Фәрит Мөхәммәтшин ТР ЗАГС идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе, 16:12

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе узды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Киңәйтелгән утырышта республиканың ЗАГС хезмәткәрләре узган елда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшләренә йомгак ясадылар һәм 2022 елга планнар буенча фикер алыштылар.

Утырыш алдыннан республика парламенты җитәкчесе республикада гражданлык хәле актларын теркәү системасы үсешенә багышланган күргәзмәне карады.

Узган ел, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина бәяләвенчә, күп күрсәткечләр буенча уңышлы булган.

2021 елда ЗАГС органнары тарафыннан 149 меңнән артык граждан хәле акты теркәлгән, бу 2020 елга караганда 11,4 процентка күбрәк. «Ведомство статистикасы күрсәткечләрен анализлау шуны нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә: Татарстан, электәге кебек үк, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә иң югары күрсәткечләрне күрсәтә, - дип басым ясады ул, - абсолют сан буенча да, 1000 кешегә исәпләгәндә дә, безнең республика Идел буе федераль округында туу турында теркәлгән актлар буенча беренче урында тора».

2008 елдан башлап Татарстанда күп балалы гаиләләр саны күбәя, икенче һәм аннан соңгы балалар туу саны арта. 

Татарстанда шулай ук Идел буе федераль округында, 1000 кешегә карап исәпләгәндә, үлем-китем очракларын теркәү дәрәҗәсе түбән булуы да билгеләп үтелә. Гәрчә, Гөлшат Нигъмәтуллина әйтеп үткәнчә, бу күрсәткечнең соңгы ике елда пандемия белән бәйле гомуми динамикасы "нигезле борчылу тудыра".

Татарстан Идел буенда никахлар саны буенча алда бара. Узган елда яңа төзелгән гаиләләр саны 27 %тан күбрәккә арткан.

"Икенче ел рәттән балигъ булмаган балалары булган гаиләләрдә никахлар таркалу санының  кимүе безне шатландыра, - дип дәвам итте Гөлшат Нигъмәтуллина. - 2019 елда мондый гаиләләр 11628 булса, узган ел нәтиҗәләре буенча - 9585. Монда кимү 17,6% тәшкил итте". 1000 никахка (603) аерылышу саны буенча да Татарстан Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткечкә ия. Чагыштыру өчен күрше Киров өлкәсендә ул сан 844, Саратов өлкәсендә – 812, Марий Эл Республикасында – 805.

Гомумән алганда, никах таркалуның 79% ын ТР ЗАГС органнары узган елда суд карарлары буенча рәсмиләштергән.  "Аерылышу  процедурасының тиз һәм формаль булмавы бик мөһим. Анда ир белән хатынның шәхсән үзе катнашуы кирәк", - дип басым ясады ведомство җитәкчесе.

Республика муниципаль берәмлекләре буенча бу мәсьәлә буенча хокук куллану практикасы төрлечә тормышка ашырыла. «Мәсәлән, Яңа Чишмә һәм Кукмара районнарында, Казан шәһәрендә никахны өзү турындагы барлык суд карарларының яртысыннан күбрәге узган ел читтән торып кабул ителгән, - диде Гөлшат Нигъмәтуллина, - ә Мөслим районында - өчтән икедән артыграк». Чагыштыру өчен, Әгерҗе, Әлки һәм Әлмәт районнарында никахны читтән торып өзү ел нәтиҗәләре буенча 2% кына тәшкил иткән.

"Никахны өзүнең 80% ы диярлек суд карарлары буенча рәсмиләштерелүен искә алсак, татулашу процедураларын уздыру буенча медиаторлар эшен дә суд мәйданчыгында оештырырга кирәк, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин, - бу мәсьәләләрдә суд эшләрен читтән торып алып барырга ярамый, бу механистик эффект бирә. Без гаиләне саклап калырга, татулашу өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланырга тиеш". Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, муниципалитетларда читтән торып суд эшләрен башкарганда килеп чыккан аермалар, мөгаен, аерым җәмәгать судьяларының карашларында һәм мөнәсәбәтләренә бәйледер. Парламент җитәкчесе фикеренчә, Дәүләт Советында җәмәгать судьяларын сайлаганда бу мәсьәләләрне күтәрергә, аларга мондый карарлар кабул иткәндә җаваплылыкны арттырырга кирәклегенә басым ясарга  кирәк.

 Шулай ук, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, гаилә иминлеген кисәтү, гаиләләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, гаилә берлекләрен ныгыту мәсьәләләре белән һөнәри шөгыльләнергә кирәк. Парламент җитәкчесе Социаль сәясәт комитеты рәисенә әлеге эшкә кушылу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. "Ныклы гаилә булганда  - ил дә, төбәкләр дә имин булачак", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген утырышта цифрлаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Хәзерге вакытта ЗАГС ның барлык социаль әһәмияткә ия хезмәтләре электрон рәвешкә күчерелгән. Цифрлы трансформациянең киләсе адымы булып хезмәтләрне актив режимда күрсәтү, супер-сервислар дип аталган яңа форматларны кертү торачак. "2022 ел дәүләт хезмәтләрен теркәлү урынына бәйсез рәвештә алу мәсьәләсендә алга китеш булачак, ә кайбер очракларда хәтта ЗАГС органына шәхсән бармыйча да", - дип хәбәр итте Гөлшат Нигъмәтуллина.

