Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе, 15:11

Депутатлар республика торак пунктларының исемен тиешенчә җиткерергә ниятли. Дәүләт географик атамалары каталогында һәм республика законнарында басылып чыккан авылларның исемнәре турында бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында фикер алыштылар.

Республикада административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар реестрын Юстиция министрлыгы алып бара. Нәкъ менә шушы документта барлык хакимият органнары куллана торган системалаштырылган рәсми исемлек бар. Дәүләт каталогы Росреестр тарафыннан алып барыла. Реестрда һәм Дәүләт каталогындагы Татарстан торак пунктларының исемнәрен анализлау барышында географик объектлар исемендә 31 аерма ачыкланган.

Язудагы төп аңлашылмаучанлыклар дефис булу яки булмау, баш яисә юл хәрефеннән язу, тарихи исемнәрдәге кайбер хәрефләрне үзгәрү белән бәйле. Кечкенә генә хата кебек, ләкин ул төрле документларны рәсмиләштергәндә, күчемсез милекне теркәгәндә һ.б. очракларда зур проблемаларга китерергә мөмкин.

Дәүләт каталогына 12 торак пунктка карата үзгәрешләр кертелгән инде.

Географик атамаларны төгәлләштерү буенча эш барышында халыктан сораштыру уздырганнар, картлардан үзләренең торак пунктларының исемен ничек күрүләрен сораганнар. Иҗтимагый тыңлаулар йомгаклары буенча, өч торак пунктка карата республика законнарына аларны Дәүләт каталогына китерү өлешендә үзгәрешләр кертелгән (Баулы районының Васькино- Туйралы, Югары Ослан районының «Детский санаторий» һәм Саба районының Өч нарат авылы).

ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә шулай ук, топонимнарның дөрес язылуын һәм татар-рус гамәли транслитерациясенең үзенчәлекләрен исәпкә алып, торак пунктларның исемнәре анализланган. 5 торак пункт буенча (Кызыл яшьләр авылы, Яшь көч авылы, Улаклы чишмә авылы, Кызыл тау авылы, «КИМ» совхозының 2 нче фермасы бистәсе) исемнәр бәяләмәләргә нигезләп Росреестрга җибәрелгән.

ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамов сүзләренә караганда, торак пунктларның исемнәрен татар теленнән рус теленә тәрҗемә иткән очракта, бик күп сораулар туа. Галимнәр позициясе монда үзгәрешсез - сүзне тәрҗемә итмәскә, бәлки транслитерация ясарга. "Әгәр дә кешенең исеме Азат икән, аңа Ирек әфәнде мөрәҗәгать итәргә ярамый", - дип аңлатты Олег Хисамов һәм тагын бер тапкыр тәрҗемә техникасы нечкәлекләрен сакларга чакырды.

"Инде тотрыклы исемнәрне үзгәртү җиңел түгел, бу еш кына финанс чыгымнары белән бәйле, әмма яңаларын раслаганда, язылу кагыйдәләрен исәпкә алырга яки белгечләр белән киңәшләшү кирәк", - дип тәкъдим итте депутат Римма Ратникова.

Хәзерге вакытта өч торак пунктка (Кече Урыссу авылы (396 кеше яши) һәм Ютазы районының Иске Урыссу авылы, Сарман районының Кызыл бакча авылы (80 кеше яши) карата исемнәр арасындагы аерымлыкларны бетерү эше дәвам итә.

Быел шулай ук район җирле үзидарә органнарының архив материаллары нигезендә Әлмәт районының Акташ станциясе буенча Дәүләт каталогына белешмәләр кертелгән (1959 елгы Әлмәт районы торак пунктлары исемлеге).

Бүген комитет утырышында депутатлар җирле үзидарә турында республика канунына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар. Профильле комитет башлыгы Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты республика законының аерым нигезләмәләрен федераль кануннардагы үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International