Эшләүдән туктаган аккумуляторларны җыюны һәм эшкәртүне законнар белән җайга салуны камилләштерергә кирәк, дип саный Геннадий Емельянов

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 18:50

Татарстаннан сенатор Геннадий Емельянов Федерация Советының  I - II класс калдыклары белән эш итү өчен инфраструктура буенча федераль проектны гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча эш төркеменең күчмә утырышында катнашты. Әлеге утырыш РФ сенаторлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, төбәк хакимияте органнары, һөнәри һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре катнашында  Удмуртия Республикасы Хөкүмәтендә узды.

Быелның 1 мартыннан ил төбәкләрендә I - II класслы куркыныч калдыклар белән яңа система буенча эшли башладылар. Яңа система узган ел сынау узган иде инде, тестлаштыру уңышлы узды, әмма һаман да хәл ителмәгән сораулар кала бирә. Аерым алганда, сүз эшкәртелгән кургаш-кислота аккумуляторларын утильләштерү һәм эшкәртү турында бара.

Эшләүдән туктаган н автомобиль аккумуляторлары II класслы куркыныч калдыкларга керә. Ел саен Россиядә 10 миллионнан артык аккумулятор җитештерелә. Димәк, шул кадәр батарея утильгә эләгә. "Хәзерге вакытта бу базар хаотик рәвештә, еш кына "икътисадның соры зонасында" урнашкан, ул вакытта экологик, салым һәм хезмәт кануннары үтәлми, - дип  басым ясады Геннадий Емельянов, - нәтиҗәдә 50 мең тоннага якын кислота калдыгы ачык туфракка эләгә. Кургаш батареялары әйләнешен закон ягыннан җайга салу эшкәртүчеләр өчен дә, аккумуляторлар җитештерүчеләр өчен дә җитди ярдәм булыр иде ".

Сенатор хәбәр иткәнчә, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитетына ток чыганакларын җитештерүчеләр ассоциациясеннән мөрәҗәгать килгән, алар эшкәртелгән аккумуляторларны җыю һәм эшкәртү базарында катлаулы вәзгыять турында белдергәннәр һәм закон дәрәҗәсендә берничә кичектергесез чара күрергә тәкъдим иткәннәр.

Якын арада аккумуляторлар белән эшләү базарында катнашучылар өчен аерым киңәшмә булачак, анда әлеге өлкәне законнар белән җайга салу нечкәлекләре турында фикер алышачаклар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International