Дәүләт Советының утызынчы утырышы 16 мартта узачак

2022 елның 11 марты, җомга, 14:40

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утызынчы утырышы 16 мартта иртәнге сәгать 10 да башлана. Мондый карар бүген Казанда, «Зооцентр» сукбай хайваннар приютында булып кайтканнан соң узган парламент Президиумы утырышында кабул ителде.

Президиумның күчмә утырышы көн тәртибендә хайваннарга мөнәсәбәт өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләсе төп сорау булды. Тиешле карарны кабул итеп, парламентарийлар утызынчы утырышны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алышуга күчтеләр.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, чираттагы утырышта депутатлар 21 мәсьәләне, шул исәптән 8 республика законнары проектын һәм 7 федераль закон проектын караячак. 

Беренче укылышта карау өчен гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүләренә кагылышлы закон проекты әзерләнгән. Документ белән әлеге өлкәне җайга салу буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре билгеләнә, шулай ук бакчачылык ширкәтләренә дәүләт ярдәме чаралары һәм принциплары беркетелә. Шулай ук беренче укылышта муниципаль хезмәт турында ТР кодексына һәм җирле үзидарә турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, физик культура һәм спорт, һөнәри берлекләр, мәгариф һәм башкалар турында закон проектлары каралачак.

Парламентның утызынчы утырышында «Конкуренцияне яклау турында» федераль законның 25 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын карау планлаштырыла. Федераль закон проекты Дәүләт Советына депутат Рифкать Сөләйманов тарафыннан эшләнде һәм кертелде. Әлеге документ монополиягә каршы хезмәтнең вазыйфаи затлары таләпләре буенча коммерция оешмалары тарафыннан мәгълүмат, аңлатмалар һәм документлар бирү өчен кимендә биш эш көне билгели. Хәзерге вакытта бу срок закон тарафыннан расланмаган.

Булачак утырышның көн тәртибенә, парламент контроле вәкаләтләрен үтәү кысаларында, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрының 2021 елда полиция эшчәнлеге турында хисабы, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2021 елда Татарстанда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турындагы доклады, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2021 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматы, «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021 – 2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында һәм 2021 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш хакында хисап кертелгән.

Утызынчы утырышта Татарстан Республикасының өч җәмәгать судьясын сайлау кандидатурасын карау планлаштырыла.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International