Фәрит Мөхәммәтшин Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды

2024 елның 7 мае, сишәмбе, 14:03

Бүген, Җиңү көне алдыннан, милли-мәдәни берләшмәләр, Татарстан Халыклары ассамблеясы, республиканың күпмилләтле яшьләре вәкилләре Казанның Җиңү мемориаль паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Тантаналы чарада Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

"Җиңү көне алдыннан без Бөек Ватан сугышында җиңү өчен үз гомерләрен биргән ата-бабаларыбызны хөрмәт белән искә алабыз, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында. – Мин төрле милләттән булган  яшьләребезгә рәхмәт белдерәм, алар халкыбызның  79 еллык бөек хәтерен беркайчан да булмаганча бердәм саклыйлар. Минем уйлавымча, бу шулай дәвам итәчәк, безнең ата-бабаларыбызның батырлыгы буыннан-буынга тапшырылачак, алар үрнәгендә яшьләр тәрбияләнәчәк".

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген республикада Бөек Ватан сугышының канкойгыч вакыйгаларында катнашкан 11 меңнән артык ветеран яши. Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелегенә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугышта катнашкан кешеләргә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Бүген дә авыр көннәр кичерәбез, – диде ул, – безнең территорияләрне, җирләрне һәм гаиләләрне яклап махсус хәрби операциядә батырларча көрәшкән  барлык кешеләргә зур рәхмәт әйтәбез».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан халыклары ассамблеясы республикада күпмилләтле халыкның кыйммәтләрен саклау һәм киләчәк буынга тапшыру өчен зур эш алып бара.

Тантаналы чара сугыш турында дөньяның төрле телләрендә – рус, татар, чуаш, белорус, үзбәк, таҗик һәм казах телләрендә шигырьләр уку белән дәвам итте.

Чәчәкләр салу тантанасында шулай ук Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Чара ел саен Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе инициативасы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International