"Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" проектының икенче этабына йомгак ясалды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе, 13:25

Бүген Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе утырышында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабына йомгак ясалды һәм “Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары” региональ проектын башлау турында карар кабул ителде. Утырыш эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары, республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының хатын-кызлар берләшмәләре җитәкчеләре, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан «Мәрхәмәт» берләшмәсе депутатлары "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" проекты кысаларында муниципалитетлар оештырган күргәзмә белән таныштылар. Парламент үзәге фойесында Казан шәһәреннән, Аксубай, Апас, Яшел Үзән, Балык Бистәсе һәм башка районнардан иң яхшы проектлар үрнәкләре тәкъдим ителгән иде.

Депутатлар берләшмәсе утырышын ачып, аның җитәкчесе Алсу Нәбиева, ике ел эчендә әлеге проектның республика иҗтимагый тормышында сизелерлек вакыйгага әверелүен билгеләп үтте. "Барлык муниципалитетларда сугыш һәм тылда катнашучыларга лаеклы ярдәм күрсәтелә, - диде ул. - Аларның авыр тормышы, тиңдәшсез батырлыклары балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өчен үрнәк булып тора. Балалар әсәрләре, фоторәсемнәр, социаль челтәрләрдә күпсанлы конкурслар оештырылды һәм уздырылды, җирле массакүләм мәгълүмат чараларында публицистик материаллар, радио һәм телевизион сюжетлар әзерләнде".

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларны видео элемтә аша сәламләде һәм май бәйрәмнәре белән котлады. "Бөек Ватан сугышы вакытында хатын-кызлар ир-атлар белән бертигез Ватанны яклап сугыштылар, үзләрен аямыйча, алгы сызыкта булдылар, - дип билгеләде ул. - Яралыларны сугыш кырыннан алып чыктылар һәм госпитальләрдә тормышка кайтардылар. Тәүлек буе станок янында тордылар, икмәк үстерделәр, балаларын кайгырттылар».

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, «Мәрхәмәт» берләшмәсенең проекты Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан хатын-кызларының героик үткәне турындагы истәлекне саклауга юнәлтелгән. Икенче максат - хатын-кыз ветераннарга матди һәм социаль ярдәм күрсәтү, аларны кайгырту өчен тагын бер өстәмә мөмкинлек. "Проектның ике этабы нәтиҗәләре күп кенә социаль әһәмиятле чараларга, күргәзмә һәм архив-нәшрият проектларына китерде, - диде республика парламенты җитәкчесе. - Асылда, һәр гаиләдә андый геройлар бар. Аларның хәрби һәм хезмәт батырлыклары турындагы хәтер гаилә архивларында, фронт хатларында һәм истәлекләрендә саклана, өлкәннәрдән балаларга һәм оныкларга тапшырыла".

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, депутатлар берләшмәсе утырышына чакырылган сугыш һәм тыл ветераннарына мөрәҗәгать итеп, аларга сугышчан һәм хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, иминлек һәм тынычлык теләде. "Шулай ук "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" проектын оештыручыларга зур рәхмәт, алар хатын-кыз ветераннарыбызны кайгырту һәм социаль яклауны үз җилкәләренә алдылар, - дип ассызыклады ул. - Без бүген күргәзмәдә хәзерге буынның халкыбызның батырлыгы турында хәтерне саклавын күрдек. Һәр ветеранга, һәр авыл җирлегенә барып җитә, республиканың барлык министрлыкларын һәм ведомстволарын, җәмәгать оешмаларын җәлеп итә алдык. Ветераннарыбыз исән чакта, без алар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез».

Үз ведомстволарында һәм муниципалитетларында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабы нәтиҗәләре турында ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, ТР Профсоюзлар федерациясе матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова, Яшел Үзән, Яңа Чишмә һәм Арча муниципаль районнарының хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре Эльза Кадникова, Надежда Попкова һәм Алсу Мөхәммәтова сөйләделәр.

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары исеменнән Дәүләт Советы һәм муниципаль советлар хатын-кыз-депутатларына рәхмәт сүзләре белән галим-философ, концлагерь тоткынлыгында булган Зинаида Антошкина мөрәҗәгать итте. "Без кичергән сугыш һаман да халык хәтерендә кала бирә, - диде ул. - Бөтен бер буын зыян күрде, әмма ил исән калды һәм күтәрелде. Һәм сугыш турындагы истәлек илебезнең алга таба ныгуына хезмәт итәргә тиеш".

Зинаида Григорьевна 1943 елның августында 8 яшендә әнисе һәм сеңлесе белән бергә Минскига фашистлар концлагерена озатыла, аннары Бухенвальд, Дахау һәм Беблингенга күчерелә. 1945 елның маенда союздашлар гаскәрләр тарафыннан азат ителә.

Депутатлар берләшмәсе утырышында «Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары» региональ проектын башлап җибәрү турындагы мәсьәлә һәм ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән ТР муниципаль берәмлекләре хатын-кызлар берләшмәләре арасында килешү проекты каралды.

Утырыш ахырында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабында иң актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Кайбер муниципаль районнардагы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчеләренә ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International