Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында су объектларында кешеләрнең иминлеге мәсьәләләре каралды

2026 елның 2 июне, сишәмбе, 14:03

Су объектларында кешеләрнең иминлеге мәсьәләләре Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында каралды, ул бүген Дәүләт Советында узды. Моннан тыш, парламентарийлар түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, янгын куркынычсызлыгы, Татарстан Республикасы судьяларының Квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары буенча фикер алыштылар. Утырышны комитет рәисе Александр Чубаров үткәрде.

ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдиме буенча профильле комитет әгъзалары җәмәгать судьялары вазыйфасына кандидатураларны карадылар. Депутатлар Дәүләт Советына җәмәгать  судьялары итеп өч елга Лилия Динисламованы (Азнакай суд районы буенча, 1 нче суд участогы), Ләйсән Мортазинаны (ТР Кама Тамагы суд районы буенча, 1 нче суд участогы), Николай Мухрановны (ТР Түбән Кама суд районы буенча, 8 нче суд участогы), Алла Шмакованы (Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча, 3 нче суд участогы)), Давид Бит-Моратны (Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча, 2 нче суд участогы), Валерия Горбунованы (Казан шәһәренең Совет суд районы буенча, 7 нче суд участогы), Рузалия Ибраһимованы (Казан шәһәренең Совет суд районы буенча, 11 нче суд участогы) һәм  Наталья Зурбашеваны (ТР Чистай суд районы, 2 нче суд участогы буенча) сайларга тәкъдим иттеләр.

Вәкаләтләр срогы чикләнмичә җәмәгать судьялары итеп Лилия Фатыйхованы (ТР Балтач суд районы, 1 нче суд участогы буенча), Миләүшә Биктимерованы (Казан шәһәренең Киров суд районы, 4 нче суд участогы буенча), Марат Мифтаховны (Яр Чаллы шәһәре суд районы, 9 нчы суд участогы буенча), сайларга тәкъдим итте  –  Эдуард Миндубаевны (Казан шәһәре Совет суд районы буенча, 1 нче суд участогы) һәм  Аяз Гыйздәтуллинны (ТР Тукай суд районы буенча, 2 нче суд участогы) сайларга тәкъдим иттеләр.

Комитет утырышында су объектларында кешеләрнең иминлеген саклау турында Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде.

Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты карары белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә кайбер тәкъдимнәр, шул исәптән федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә (язгы боз эрү чорында бозга чыгуны тыю өлешендә) Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына тиешле үзгәрешләр кертү инициативасы бирелгән.

Денис Мокеев сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларында кешеләрнең тормышын саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән.  Яңалыкларга килгәндә, боз калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булганда бозга чыккан өчен административ җаваплылык каралган: гражданнарга карата – кисәтү яисә 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр административ штраф, вазыйфаи затларга 5 – 7 мең сумга кадәр, юридик затларга – 50 меңнән 70 мең сумга кадәр). 2025-2026 елларның кышкы чорында мондый хокук бозулар өчен 29 граждан административ җаваплылыкка тартылган.

Шулай ук Дәүләт Советы Комитеты карары белән кече суднолар өчен дәүләт күзәтчелеген активлаштырырга, кече суднолар белән булган хәлләрне анализлауны исәпкә алып, күзәтчелек чараларын планлаштыру дәрәҗәсен арттырырга тәкъдим ителгән. «Республиканың су объектларында күзәтчелек чараларын уздыру РФ Хөкүмәте карары белән расланган кече судноларга федераль дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру кагыйдәләре нигезендә эшләнә торган айлык һәм еллык планнар нигезендә гамәлгә ашырыла, – дип сөйләде Денис Мокеев. – Узган ел кече суднолар катнашында 10 авария теркәлгән, кече суднолар катнашында һәлакәтләр нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган.  Превентив чаралар уздыру кысаларында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе патруль төркемнәре маршрутлары эшләнә. Патрульгә кирәк булган очракта хокук саклау органнары (транспорт прокуратурасы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия) вәкилләре җәлеп ителә».

