Депутатлар гражданнарга амбулатор-поликлиника шартларында беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерү мәсьәләләрен карады

2021 елның 28 июне, дүшәмбе, 15:48

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар гражданнарга амбулатор-поликлиника шартларында беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерү мәсьәләләрен карадылар. Аны комитет рәисе Светлана Захарова алып барды.

Татарстанда гражданнарга амбулатор-поликлиника шартларында беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өлешендә законнарны гамәлгә ашыру турында мәгълүматны ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев тәкъдим итте.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, республика авыл халкына медицина ярдәме 27 республика медицина учреждениесендә, 42 үзәк район хастаханәсендә, 101 авыл табиб амбулаториясендә, 1 710 фельдшер-акушерлык пунктларында күрсәтелә. Авыл халкына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итү максатларында кичектергесез медицина ярдәменең 114 күчмә бригадасы оештырылган. Ерак торак пунктларда яшәүче начар хәрәкәтләнә торган гражданнарга медицина ярдәме дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре базасында булган 104 күчмә (мобиль) комплекслы медицина бригадасы тарафыннан өйләренә килеп  күрсәтелә.

Республикада «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы» гамәлгә ашырыла, аның кысаларында 2021 елда 39 объектны төзү һәм ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән 11 объект төзелеше һәм 1 объектны реконструкцияләү, 27 объектка (20 поликлиника, 2 участок хастаханәсе, 5 табиб амбулаториясе) капиталь ремонт ясау. 15данә югары камиллектәге медицина җиһазы, 413 автомобиль транспорты берәмлеге сатып алу планлаштырыла: пациентларны медицина оешмаларына китерү өчен - «Ford Transit» маркалы 43 микроавтобус, медицина хезмәткәрләрен пациентлар яшәгән урынга илтеп җиткерү һәм биологик материаллар һәм дару препаратлары ташу өчен - «Лада Largus» маркалы 370 автомобиль.

Проблемалы сораулар арасында Альмир Абашев сәламәтлек саклауның беренчел звеносында, бигрәк тә район хастаханәләрендә, авыл җирлегендә кадрлар кытлыгын (хәзерге вакытта республика медицина оешмаларының амбулатория-поликлиника бүлекчәләрендә табиблар кытлыгы 862 белгеч тәшкил итә), беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтүче медицина оешмаларының медицина персоналына югары йөкләнешне атады.

Комитет профильле министрлыкка һәм сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләренә тәкъдимнәр кабул итте.

Аннары депутатлар республикада балалар-яшүсмерләр спортын үстерү мәсьәләсен карады. Мәгълүматны комитет рәисе урынбасары Артем Прокофьев тәкъдим итте.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россиядә 2030 елга кадәр балалар-яшүсмерләр спортын үстерү концепциясе проекты эшләнгән. Балалар-яшүсмерләр спорты системасының төп элементлары итеп мәктәп спортын үстерүче, өстәмә белем бирү оешмалары, физкультура-спорт оешмалары, спорт федерацияләре билгеләнгән. Концепцияне гамәлгә ашыру чаралары планын РФ Иҗтимагый палатасы, дәүләт хакимиятенең кызыксынган органнары, оешмалар катнашында эшләргә һәм РФ Хөкүмәте тарафыннан расларга тәкъдим ителә. Концепцияне гамәлгә ашыруны координацияләү, шулай ук аны гамәлгә ашыруны мониторинглау системасын эшләү һәм раслау РФ Мәгариф министрлыгына йөкләнә.

Комитет рәисе Светлана Захарова депутатлардан  әлеге концепцияне өйрәнүләрен, үз округлары буенча мәгълүмат җыюларын һәм республика концепциясенә кертү өчен тәкъдимнәр әзерләүләрен сорады.

Бу мәсьәләдә фикер алышуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Дәүләт Советы депутатлары Светлана Вострикова һәм Елена Кузьмичева катнашты. Алар авылда һәм кече торак пунктларда тренерлар-педагоглар һәм автотранспорт белән тәэмин итү, мәгариф учреждениеләрендә инклюзив төркемнәр туплау проблемаларын күтәрделәр.

Комитет әгъзасы Рөстәм Мөхәмәдиев "Татнефть" ҖАҖнең Әлмәт районында балалар бакчаларын төзүдә, ремонтлауда һәм матди-техник җиһазлауда катнашу тәҗрибәсе турында сөйләде һәм аны республиканың барлык муниципалитетларына таратырга өндәде.

Утырышта шулай ук Социаль сәясәт комитеты эше турында мәгълүмат тыңланды һәм расланды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International