2020 елда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат тыңланды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:16

Бүген Дәүләт Советы депутатлары мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат тыңладылар, аны мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итте.

Министр сүзләренә караганда, 2020 елда ведомство «Уңайлы мохит», «Гражданнарга социаль ярдәм», «Мәгарифне үстерү»  федераль программасын һәм телләрне саклау һәм өйрәнү, мәгариф һәм фән үсеше, кеше талантлары белән идарә итү буенча 3 республика программасын гамәлгә ашыруда катнашкан.

«Уңайлы мохит» программасы кысаларында унике мәгариф оешмасында архитектур файдалану мөмкинлеген булдыру һәм җиһазлар белән тәэмин итү эшләре башкарылган.

«Гражданнарга социаль ярдәм» федераль программасында катнашу 2020 елда 18 яшькә җиткән ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 600 фатир сатып алырга мөмкинлек биргән.

Дәүләт программасы кысаларында 22 балалар бакчасы төзелгән (уникесе - федераль бюджет акчасына), мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 5 меңнән артык өстәмә урын булдырылган, шул исәптән 3 яшькә кадәрге балалар өчен 2,5 меңнән артык урын.

«Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында республиканың 2 белем бирү оешмасы өстәмә белем бирү системасын үстерүгә якынча 6 млн сум акча алган.

2020 елның 1 сентябреннән башлап республиканың барлык башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештырылган.

Мәктәпләрнең педагогик хезмәткәрләренә федераль бюджет акчалары исәбеннән сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә рәвештә ай саен 5 000 сум күләмендә акчалата түләү каралган. Республикада 23 меңнән артык кеше өстәмә түләү ала.

Татарстан «Земский учитель» федераль программасында катнаша. Татарстанда 13 җиңүче гомуми белем бирү оешмалары белән хезмәт килешүе төзегән һәм 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләү алган.

Татар теле буенча дәүләт теле, туган тел буларак яңа программалар эшләнгән. Алар мәгариф программаларының федераль реестрына кертелгән. Башлангыч сыйныфлар өчен "Туган телем -татар теле" һәм "Татарстан Республикасы дәүләт теле - татар теле" укыту-методик комплектларын федераль исемлеккә кертү эше оештырылган. "Туган тел" онлайн мәктәбе туган тел укытучылары өчен зур ярдәм булган. 2020 елда аның кулланучылары саны 20 мең кешедән арткан. Г.Тукай исемендәге КП(Ф)У Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе базасында би- һәм полилингваль кадрлар әзерләү эше дәвам иткән, узган ел республика бюджеты хисабына 386 педагог әзерләнгән.

Республиканың 42 авыл мәктәбендә «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре төзелгән. Республиканың 78 мәгариф оешмасында цифрлы белем бирү мохитенең максатчан моделе кертелгән. КФУның Алабуга филиалында кызыксынучан укучыларның һәм фән дөньясы вәкилләренең очрашу урыны булган фәнни коллаборация йорты ачылган-. Ул сәләтле өлкән сыйныф укучыларына мөстәкыйль рәвештә яки тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә проект, фәнни-мәгариф һәм тикшеренү эшчәнлеген башкарырга мөмкинлек бирә.

Республикада яшьләрнең талантларын ачыклау һәм үстерү өчен «Талантлар белән стратегик идарә» программасы расланган. Талантлар университеты Татарстаннан читтә яшәүче яшь белгечләр белән элемтәдә тора, ватандашлар базасын алып бара, бүгенге көндә анда 400дән артык кеше тупланган. Алар республикада уздырыла торган чараларда даими катнашалар. 2020 елда талантлар Университетының барлык программалары буенча 13 меңгә якын укучы белем алган.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат турында фикер алышуда депутатлар Игорь Бикбор, Азат Хамаев, Елена Кузьмичева, Алсу Нәбиева, Таһир Һадиев, Эдуард Шәрәфиев, Фадбир Сафин һәм Хафиз Миргалимов катнашты. Алар мәктәпләрдә кадрлар җитмәү сәбәпләре, БДИ буенча белемнәрне дөрес бәяләү, татар телендә белем бирүнең торышы, авыл мәктәпләрен саклап калу, татар телендә белем бирү оешмаларының укыту-методик комплектлар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе, мәктәпләр төзү программаларын үтәү һәм башкалар белән кызыксынды.

Илсур Һадиуллин депутатларга тулы җаваплар бирде.

Дәүләт Советы мәгълүматны игътибарга алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International