«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме утырышы узды

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 10:32

Бүген  «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар берләшмәсе утырышы узды, анда депутатлар яшь галимнәргә ярдәм итү һәм алтынчы чакырылыш парламенты эшчәнлеге чорында берләшмәнең эшчәнлеге турында йомгаклау мәгълүматларын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләрен карап, "ТНВ" депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов, Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» республика берләшмәсе Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, парламент депутатлары Фәрит Миңнегулов, Николай Рыбушкин, Илдар Шамилов яшь галимнәргә дәүләт ярдәме проектларына игътибарны арттыру зарурлыгын әйттеләр. Парламентарийлар фикеренчә, фәнни һәм технологик тикшеренүләрнең нәтиҗәлелеге, ачышларның икътисади нәтиҗәлелеге өчен яшь галимнәрнең матди-техник базасын һәм эш шартларын ныгыту максатка ярашлы.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International