Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме икенче утырышы ачылды

2021 елның 11 июне, җомга, 10:20

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы  ачылды.

Депутатлар 41 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча Дәүләт Советының 7 закон чыгару инициативасы, республика законнарының 11 проекты һәм 14 федераль закон проекты.

Көн тәртибендә Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалардан соң депутатлар тарафыннан әзерләнгән Татарстан парламентының закон чыгару инициативалары блогы үзәк урынны алып тора.

Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән граждан коралы әйләнеше өлкәсендә норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү,  интернет һәм социаль челтәрләрдә деструктив мәгълүмат таралуны чикләү, шулай ук наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту һәм хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә (күзәтүчесез этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очракларына бәйле) закон чыгару инициативалары әзерләү өчен дүрт эшче төркем төзелде.  Алар тарафыннан  7 закон чыгару инициативасы, РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володлавинга мөрәҗәгатьләр әзерләнде.

Парламентның егерме икенче утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан 2020 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелгән чаралар турында мәҗбүри гавами хисабы тыңланачак. Республика Президенты кушуы буенча отчетны Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, Дәүләт Советының егерме икенче утырышында беренче укылышта 10 закон проекты каралачак, шул исәптән 2020 елда Татарстан Республикасы бюджетының һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше, федераль бюджеттан республика бюджетына бюджет кредитлары бирү турында, Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында өстәмә килешүләр раслау турында.

Шулай ук беренче укылышта салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында, оешмалар мөлкәтенә салым турында, җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны өлешле төзү өлкәсендә контрольдә тоту буенча дәүләт түләүләре бирү, шулай ук торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеген, җәмәгать судьялары турында, физик культура һәм спорт турында, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектларын карау күздә тотыла.

Парламентарийлар икенче укылышта Дәүләт торак фонды, муниципаль фонд һәм социаль файдаланудагы фондлардан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын караячак. Әлеге закон проекты белән гражданнарны торакка мохтаҗ буларак исәпкә алу өчен кирәкле документлар исемлегенә таләпләр төгәлләштерелә.

Егерме икенче утырышның көн тәртибенә “Гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында” ТР Иҗтимагый палатасы доклады кертелгән, аның белән республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясаячак.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында республика Хөкүмәтенең «Халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү турында» мәгълүматы тыңланачак. Бу мәсьәлә буенча төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин доклад ясаячак.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров көн тәртибенә яңа мәсьәләләрне кертү тәкъдиме белән чыктылар.  Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының егерме икенче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм анда 45 мәсьәлә кертеп расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның  Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан 2020 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелгән чаралар турында мәҗбүри гавами хисабы.

4. «Корал турында» Федераль законның 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

5. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

6. Граждан коралы әйләнеше өлкәсендә норматив-хокукый җайга салуны катгыйландыру зарурлыгы турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мөрәҗәгате хакында.

7. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

8. «Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 31 һәм 150 статьяларына наркотик чараларның һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше өчен җаваплылыкны катгыйландыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

9. «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре турында һәм мәгълүматны саклау хакында» Федераль законның 106 һәм 151  статьяларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

10. «Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

11. «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре турында һәм мәгълүматны саклау хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның
30 декабрендәге 530-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында законнарны гамәлгә ашыру өчен кирәкле норматив хокукый актларны тиз арада кабул итү кирәклеге хакында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мөрәҗәгате турында.

12. Норматив-хокукый җайга салуны «Интернет» челтәре, шул исәптән социаль челтәрләр, аша деструктив мәгълүмат таратуны чикләү өлешендә  камилләштерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мөрәҗәгате турында.

13. «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

14. «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча гражданнарның торак урыннары алу хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 181-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

 15. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 196-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

 16. «2020 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында»     189-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

 17. «2020 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» 190-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

18. «Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләрне раслау хакында» 191-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында    (I укылыш).

19. «Салым  салуның  гадиләштерелгән системасын  кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 193-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

20. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына һәм «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 194-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

21. «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле эшчәнлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 192-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 22. «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында» Татарстан Республикасы Законының 6  һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 198-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

23. «Татарстан Республикасы аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 199-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

24. «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законының 9  статьясына үзгәреш кертү хакында» 195-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

25. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»  197-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 26. «2020 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы доклады.

 27. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына Россия Федерациясе Дәүләт чиген саклауда ихтыярый башлангычларда катнашучы гражданнарга ярдәм чараларын камилләштерү мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү хакында» 1154844-7 номерлы федераль закон проекты турында.

