр»дә, парламент тыңлауларында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы үткәрә торган башка чараларда катнаша.

Депутат төркеменең бурычлары түбәндәгеләр:

- депутатларның Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү планнарын гамәлгә ашыруда актив катнашуы;

- депутатларның үз сайлау алды бурычларын тулысынча һәм үз вакытында үтәүгә булышлык күрсәтү;

- үзара ихтирам итү һәм аралашуның әхлакый нормаларын үтәү нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары арасында конструктив хезмәттәшлек кору;

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларына чыгарыла торган карарлар проектларын алдан карау, алар буенча төркемнең позициясен әзерләү.

Төркем составы

Төркем җитәкчелеге

Габделҗанов
Артур Рәшит улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеме җитәкчесе

Рыбушкин
Николай Николаевич

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутат төркеме әгъзасы

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International