Депутатлар округларда

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 13:37

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларындагы социаль объектларда булды, шулай ук «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресләре кысаларында мәктәп укучылары белән очрашты.

23 апрельдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районына барды. Депутат Бөек Ватан сугышы ветераннары Михаил Тихонов һәм Пелагия Казакова янына барып, аларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Азат Хамаев шулай ук Минзәлә шәһәренең 1 нче мәктәбе укучылары белән очрашты, «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү»дә катнашты.

21 апрельдә Казан технология һәм дизайн көллиятендә мөмкинлекләр фестивале – үсешләрендә нык тайпылышлар булган балалар өчен махсус ярышлар һәм һөнәри юнәлеш бирү чаралары узды. Чарада Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты. Фестиваль («Абилимпикс» төбәк һәм милли чемпионатларының аерым юнәлеше буларак үткәрелә) катнашучыларга үзләренең иҗади потенциалын ачарга, һөнәр сайларга һәм җәмгыятьтә җайлашырга ярдәм итә. Чистай, Акташ, Әлмәт, Алабуга һәм Казаннан республиканың тугыз социаль үзәгендә тәрбияләнүчеләр йомшак уенчыклар ясау, күн эшкәртү, төймә белән рәсем ясау, тегү эшендә осталыкларын күрсәттеләр. "Татарстанда физик мөмкинлекләргә һәм сәламәтлек буенча чикләүләргә карамастан, барлык категория гражданнар өчен үсеш, тормыш, күңелгә хуш килгән шөгыльләр өчен барлык шартлар да тудырыла", – дип белдерде  Ольга Воронова. 

21 апрель көнне Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов Яңа Савин районында гражданнарны кабул итте. Казанлылар депутатка йорт яны территориясен төзекләндерү һәм чүп-чарны чыгару мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

21 апрельдә Казан инновацияләр университетында дизайн буенча А.М. Родченко исемендәге VII Бөтенроссия олимпиадасы узды. Россиянең төрле төбәкләреннән 8 яшьтән 21 яшькә кадәрге 200 катнашучы «Сынлы сшнгать сәнгате», «Композиция», «Рәсем» һәм «Медиадизайн» юнәлешләрендә көчләрен сынап карады. Олимпиаданы ачу тантанасында Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев катнашты.  Ул олимпиадада катнашучыларга уңышлар теләде. "Педагоглар биреме һәм күзәтүе астында сез рус һәм Совет рәссамы, графика, скульптор, фотограф, театр һәм кино рәссамы, корреспондент, конструктивизмга нигез салучы, СССРда дизайн һәм реклама башлыгы, яңа караш фотографиясе вәкиле Родченко стилендә үзегезнең уникаль әсәрләрегезне булдырачаксыз»,  – диде Игорь Бикеев.

21 апрельдә «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов гражданнарны кабул итте.

20 апрельдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин видеоэлемтә режимында сәяси фәннәр докторы, РФА Социология институтының әйдәп баручы хезмәткәре Станислав Шкель белән гавами хакимият органнарын үстерү кысаларында Татарстанда эшләп килүче ике дәрәҗәле җирле үзидарә системасын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Станислав Шкель «Асимметрик рецентрализация: хәзерге Россиядә җирле дәрәҗәдә өлешчә реформалар логикасы» проекты буенча фәнни тикшеренү үткәрә. Әлеге проект Россия фәнни фонды тарафыннан хупланган һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә муниципаль реформа үткәрү үзенчәлекләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән.

20 апрельдә Мәгариф комитеты рәисе урынбасары. Ирина Терентьева Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары өчен мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресе үткәрде.   

17 апрельдә Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов Нурлат районында булды. Депутат «Нурлат мәктәп-интернаты» ДББУ базасында узган укучылар һәм студентлар өчен мөмкинлекләр фестиваленең мактаулы кунагы булды. Мәгъсүм Сәлахов фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм аларга уңышлар теләде. Балалар биш компетенциядә ярыштылар: станокта бәйләү, бакчачыга ярдәм итү, төймә белән рәсемнәр ясау, шулай ук кайнар бутербродлар әзерләү. Фестивальдә катнашучы 35 кешегә дә һөнәри осталыклары һәм тырышлыклары өчен сертификатлар тапшырылды.

17 апрельдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов Казан шәһәре Идел буе районының 35 нче «Галактика» лицеенда пилотсыз спорт аппаратлары буенча «Киләчәк күге - балаларга» шәһәр фестиваль–конкурсында булды. Фестивальдә 12 мәктәп укучылары, шулай ук КАИның техник көллияте студентлары һәм В.П. Чкалов исемендәге шәһәр балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Ринат Фазылов фестивальдә катнашучылар белән аралашты һәм «Бердәм Россия»нең яңа халык программасында инженер белеменә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, технологик лидерлыкка квалификацияле инженерлардан, тикшеренүчеләрдән һәм фәнни кадрлардан башка ирешеп булмый. Ул ассызыклаганча, партия ярдәме белән илдә инженерлык сыйныфлары, алдынгы инженерлык мәктәпләре, «Үсеш ноктасы» үзәкләре, кванториумнар һәм ИТ-кублар ачыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International