Гомумән алганда, кече судноларга федераль дәүләт күзәтчелеге кысаларында 2025 елда 1646 патруль үткәрелгән, 1300дән артык кече судно хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган.

2025 елда республиканың су объектларында 95 фаҗига теркәлгән, аларда 82 кеше һәлак булган, шул исәптән дүрт бала, 49 кеше коткарылган.

Су объектларында профилактика эше патрульлек иткәндә һәм контроль-күзәтчелек чараларын үткәргәндә гамәлгә ашырыла. «Су объектларында патрульлек итү барышында аңлату-профилактика эшләре алып барыла, ул кече суднолар катнашында һәлакәтләрне кисәтүгә һәм судноларда пассажирларның иминлек таләпләрен үтәүгә юнәлдерелгән. Шулай ук контроль-күзәтчелек функцияләрен башкарганда кече суднолар тукталышлары, пляжлар һәм боз кичүләре базалары (корылмалары) җитәкчеләре белән, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы. – Мәктәпкәчә һәм уку йортларында куркынычсызлык дәресләре кысаларында максатчан дәресләр үткәрелә, массакүләм мәгълүмат чаралары аша да аңлату эшләре алып барабыз».

2025 елның пляж сезонында мобиль муниципаль патруль төркемнәре эше оештырылган, алар тарафыннан 18 784 рейд үткәрелгән, 55 меңнән артык кешене колачлаган  32 меңгә якын әңгәмә оештырылган, листовкалар таратылган, җиһазландырылмаган урыннарда коенуны тыю һәм бозга чыгуны тыю турында 1100дән артык аншлаг куелган.  Быел мондый эш халыкның су объектлары һәм пляжлар янындагы массакүләм ял итү урыннарын максималь колачлауны исәпкә алып дәвам итәчәк. 2025 елның җәйге чорында республикада барлыгы 57 пляж эшләгән. Шуңа да карамастан, сулыкларда кешеләр күпләп ял итә торган 112 җиһазландырылмаган урын ачыкланган. Монда коенуның куркынычлыгы яки тыюлуы турында аншлаглар урнаштырылга.

Бүген үк комитет утырышында парламентарийлар түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Депутат Игорь Бикеев билгеләп үткәнчә, әлеге законны кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле. «Федераль законнар белән түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар категорияләре исемлеге киңәйтелә. Мондый хокук үзләрен мәҗбүри күченүчеләр, качаклар дип танылган кешеләргә, йә вакытлыча сыену алган затларга, әгәр алар социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә, аларны мәҗбүри күченүчеләр дип тануга яки Россия Федерациясе гражданлыгына кабул итүгә бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр, бирелә», – дип хәбәр итте Игорь Бикеев. 

Бүген комитет утырышында каралган янгын куркынычсызлыгы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты шулай ук федераль һәм республика законнарын гармонияләштерүгә юнәлдерелгән. Профильле комитет рәисе урынбасары Ринат Фазылов билгеләп үткәнчә, федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр нигезендә ведомство янгыннан саклау һәм янгыннарны сүндерү һәм һәлакәттән коткару эшләрен башкару тәртибе турындагы нигезләмәләр төгәлләштерелә. Шундый ук үзгәрешләр республика законына да кертелә.

Судьяларның Квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турындагы республика законының 1 статьясына үзгәреш кертү турындагы закон проектын Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров тәкъдим итте. Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләрдә каралганча, судьялар бергәлегенең кайбер органнары сайланып куела торган сроклар дүрт елдан алты елга кадәр озайтылган. Республика законына да шундый ук үзгәрешләр тәкъдим ителә.

Моннан тыш, Федераль законның 2 статьясындагы 2 өлеше нигезендә закон проектында Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре вәкаләтләре, әгәр аларның срогы күрсәтелгән Федераль закон гамәлгә кергән көнгә бетмәгән булса, ике елга озайтыла, дип билгеләнгән.

Утырышта шулай ук Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының 2026 елның III кварталына чаралар планы расланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International