Социаль тәэмин итүгә һәм халыкка түләүләргә чыгымнар күләме узган елда 44 %ка арткан

2021 елның 11 июне, җомга, 13:32

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елда республика бюджетының үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

"2020 ел безнең барыбыз өчен дә катлаулы булды, - дип басым ясады Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, закон проектын тәкъдим итеп, - икътисад уникаль икътисади кризис шартларында үсеш алды, пандемия һәм аңа бәйле карантин чаралар, шулай ук нефтькә бәяләрнең рекордлы төшүе, аның бәясе баррель өчен 16,3 АКШ долларына җитте, моңа сәбәп булып тора.. Болар барысы да республика икътисадының күп тармакларының күрсәткечләрендә чагылды».

Катлаулы икътисадый шартларга карамастан, Татарстан төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Россия төбәкләре арасында югары позицияләрне саклап калды. Тулаем региональ продукт күләме 2019 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 97,1% тәшкил итте. Шул ук вакытта сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы, торак төзү, инвестицияләр, ваклап сату әйләнеше буенча рейтинг позицияләре сакланып калган. Икътисадый активлык үсешен аерым сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы күрсәтте.

Профильле комитет башлыгы сүзләренә караганда, узган елда бюджет сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып инфекция белән көрәшүгә, гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтүгә, бизнеска ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга, республика Президенты куйган өстенлекле бурычларны хәл итүгә бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итү торган.

«Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә һәм федераль бюджет ярдәме белән, ә бу 82 млрд. сум чамасы, финанс тотрыклылыгын саклап калуга, республика һәм җирле бюджетларның баланслануын тәэмин итүгә юнәлдерелгән бурычлар хәл ителде, - диде Леонид Якунин, - хисап елында кире кайтарылмый торган кертемнәр өлеше керемнәрнең гомуми күләмендә 29,5 %ка артты, бу алдагы елга караганда ике мәртәбә күбрәк. 2019 ел белән чагыштырганда социаль тәэмин итүгә һәм халыкка түләүгә чыгымнарның гомуми күләме 44 процентка арткан һәм 29,6 млрд. сум тәшкил иткән. 151,6 млрд. сум беренче чираттагы чыгымнар юнәлдерелгән. Муниципаль берәмлекләргә бирелгән бюджетара трансфертлар күләме 51,5 млрд. сум тәшкил иткән. Вакыты чыккан кредиторлык бурычы барлыкка килмәгән".

Республика финанслар министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2020 елда Татарстан Республикасы территориясеннән барлыгы 879,2 млрд. сум күләмендә бюджет керемнәре, таможня җыемнары һәм пошлиналары, социаль фондларга бүленгән акча тупланган. Барлык бюджет дәрәҗәләренә салым һәм салым булмаган керемнәр 677,5 млрд. сум кергән.

2020 елда берләштерелгән бюджетның керем өле­шенә 341,2 млрд. сум алынган, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 255,8 млрд сум тәшкил иткән. Россия Федерациясе субъектлары арасында үз керемнәре күләме буенча республика сигезенче урында тора.

Чыгымнарга килгәндә, 2020 елда Татарстан Республикасының туп­ланма бюджеты буенча касса чыгымнары – 363,2 млрд. сум, республика бюджеты буенча 317,0 млрд. сум тәшкил иткән. Бу чыгымнар Татарстан Ре­спу­бли­касы Президентының Дәү­ләт Советына Юлламасында куйган бурычларын, илкүләм проектларны, республика программаларын тормышка ашыруга юнәлтелгән.

Финанс министры бюджетның һәр чыгым маддәсенә җентекләп тукталды. Гадәттәгечә, финанслауның иң мөһим күләмнәре социаль даирәгә (60 %тан артык) юнәлтелгән. Аерым алганда, мәгарифкә узган елда республика бюджетыннан 72,6 млрд. сум акча җибәрелгән (берләштерелгән бюджет буенча - 101,3 млрд. сум). “Сәламәтлек саклау” бүлеге буенча бюджет чыгымнары, медицина иминияте акчаларын да кертеп - 85,7 млрд. сум,  36,9 млрд. сум тәшкил иткән. «Социаль сәясәт» бүлеге чараларын финанслауга республика бюджетыннан 48,8 млрд. сум акча җибәрелдгән (консолидацияләнгән буенча - 17,4 млрд. сум).

"Финанс министрлыгы, Хисап палатасы тарафыннан ел дәвамында бюджетны контрольдә тоту һәм тотрыклы үтәүне тәэмин итү буенча башкарыла торган эшләр икътисадый һәм социаль проблемаларны адреслы хәл итүгә китерде, - дип йомгаклады Леонид Якунин, - 2020 елга бюджет турындагы канунга кертелгән барлык республика дәүләт программалары финансланды, аларга барлык чыгымнарның 90 проценттан артыгы юнәлдерелде. 30,7 млрд. сум Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларга юнәлдерелде, алар исәбенә 350 төрле объект төзелде һәм норматив хәлгә китерелде».

Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев хәбәр иткәнчә, Хисап палатасы бюджет үтәлешенә тышкы тикшерү үткәргән. Бюджет-2020 программалы юнәлешле иде. Акчалар дәүләт программалары буенча каралган иде. Тулаем алганда, аларны Хисап палатасы нәтиҗәле дип тапты. Әмма, Альберт Вәлиев билгеләп үткәнчә, бюджет акчаларын тотуның нәтиҗәлелеген арттыру һәм бюджет сәясәтенең программа юнәлешле методын куллануның резервлары бар.

«2020 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» закон проекты түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр буенча - 293,4 млрд. сум, чыгымнар буенча - 316,9 млрд. сум, дефицит - 23,58 млрд. сум. Дефицит бюджет акчаларын бүлүчеләр счетларында калган акчалар һәм финанс ресурсларын беркадәр экономияләү исәбенә ябылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International