Җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен финанс белән тәэмин итүне көчәйтергә кирәк, дип саныйлар депутатлар.

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе, 11:57

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда республика бюджеты һәм ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары каралды. Комитет утырышын аның рәисе Альберт Хәбибуллин үткәрде, чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бюджет проектын комитет утырышында карау профильле министрлыклар вәкилләре докладлары турында фикер алышудан башланды.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш фаразының төп күрсәткечләре турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, 2022 елда ТРның тулай төбәк продуктының үсеш темпы 103,6% тәшкил итәчәк. Тулаем төбәк продуктының номиналь күләме 3 трлн. 102,9 млрд. сум. 2022 елда сәнәгать җитештерүе индексы 103,4% дәрәҗәсендә фаразлана. 2022 елда сәнәгать җитештерүе күләме 3 трлн. 564,2 млрд. сум, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү - 257,4 млрд. сум. Республикада хезмәткәрләрнең хезмәт хакы фонды 685,9 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2022 елда яшәү минимумының күләме 10 204 сум күләмендә планлаштырыла. 2022 елда теркәлгән эшсезләр саны 12 мең кешедән артмас дип фаразлана.

2022 елга республика бюджеты проектын Татарстан Республикасы финанслар министрының беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов тәкъдим итте, ул Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты карамагындагы мәкаләләргә җентекле анализ ясады.

Татарстан Республикасында 956 җирле бюджет: 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район һәм 911 авыл җирлеге. 2022 елга җирле бюджетларның гомуми күләме 107 млрд. сум күләмендә планлаштырыла.

Муниципаль берәмлекләр бюджетларына гомуми характердагы финанс ярдәме 34 млрд. 200 млн. сум күләмендә каралган.

Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының чыгым йөкләмәләрен финанслауга җирле бюджетларга субсидияләр 18,8 млрд. сум тәшкил итәчәк, ТР дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен муниципаль районнар бюджетларына субвенцияләр 108 млн. сум күләмендә карала. 2022 - 2024 елларга муниципаль берәмлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанс белән тәэмин итүгә муниципаль берәмлекләр бюджетларына бюджетара трансфертлар ел саен 428,9 млн. сум күләмендә салына.

"2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына ТР бюджеты турында" тәкъдим ителгән закон проекты буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, депутатлар Хафиз Миргалимов, Николай Рыбушкин, Ольга Воронова һәм Римма Ратникова катнашты.

Депутатлар ярлылыкка каршы көрәш чараларын көчәйтергә, шәһәр составындагы бистәләрне социаль инфраструктураны үстерү максатларында финанслауны арттырырга, территориаль иҗтимагый үзидарәләргә ярдәм итүгә игътибар итәргә, киләчәктә авыл җирлегендә белгечләрне ныгыту өчен авыл ипотекасы программасын саклап калырга тәкъдим иттеләр.

Комитет утырышында шулай ук ТР Сайлау кодексына һәм ТРның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Документны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле мәгълүматы буенча, закон проектын кабул итүнең максаты - Татарстан Республикасы Сайлау кодексын һәм «Татарстан Республикасы референдумы турында», «Җирле референдум турында» һәм «Татарстан Республикасы Президентын чакыртып алу тәртибе турында» Татарстан Республикасы законнарын федераль законнарга туры китерү. Үзгәрешләр, нигездә, чит ил агенты функциясен үтәүче физик зат булган депутатлыкка кандидатларга карата таләпләргә кагыла.

Комитет карары белән закон проекты Дәүләт Советына беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде.

Депутатлар шулай ук «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы законы проектын хупладылар. Аның нигезендә  22 республика законына, шул исәптән ТР Экология кодексына, ТР кануннарына җирле үзидарә, мәдәни мирас объектлары, республиканың дәүләт милке турында, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында, мәгариф һәм башкалар турында үзгәрешләр кертелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International