Алексей Созинов: «Белгечләр җәлеп итү буенча Яр Чаллы тәҗрибәсе Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен кыйммәтле»

2026 елның 2 июне, сишәмбе, 14:28

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә узган Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында балаларга һәм яшүсмерләргә хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре каралды. Утырышны Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов үткәрде. 

Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар Яр Чаллы шәһәренең кайбер социаль объектларын карадылар. Аерым алганда, депутатлар «КАМАЗ»ГАҖ визит-үзәгендә булдылар. Аны 2025 елда «ПроКАМАЗ» проекты кысаларында ачтылар. Алдынгы дөнья тенденцияләрен исәпкә алып булдырылган уникаль экспозиция мәйданының 1,5 мең квадрат метрында интерактив күргәзмә, яктылык инсталляцияләре, «КАМАЗ-Мастер» зонасы һәм техниканың реаль үрнәкләре урнаштырылган.

Шулай ук депутатлар «Кванториум» балалар технопаркын карадылар, аны мәгариф өлкәсендә дәүләти-хосусый партнерлыкның уңышлы үрнәге дип билгеләделәр. Биредә даими нигездә 5-11 сыйныфларда укучы 600 гә якын бала белем ала. Технопаркта төрле юнәлешләр буенча – 12, өстәмә белем бирү системасы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча 16 белем бирү программасы эшләнгән. Өстәмә белем бирү педагогларына һөнәри белем бирү оешмаларын методик яктан тәэмин итү өчен региональ ресурс үзәге төзелгән.

Утырышта катнашучылар «Техногород» балалар һәм яшьләргә өстәмә белем бирү үзәгендә булдылар, аның эшчәнлек юнәлешләренең берсе – авто һәм мотоспортны популярлаштыру. Ел саен җәй көне биредә картинг буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең һәм чемпионатының өч этабы уздырыла.

Утырышны ачып, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, балалар һәм яшүсмерләрне хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре утырышның үзәк темасы итеп очраклы гына сайланмаган. «Безнең бөтен халык хуҗалыгы өчен төп проблема – кадрлар кытлыгы, ә кадрлар кытлыгы – ул хезмәт ресурсларының саны турында гына түгел, ә сыйфаты турында да сөйли, – дип басым ясады Алексей Созинов. – Бу кешеләргә, дәүләткә, производствога, заманча индустриягә кирәкле ихтыяҗларга йөз тотарга тиешле яшьләрне тәрбияләү турында да. Россия Федерациясенең иң эре «КАМАЗ» ГАҖ предприятиесендә эшләү өчен белгечләр җәлеп итү буенча Яр Чаллы тәҗрибәсе безнең республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә бик кыйммәтле».

Автоградта, Алексей Созинов сүзләренә караганда, моның өчен барлык кирәкле инфраструктура булдырылган, моңа депутатлар утырыш алдыннан социаль объектларда булганда тагын бер кат инандылар. «Болар барысы да мәктәп укучыларын, һөнәри белем алучыларны, студентларны предприятиегә килергә, аның кыйммәтләрен, автогигант тарихын бәяли торган кешеләрне «КАМАЗ» эшчәнлеге өлкәсенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә», – дип белдерде Алексей Созинов.

«Сәламәтлек саклау һәм яшьләр сәясәте, патриотик һәм хезмәт тәрбиясе – үсеп килүче буынның эшләү һәм туган шәһәренә файда китерү теләге булсын өчен, без эшне көчәйтергә тиешле юнәлешләр. Социаль сәясәт, бигрәк тә безнең заманда, зур әһәмияткә ия», – дип басым ясады Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

Республикада укучыларга һөнәри юнәлеш бирү турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда һөнәри юнәлеш бирү характерындагы чаралар 1301 мәктәпне һәм 240 меңнән артык укучыны колачлый. Моннан тыш, июньдә Мамадыш районының «Берсут» лагеренда «Твой выбор» республика һөнәри юнәлеш сменасы башлана. «Төрле һөнәр ияләре чакырылачак, күп санлы мастер-класслар, команда квестлары, проектлар, профессиональ бергәлекләр белән очрашулар планлаштырылган, – дип сөйләде Айгөл Кашапова. – Смена бик кызыклы һәм ата-аналар тарафыннан сорау зур, чөнки балалар кече яшьтән үк төрле һөнәрләр белән кызыксына башлыйлар».

Спортның техник төрләрен үстерү турында Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев сөйләде. Республикада 50 авиамодель берләшмәсе эшли, аларда 433 кеше шөгыльләнә. Дроннар узышы юнәлеше шулай ук яшьләрнең югары технологияле һөнәрләр белән кызыксынуын күрсәтә. 2023 елда ТР Дроннар узышлары федерациясе оештырыла. Узган ел ахырына дроннар узышы буенча ярышларда 1,2 меңнән артык кеше катнашкан – һәвәскәрләрдән алып профессиональ спортчыларга кадәр.

Моннан тыш, Илдар Садриев әйтүенчә, картинг хезмәт тәрбиясенең иң нәтиҗәле инструментларының берсе булып кала. Республика гамәлдәге картингистлар саны буенча Россиядә абсолют лидер булып тора. Татарстанның 47 картинг-клубында 1,5 меңнән артык бала шөгыльләнә.

«Татарстанда спортның техник төрләре икеләтә бурычны хәл итә – балаларга үзләрен спортта сынап карарга мөмкинлек бирә һәм бер үк вакытта киләчәктә инженер һәм техник карьерага нигез сала, – дип басым ясады Татарстан спорт министры урынбасары. – Уңышларга карамастан, спортның техник төрләрен үстерүдә системалы проблемалар бар: матди-техник базаның тузуы, кадрлар кытлыгы һәм кыйммәтле комплектлаучы детальләргә импортка бәйлелек».

«КАМАЗ» ГАҖ һәм Чаллы шәһәрендә һөнәри юнәлеш бирү, җәйге эшкә урнашу турында шәһәрнең  Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов һәм «Камаз» ГАҖ персоналны үстерү департаменты директоры Лениза Хөрмәтуллина сөйләделәр.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International