Леонид Якунин: «Бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануга аерым игътибар бирергә кирәк»

2026 елның 2 июне, сишәмбе, 13:16

Бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануга аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта бүген Дәүләт Советында узган комитет утырышында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин белдерде. Парламентарийлар 2026 елның беренче кварталында республика бюджеты һәм ММИ фонды үтәлеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Профильле комитет әгъзалары 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты һәм республика ММИ Территориаль фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектларын карадылар. Моннан тыш, комитет утырышында республика Хисап палатасының узган елдагы эше турында хисап тәкъдим ителде.

2025 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проектын республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов тәкъдим итте. «2025 елда берләштерелгән бюджетның керем өлешенә 725 млрд сум күчерелгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 602 млрд сум. Үз керемнәре күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында республика дүртенче урынны алды, – дип хәбәр итте министр. – 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше 605 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре – 493 млрд сум. Үз салым керемнәрендә физик затлар керемнәренә салым аеруча әһәмиятле булып тора, ул берләштерелгән бюджетка 223 млрд сум күләмендә күчерелгән. Киләсе зур салым – табышка салым».

Министр билгеләп үткәнчә, 2025 елда республика бюджетына кире кайтарылмый торган керемнәр күләме 112 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан – 96 млрд сум. «2025 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты буенча касса чыгымнары 725 млрд сум тәшкил итте, республика бюджеты буенча – 605 млрд. сум. Тотылган чыгымнар күләме бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын вакытында һәм тулы күләмдә түләргә, казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр эшчәнлеген срогы чыккан бурычлар тудырмыйча финансларга, дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашырырга, социаль өлкәгә, юл төзелешенә, торак-коммуналь хуҗалыгына, төзекләндерүгә инвестицияләр җибәрергә, федераль һәм республика дәрәҗәсендә массакүләм спорт чаралары үткәрергә мөмкинлек бирде», – дип аңлатты Марат Фәйзрахманов.

Финанс министры шулай ук күп чыгымнар таләп иткән бүлекләргә тукталды. «Милли икътисад» бүлеге буенча чыгымнар 215 млрд сум күләмендә үтәлгән. Бу бүлеккә финанслау күләме 19 млрд сум булган «Авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык» бүлекчәсе, 98 млрд сум күләмендәге «Юл хуҗалыгы (юл фондлары)» бүлекчәсе чыгымнары керә. Учреждениеләрне һәм социаль өлкә чараларын финанслау чыгымнары 384 млрд сум тәшкил иткән, республика бюджеты буенча – 311 млрд сум. «2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы хисап Татарстан Республикасы Хисап палатасында тикшерелде», – дип нәтиҗә ясады финанс министры.

Шулай итеп, 2025 елда республика бюджеты түбәндәге күләмнәрдә формалаштырылган: керемнәр – 605 млрд136 млн 567 мең 700 сум, чыгымнар – 605 млрд 387 млн 984 мең 200 сум, кытлык – 251 млн 416 мең 500 сум.

Финанс министры шулай ук 2026 елның 1 апреленә республика бюджеты үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Марат Фәйзрахманов 2026 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 135,4 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр туплануы турында сөйләде, республика бюджетына – 115 млрд. сум. Керем өлешенең мөһим чыганаклары булып физик затлар керемнәренә салым, шулай ук табышка һәм мөлкәткә салымнар тора. «Беренче кварталда кергән керемнәр, ел башына калган бюджет акчалары түләүләр белән хезмәт хакын тулысынча түләргә һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр беренче кварталны вакыты чыккан кредит бурычларыннан башка тәмамладылар», – дип ассызыклады ул.

2025 елга бюджет буенча фикер алышу нәтиҗәләрен республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә шәрехләп, комитет рәисе Леонид Якунин узган елның яхшы күрсәткечләр белән узуын белдерде.  «Бу елга куелган барлык планнар да диярлек үтәлде. Финанслар министры әйтеп китте инде, керемнәр буенча без Россия Федерациясендә дүртенче урында торабыз, элек бишенче-алтынчы позициядә идек, – дип басым ясады Леонид Якунин. – Бу предприятиеләр эшчәнлеге һәм республика җитәкчелегенең икътисадый сәясәте керемнәрне планлаштырылган рәвештә алырга мөмкинлек бирүе турында сөйли. Икенче мөһим момент – планлы күрсәткечләрнең барысын да үтәү өчен төгәл исәпләнгән булуында. Узган ел барлык мөһим юнәлешләр финансланды – бу социаль өлкә дә, балаларга, күп балалы гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм гражданнарның башка категорияләренә ярдәм күрсәтелде – тулаем алганда 73 млрд сум бу максатларга юнәлдерелде, бу бик зур сумма. Юл инфраструктурасына 98 млрд сум бүлеп бирелгән».

Агымдагы елның беренче кварталында бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен анализлап, Леонид Якунин, кыенлыкларга да карамастан, быел да барлык йөкләмәләрне дә үтәргә кирәк булачак, дип ассызыклады. «Безнең төп бурыч – бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту», – дип белдерде ул.

Бүгенге комитет утырышында 2025 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты каралды. Закон проектын парламентарийларга фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте. Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәр буенча 93,2 млрд сум яисә 99,9%, чыгымнар буенча  92,6 млрд сум тәшкил иткән.

Утырышта профильле комитет әгъзаларына шулай ук Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2025 елдагы эше турында хисап тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев узган елда Хисап палатасы тарафыннан 45 контроль чара, 288 объектта тикшерүләр үткәрелүен билгеләп үтте. Тикшерү барышында 5 млрд сумнан артык хокук бозулар ачыкланган, аларның күп өлеше дәүләт милкен һәм җир ресурсларын файдалану, дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыру, бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыкны алып бару, бюджет акчаларын нәтиҗәсез файдалану белән бәйле.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International