"Авторетроклуб-21" яңа сезон ача

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе, 18:18

Бүген Казанда "Авторетроклуб-21" тарихи техниканы яратучылар клубының гомуми җыелышы узды, анда автоһәвәскәрләр узган елга нәтиҗә ясадылар һәм яңа автосезонга планнар турында фикер алыштылар. Моннан тыш, клуб әгъзалары идарә составын яңарттылар һәм берничә оештыру мәсьәләләрен хәл иттеләр. «Авторетроклуб-21» президенты итеп кабаттан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин, "узган ел җиңелләрдән булмады, әмма пандемиягә карамастан, ниятләгән планнарны тормышка ашыра алдык", дип белдерде. Парламент башлыгы шулай ук клуб активистларына автомобиль төзелеше тарихына сакчыл мөнәсәбәттә булулары һәм зур агарту эшләре алып барганнары өчен, рәхмәт белдерде.   

Узган сезонда эш нәтиҗәләре турында «Авторетроклуб-21» идарәсе рәисе Айдар Ибәтуллин сөйләде. «Безнең клуб 16 ел элек оештырылган иде, - дип ассызыклады ул үз чыгышында, - шушы еллар эчендә клуб бөтен республикадан энтузиастларны берләштерде. Елдан-ел безнең ретро-клуб турында ретротехника белән кызыксынучы автомобильчеләр күбрәк белә".

Айдар Ибәтуллин билгеләп үткәнчә, узган ел уңай һәм шактый кызыклы булган. Автоклуб әгъзалары 9 майда Җиңү парадында актив катнашкан. Клуб активисты Айрат Җамалиев үз Виллисенда Самара өлкәсендә "Сугыш чоры моторлары" акциясендә катнашткан һәм мактаулы 4 нче  урынны яулаган. Екатеринбургтагы бишенче Урал ретромотоцикллар фестивалендә "Авторетроклуб-21" экипажы беренче урынны алган. 2021 елның 13-15 августында «Свияжск калкулыклары»нда узган ундүртенче Халыкара тарихи техника фестивале илнең 20 республикасыннан һәм өлкәләреннән 300гә якын элеккеге автомобиль һәм мотоцикллар җыйган. Узган елда клуб активистлары шулай ук автомобиль тарихын өйрәнүне популярлаштыру максатыннан, мәктәп укучылары һәм ретротехниканы яратучылар өчен лекцияләр уздырган.

2022 елга планнар турында сөйләгәндә, Айдар Ибәтуллин Авторетроклубның башка шәһәрләрдән автосөючеләр белән хезмәттәшлеге елдан-ел ныгый бара, дип ассызыклады. «Соңгы елларда безнең клуб, һич арттырусыз, көнбатыштан алып  Уралга кадәр ретроавто-мото сөючеләрне тарту үзәгенә әверелде, - диде ул, - иң тыгыз хезмәттәшлек, әлбәттә, Идел буендагы күршеләр белән. Республикабыз районнарыннан да ретрохәрәкәткә күпләрне җәлеп итәбез. Коллекционерлар һәм ретросөючеләр Татарстанның барлык почмакларында да бар».

Быел «Авторетроклуб-21» әгъзалары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган парадта катнашырга планлаштыралар, ул май аенда узачак. Май аенда Татарстанның тарихи урыннарында бер көнлек йөрү узачак. Июнь аена ике автоузыш планлаштырылган - "Казан - Санкт-Петербург - Казан" һәм Кронштадт шәһәрендә "Фортуна" ретротехника фестивалендә катнашу, шулай ук "Казан - Козьмодемьянск - Юрино - Йошкар-Ола" автоузышы һәм Марий Эл Республикасы ретротехникасын яратучылар белән очрашу. Моннан тыш, июнь аенда Чабаксар шәһәрендә ретрофестиваль узачак, һәм Чуаш авторетроклубы чакыруы буенча Татарстан "Авторетроклубы-21" анда да актив катнашырга планлаштыра. Июльдә Екатеринбургта ел саен уздырыла торган ретромотоцикллар фестивале һәм Тольятти шәһәрендәге автойөрештә катнашу көтелә.  Марий Элдагы "Торьяль Фордзон" VI фестивале һәм Казаннан ретротехника яратучылар катнашында "Чайка" машинасын яратучы слеты узачак. Көзге айларда авторетроклуб әгъзалары «Мотор» фестивалендә катнашырга планлаштыралар. Кышын шулай ук узышлар уздырылачак.

Бүген  унбишенче Халыкара тарихи техника фестивален уздыру датасы билгеле булды. Клубның "визит карточкасы" булган ретромобильләр яратучылар өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе, гадәттәгечә, 12 августтан 14 августка кадәр "Зөя калкулыклары" тау чаңгысы комплексында уза.

Моннан тыш, клуб әгъзалары кайбер республика чараларында, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чараларда катнашырга ниятлиләр.

Гомуми җыелыш "Авторетроклуб-21" активистларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Александр Гнедин, Айрат Җамалиев, Айдар Ибәтуллин, Фарул Сатрутдинов һәм Риф Яруллин “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Клубның Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International