Фәрит Мөхәммәтшин Евразия икътисадый берлегенең төбәк мәйданчыгы штаб-фатирын Казанда урнаштыру тәкъдиме белән чыкты

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе, 13:55

Бүген Казанда Евразия интеграциясе халыкара конгрессы ачылды. Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган илләрдән килгән сәясәтчеләр, экспертлар, галимнәр дәүләтара интеграция процесслары хакында фикер алышалар, беренче чиратта икътисад мәсьәләләре тора. Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручыларының халыкара хезмәттәшлек проблемалары комиссиясе рәисе, Конгрессның оештыру комитеты рәистәше Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Узган ел безгә шуны тагын бер кат исбатлады: замана сынаулары илләрнең һәм халыкларның тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә генә уңышлы хәл ителә ала, - дип басым ясады парламент җитәкчесе, вәкиллекле форумда катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, - иң мөһиме монда - масштаблар, тизлек, тирәнлек һәм процессларның нәтиҗәлелеге. Евразия интеграциясе концепциясе хәзерге этапта көннән-көн актуальләшә бара. Төбәк һәм парламент җилкәсен куеп, без икътисадый һәм гуманитар якынаюга юнәлтелгән процессларны көчәйтәбез, интеграция үсешкә эшләсен өчен хезмәт итәбез".

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Казан югары фәнни потенциалы белән Евразия процессының сәяси үзәкләренең берсе, абруйлы эксперт бергәлегенең очрашу урыны булып тора.

Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең башка илләр белән хезмәттәшлегендә төбәк аспекты мөһимлегенә аерым тукталды. Дәүләт Советы Рәисе Евразия интеграциясе кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк дип саный. "Бүген бергәләп Евразия икътисадый берлеген төбәкләрдә эшләтеп җибәрү хакында уйларга кирәк. Бу сөйләшүгә катнашырга зур шәһәрләрнең  мэрларын да җәлеп итәргә мөмкин, - диде ул, безнең дискуссиягә мөмкин кадәр күбрәк катнашучыларны якынайту өчен, эшнең яңа формаларын табарга кирәк ".

Чагыштыру өчен Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы мисалга китерде, ул утыз ел элек Ауропа Советының барлык 47 дәүләтенең 318 төбәк һәм муниципаль хакимиятләрен берләштергән иде. Бүген бу сәяси институт үзенең зур сәяси әһәмиятен раслады.

"Конгрессның континентта халык дипломатиясен алга җибәрүгә башкарган эшен бәяләп бетереп булмый, - дип басым ясады парламент башлыгы, – аның ачыклыгы, бюрократизмнан башка гына аралашу  мөмкинлеге, "кискен темалардан" качмау – төбәк дәрәҗәсендә парламент дипломатиясенең визит карточкасы булып тора".

Евразия икътисадый берлеген төбәк дәрәҗәсендә эшләү ышанычны ныгытуга ярдәм итәчәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. "Нәкъ менә төбәк дәрәҗәсендә без Евразия икътисадый берлеге эчендә дустанә хезмәттәшлекнең киң спектры буенча диалог алып бара, партнерларның "зур сәясәт"кә кагылышлы  аерым борчуларын тыңлый һәм ишетә алабыз", - дип билгеләде парламент башлыгы. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Казанны Евразия интеграциясенең фәнни һәм эксперт үзәге итәргә тәкъдим итте. «Татарстанда халыкара форумнарны даими уздыру тәҗрибәсен исәпкә алып, төбәк мәйданчыгының штаб-фатирын Казанда урнаштыру  мантыйкка ярашлы, дөрес гәмәл булыр иде», - дип басым ясады ул.

Әлеге инициатива, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, конституцион нормаларга туры килә. Россия Федерациясе Конституциясенең 72 статьясында Россия регионнарының халыкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлеккә хокукы беркетелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда әйтүенчә, берничә ел дәвамында Евразия киңлегендә төбәк һәм иҗтимагый вәкилләрне кертеп интеграцияләү мәсьәләсе турында фикер алышынган. "Горизонт буенча интеграцион процессларны үстерү мөһим, - дип саный республика парламенты башлыгы, - шул рәвешле, Мәскәүне яки Санкт-Петербургны артык йөкләмичә генә эшебезнең нәтиҗәлелеген күтәреп була". Дәүләт Советы Рәисе әлеге нигезләмәнең конгрессның йомгаклау резолюциясенә кертелүе мөмкин булуын әйтте.

Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты рәисе Леонид Калашников Фәрит Мөхәммәтшинның тәкъдимен хуплады. "Бу тәкъдимнәрне практикада тормышка ашырырга мөмкин, - дип уйлый Леонид Калашников, - тәҗрибә алмашу төбәкләрне баета, аларны көчлерәк итә".     

Форумда катнашучыларга ТР Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин сәламләве җиткерелде.

«Евразия интеграциясенең Казан халыкара конгрессының эше Евразия икътисадый берлегендә катнашучы илләр өчен мөһим, парламентара хезмәттәшлекне ныгыта, - диелә сәламләүдә, - сезгә Евразия киңлегендә цифрлы технологияләр кертү, сәнәгать кооперациясен үстерү, гомуми тотрыклы базар һәм заманча транспорт-логистика инфраструктурасын булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышырга, берлеккә керүче дәүләтләр һәм аларның гражданнары мәнфәгатьләрендә интеграцион процессларны тирәнәйтү буенча тәкъдимнәр эшләргә кирәк булачак».

Форум эше секцияләр һәм "түгәрәк өстәлләр" форматында дәвам итәчәк. Күренекле галим-икътисадчылар фәнни-техник хезмәттәшлек, интеграцияне алга таба үстерү кысаларында инвестицион җәлеп итүчәнлекне күтәрү юнәлешләре буенча докладлар тәкъдим итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International