"Татарстан тормышның барлык өлкәләрен цифрлаштыруга зур игътибар бирә, ә ЗАГС идарәсе әлеге мәсьәләләр буенча республика дәүләт хакимияте органнары арасында алдынгылар рәтендә бара, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында, - шул ук вакытта минем әле никахлашу тантанасы тиз генә цифрлы форматка күчмәс дигән өметем бар. Кайдадыр кияү белән кәләш Калининградта булганда, ЗАГС хезмәткәре Казан "чаша"сында утыра һәм, аларның никахларын онлайн теркәп: "Котлыйм, сезнең ир белән хатын булуыгыз турында электрон таныклык шәхси кабинетларыгызга җибәрелгән" ди...  Документларны цифрлаштыру һәм тутыру төгәллеге, әлбәттә, мөһим, әмма тантана барышында тере аралашуны берни дә алыштырмаячак, аны һичшиксез сакларга кирәк". Гаилә процедурасының исеме дә, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бүген гаилә союзын ныгытуның тирән мәгънәсен чагылдырмый һәм ул коллегиядә катнашучыларга рус теленең бай сүзлегеннән «брак» сүзенең синонимын табарга тәкъдим итте.

Үткән ел ЗАГСның Бердәм дәүләт реестрында булган мәгълүматларның сыйфатын күтәрү белән бәйле булган эшләр күпчелекне тәшкил иткән. 2020 елда ТРның ЗАГС органнары Реестрга гражданлык хәле актларының 13 млн. га якын язмасын тапшырганнар, шуларның 645 меңе, гарәп һәм латин алфавитларын кулланып, татар телендә төзелгән. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе халкы турында белешмәләр булган Бердәм федераль мәгълүмат регистрына тапшыруга җайлашу максатыннан йөзләгән мең актны техник корректировкалау һәм яңадан язу бара.

Дәүләт архивына шулай ук 1921-1925 елларда төзелгән актлар китаплары да тапшырылган. Бүген бу эш Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты белән Килешүгә кул кую белән тәмамланды. "Безнең өчен бу гади вакыйга түгел, ул ТР ЗАГС органнарында саклана торган гражданлык хәле актларын яздыру массасының 100% электрон рәвешкә күчерелүен аңлата", - дип басым ясады Гөлшат Нигъмәтуллина.

Бүгенге көндә Идарә эшчәнлегенең башка юнәлешләре - традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту, Россиянең яшь гражданнарына паспортлар бирү һ.б. турында күп сөйләнде.

ЗАГС хезмәткәрләренең эше катлаулы һәм күп төрле. Гөлшат Нигъмәтуллина бүген “Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручысы” дигән яңа республика бәйгесен оештырырга тәкъдим итте һәм Фәрит Мөхәммәтшиннан бу инициативаны хуплауны сорады.

Коллегия утырышында проблемаларга да тукталдылар. Аерым алганда, муниципалитетларда ЗАГС хезмәткәрләре саны турында сүз бара.  "Республикада ЗАГС органы бер хезмәткәр тарафыннан тәкъдим ителгән районнар бар, ул асылда ялга да китә алмый, аңа авырырга да ярамый, - диде ведомство җитәкчесе, - гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча хезмәтләр күрсәтү бу очракта туктатыла. Бу, нигездә, авыл районнарына кагыла». Хезмәт хакы буенча да сораулар бар.

"Мин җәмгыятьтә гаилә статусын күтәрү дип атала торган сәясәтнең тарафдары булып калам, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, коллегиягә нәтиҗә ясап, - ЗАГС органнары теркәү һәм статистик мәгълүматлар белән генә шөгыльләнмиләр, ә тулаем алганда һәр гаилә иминлеге, гаилә берлекләренең абруен ныгыту өчен җаваплы". 

Президент Владимир Путин инициативасы буенча Федераль дәрәҗәдә, аналарга һәм балаларга ярдәм чаралары кабул ителде. Татарстанда, парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, тууны стимуллаштыруга юнәлдерелгән өстәмә системалы чишелешләр комплексы эшләнде һәм гамәлгә ашырыла.

Шуңа да карамастан, Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, демографик мәсьәләләр Россия һәм аның субъектлары социаль-икътисади үсешенең иң мөһим факторларының берсе булып кала бирә. "Хәзерге вакытта объектив сәбәпләр аркасында ил халкы санының кимүе күзәтелә, һәм, экспертлар фикеренчә, якындагы елларда да саклануы ихтимал, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - безнең уртак бурыч - туучылар санын арттыру һәм үлем-китемнәрне киметү".

Коллегия утырышы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Коллегиядә шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Федераль салым хезмәтенең Халыкны теркәү идарәсе башлыгы Роман Баранов, РФ Юстиция министрлыгының суд системасы белән хокукый ярдәм һәм үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре департаменты директоры Роман Рябый, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International