2021 елда Эчке эшләр министрлыгының эш йомгаклары турында мәгълүмат тыңланды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 12:15

Бүген парламент утырышында депутатлар ТР эчке эшләр министры Артем Хохоринның министрлыкның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы мәгълүматын тыңладылар. Кабул ителгән карарда Дәүләт Советы көч ведомствосына, республика Хөкүмәтенә һәм җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр билгеләде.

ТР буенча эчке эшләр министры үз чыгышында барлык хокук саклау органнары, министрлыклар һәм ведомстволар, район администрацияләре белән элемтәнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. "Соңгы 4 елда беренче тапкыр җинаятьчелекнең кимүе күзәтелә, – диде ул. – Урамнарда һәм башка җәмәгать урыннарында гражданнарның шәхси һәм мөлкәти иминлеге сизелерлек артты, элек хөкем ителгән балигъ булмаганнарның җинаятьчелек дәрәҗәсе кимеде. Эчке эшләр органнары тарафыннан 23 меңнән артык җинаять эше ачылды".

Артем Хохорин әйтүенчә, җинаятьләрнең иң авыр төрләрен ачу шактый арткан. Шул исәптән үтерүләр - 98 процент диярлек. Иҗтимагый резонанс тудырган берничә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр ачылган.

Оешкан җинаятьчелеккә каршы торуга, аның республикадагы криминоген хәлгә йогынтысын киметүгә шактый ресурслар юнәлтелгән. Оешкан җинаятьчел төркемнәрнең 823 әгъзасы җинаять җаваплылыгына тартылган, алар тарафыннан кылынган 1293 җинаять ачылган.

Наркотиклар белән бәйле җинаятьләр, шул исәптән сату һәм саклау белән бәйле авыр һәм аеруча авыр категориядәге җинаятьләр тикшерелгән. Аларны кылган өчен җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгән затлар саны арткан. Россия төбәкләрендә контактсыз гына  синтетик наркотикларны сату оештырган җинаятьчел бергәлекләрдә катнашучыларга карата 3 җинаять эше судка җибәрелгән. Аларны тикшерү кысаларында 1 тонна диярлек наркотик матдәләр алынган, 49 гаепләнүче җинаять җаваплылыгына тартылган. 300 дән артык төркем наркоҗинаятьләре тикшерелгән. Федераль куркынычсызлык хезмәте белән берлектә Татарстанда һәм башка төбәкләрдә 49 наркотиклар белән тәэмин итү каналы ябылган, 7 яшерен нарколаборатория ябылган. Наркотиклар сатудан кергән 37 миллион сумнан артык керемне легальләштерү фактлары исбатланган. Югары концентрацияле синтетик наркотик ясауны һәм аны бөтен Идел буе территориясендә таратуны оештырган җинаятьчел төркем ачыкланган. Яшерен нарколаборатория ябылган. 110 кг әзер наркотик алынган (ярты миллион доза). Аның кара базарда ваклап сату бәясе якынча чирек миллиард сум тәшкил итә.

Узган елда икътисади юнәлештәге 2905 җинаять ачыкланган. Ике миллиард 400 миллион сумнан артык матди зыян кайтарылган. "HYDRA" интернет-сайты аша 2 мең номиналлы ялган акча сатып ятучы җинаятьчел төркем әгъзаларына карата җинаять эше судка җибәрелгән.

Бюджет алдында салым бурычын кыскарту һәм салым җинаятьләрен булдырмау эше дәвам итте. Төгәлләнгән җинаять эшләре буенча бюджетка китерелгән зыян 1 млрд 162 млн сум тәшкил иткән.

207 тонна алкоголь һәм спиртлы продукция легаль булмаган әйләнештән алынган. Ачыкланган җинаятьләр саны бер ярым тапкырга арткан. Республикага алкоголь кертүнең 10 каналы ябылган. Ике легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү эшчәнлеге туктатылган.

Министр республика юлларында аварияләрнең кимүен канәгатьләнү белән билгеләп үтте.

Исерек йөртүчеләрнең гамәлләреннән килеп чыга торган фаҗигалар саны 40% ка диярлек кимегән. Исерү билгеләре булган 14 меңләп  машина йөртүчеләрне туктатканнар.  Прокуратура, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Медицина-социаль экспертизасының төп бюросы" белән үзара хезмәттәшлектә психик тайпылышлары һәм нерв системасы авырулары булган, шул исәптән алкоголь куллануга бәйле 3085 йөртүче таныклыгы гамәлдән чыгарылган. Наркотик бәйлелеге булган 378 затка карата транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктату турында карарлар чыгарылган.

Гомумроссия ведомство бәяләмәсе буенча Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы эш нәтиҗәлелеге буенча Россиядә беренче урында тора.

Депутатлар Николай Рыбушкин, Камил Нугаев, Хафиз Миргалимов, Мансур Гарифуллин, Алсу Тарханова, Азат Хамаев, Фәнил Баһаветдинов ТР буенча эчке эшләр министрына сораулар белән мөрәҗәгать итте. Алар экстремистик юнәлештәге җинаятьләрне профилактикалауның нәтиҗәлелеге, миграция вәзгыятенә бәйле рәвештә криминоген хәл, компьютер технологияләре өлкәсендә мошенникларга каршы көрәшне дәвам итү перспективалары, күпфатирлы йортларда, җәмәгать урыннарында, предприятие һәм оешмалар территорияләрендә, транспорт тукталышларында видеокамералар урнаштыру, финанс пирамидаларына карата җинаять эшләрен тикшерүнең барышы белән кызыксындылар.

Артем Хохорин депутатлар сорауларына тулы җаваплар бирде.

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы  тәкъдимнәр кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International