 28. «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм  башкарма органнарын оештыруның  гомуми принциплары турында» Федераль законның 263  статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 1164301-7 номерлы федераль закон проекты турында (җирле үзидарә органнары тарафыннан халыкара һәм  тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча).

29. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 1171868-7 номерлы федераль закон проекты хакында (финанс базары оешмалары җаваплылыгын билгеләү өлешендә).

30. «Этил спирты, алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» Федераль законның 16 статьясына үзгәреш кертү турында» 1163880-7 номерлы федераль закон проекты хакында (муниципаль округларның җирле үзидарә органнарына алкоголь продукциясен ваклап сату һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә  алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми торган янәшә территорияләрнең чикләрен урнаштыру хокукы бирү өлешендә).

31. «Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 1172553-7 номерлы федераль закон проекты турында (банкротлык институтын реформалаштыру өлешендә).

32. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 1146599-7 номерлы федераль закон проекты хакында (урман парклары яшел поясларын территорияләрдән махсус шартларда  файдалану зоналарына кертү өлешендә).

33. «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәреш кертү турында» 1147763-7 номерлы федераль закон проекты хакында (өстәмә вәкаләтләр бирү өлешендә).

34. «Россия Федерациясе Җир кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1149512-7 номерлы федераль закон проекты турында (территорияне комплекслы үзләштергәндә, аерым очракларда  территорияне межалау проектына үзгәрешләр кертмичә генә җир кишәрлеге булдыру мөмкинлеген билгеләү өлешендә).

35. «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 9 статьясына үзгәреш кертү турында» 1160405-7 номерлы федераль закон проекты хакында (хайваннарны карап тотуның гомуми таләпләре исемлеген тулыландыру өлешендә).

36. «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.

37. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1142943-7 номерлы федераль закон проекты турында (сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерү һәм (яисә) аларның әйләнешенә таләпләрне бозган өчен җаваплылык билгеләү хакында).

38. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1169750-7 номерлы федераль закон проекты турында (акчалар күчерүне чикләүләрне бозган өчен җаваплылык билгеләү хакында).

39. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына корал әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен камилләштерүгә бәйле үзгәрешләр кертү хакында» 1177082-7 номерлы федераль закон проекты турында.

40. «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»   1161234-7 номерлы федераль закон проекты хакында (муниципаль округларның җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен шәһәр округларының җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә туры китерү максатларында).

41. «Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1053866-7 номерлы федераль закон проекты турында (торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырыла торган мәгълүмат төрләрен оптимальләштерү һәм төбәк мәгълүмат системалары статусын билгеләү өлешендә).

42. «Гражданнар оборонасы турында» Федераль законның 18 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1167477-7 номерлы федераль закон проекты турында (гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне яклау буенча җирле әһәмияттәге чараларны тәэмин итү субъектын төгәлләштерү өлешендә).

43. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.351 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 1183583-7 номерлы федераль закон проекты турында (алимент түләргә бурычлы затларны, балаларын һәм хезмәткә яраксыз ата-анасын карап тотуга алиментларны өлешчә түләгәндә, административ җаваплылыкка тарту мөмкинлеген тәэмин итү максатларында).

44. Хөкүмәт сәгате: «Халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү турында».

45. Төрлесеннән.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан тарихында билгеләп үтелә торган истәлекле датаны искә төшерде. "30 ел элек (1991 елның 18 апреле) Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы (ТССР) тарафыннан  президентлык институты оештырылды, ул сизелерлек дәрәҗәдә безнең сәяси-хокукый системаны көйләде, - дип билгеләп үтте парламент башлыгы, - ике ай соңрак, 1991 елның 12 июнендә беренче тапкыр күпчелек тавыш белән Татарстан Президенты итеп Минтимер Шәймиев сайланды".

Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевне бу әһәмиятле вакыйга белән котлады. "Абруйлы һәм җаваплы сәясәтче, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрипович республиканың һәм тулаем илнең яңа дәүләтчелеген формалаштыруга тиңдәшсез өлеш кертте, - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе, - Президент постында Шәймиевнең эшчәнлеге күбесенчә федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, уйланылган икътисадый стратегияне гамәлгә ашыру, социаль һәм этникара тотрыклылык вәзгыяте белән аерылып торган уникаль "Татарстан моделенә" нигез салды. Һәм бүген дә Минтимер Шәрипович безнең белән бергә, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе вазифасында, республиканың Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительләр советы рәисе постында актив эш алып бара".

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев сайлануга  30 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,  Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International