Быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 31 млрд. сумга якын акча каралган

2021 елның 11 июне, җомга, 10:01

Бүген Дәүләт Советының егерме икенче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» парламент фракциясе утырышында республикадагы илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, Татарстан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Узган ел 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 30,7 млрд. сум җибәрелгән. Республиканың барлык муниципаль районнарында социаль әһәмияткә ия объектлар төзелә, учреждениеләрнең һәм оешмаларның матди-техник базасы яхшыра, җиһазлар сатып алу гамәлгә ашырыла, эшкуарларга ярдәм чаралары күрсәтелә, социаль түләүләр башкарыла.

Быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 31 млрд. сумга якын акча каралган. 292 объект төзү планлаштырыла. Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, 2021 елның төп яңалыгы апрель ахырында "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" яңа илкүләм проектының паспортын раслау булды.

Парламент җитәкчесе урынбасары илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча республика комиссиясе эшенә аерым тукталды. «Район комиссияләре белән берлектә чаралар үтәлешен мониторинглауны һәм объектлар буенча эшләр уздыруны өстенлекле бурычлар дип саныйбыз; илкүләм проектлар чараларында барлык дәрәҗә депутатларның катнашуы, аларны үтәүнең барышын мәгълүмати яклау һәм яктырту; кире элемтәне тәэмин итү һәм гражданнарны планлаштырылган чаралар үтәлешен контрольгә җәлеп итү», - дип ассызыклады Татьяна Ларионова. Ул шулай ук республика комиссиясе составында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашучы Дәүләт Советы депутатларына рәхмәт белдерде.

«Без халык белән эшләүне үзебезнең төп бурычыбыз итеп саныйбыз, - дип дәвам итте Татьяна Ларионова, - эшнең иң нәтиҗәле формалары итеп җәмәгать тыңлаулары, илкүләм проектлар объектларында күчмә утырышлар, республика, шәһәр һәм район комиссияләре утырышлары, ВКС режимындагы республика министрлыклары һәм ведомстволары, махсус теле- һәм радиотапшырулар билгеләнде».

Партия уздырган бәйгеләрдә  татарстанлылар актив катнаша. «Илкүләм проектлар: Татарстан» республика фотоконкурсын уздыру традициягә керде. Узган елда гаризаларның гомуми саны 2019 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга арткан. Конкурска республиканың 45 районыннан барлыгы 2227 эш кергән. Иң яхшы 150 эш Муниципаль берәмлекләр Советы съездында тәкъдим ителгән. Шәһәр һәм районнарның социаль әһәмиятле учреждениеләрендә (мәдәният, китапханә, мәктәпләр, яшьләр һәм күп функцияле үзәкләр) мультимедиа һәм күчмә фотокүргәзмәләр оештырылган.

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республика шахмат федерациясе ярдәмендә республика мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча махсус партия проекты гамәлгә ашырыла. «2021 ел башына республиканың 896 мәктәбе (1321 мәктәптән) шахмат зоналары булдыруга мохтаҗ иде, - дип сөйләде Татьяна Ларионова, - Дәүләт Советы депутатларының, район башлыкларының, предприятие җитәкчеләренең, ата-аналарның, мәктәпне тәмамлаучыларның бергәләп эшләве  нәтиҗәсендә быелның февраленнән июнь аена кадәр 911 шахмат зонасы ачылды. Яңа ел башына тагын 135 шахмат зонасы ачарга кирәк булачак».

Җәй көне Комиссия әгъзалары республика районнарында илкүләм проектлар объектларында булачак. Татьяна Ларионова хезмәттәшләрен эшкә кушылырга һәм беркетелгән округларга чыгуда катнашырга чакырды.

Бүген “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Алсу Нәбиева үзенең депутат эшчәнлеге турында хисап тотты.  Депутат сайлаучылар белән эшләүгә аерым игътибар бирде. Аерым алганда, бу чакырылышта ул гражданнардан кергән  600дән артык мөрәҗәгать караган. Сорауларның өчтән бере уңай хәл ителгән, 1/3 мөрәҗәгать буенча телдән консультацияләр бирелгән, мөрәҗәгатьләрнең өчтән бере буенча профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга запрослар җибәрелгән.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International