«Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру турында сөйләштеләр

2022 елның 17 мае, сишәмбе, 16:56

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышның турыдан-туры трансляциясе социаль челтәрләрдә оештырылды. Утырышта республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Онлайн-трансляциядә катнашучыларны сәламләп, "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын–кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, җәйге сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар апрель аенда ук сатыла башлауга карамастан, ата-аналарда элеккечә үк әлеге учреждениеләр территорияләрендә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча сораулар кала, дип билгеләп үтте.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова балаларның җәйге ялны оештыру мәсьәләләре депутатлар тарафыннан ел саен, җәй башында һәм көзен каралуын әйтте. «Хәзер без ата-аналар күтәргән сорауларны һәм темаларны теркибез. Ә инде октябрь аенда, киләсе елга республика бюджеты формалашкач, без балаларның ялын тагын да яхшырак оештыру өчен нинди максатларга акча юнәлдерү кирәклеген күзаллаячакбыз, - дип билгеләп үтте Светлана Михайловна. – Бүген ТР Президенты тарафыннан ел әйләнәсендә эшли торган лагерьлар төзү бурычы куелды».

Җәйге чорда республикада балалар ялын оештыру буенча төп чаралар турында Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков сөйләде. Быел балаларны сәламәтләндерү лагерьларында 183 меңгә якын бала ял итәчәк. 1,6 меңнән артык оешма ачылуга әзер, шул исәптән шәһәр яны һәм палаткалар, мәктәп яны балалар лагерьлары, санатор-курорт учреждениеләре. Моннан тыш, Кара диңгез ярында урнашкан лагерьларга биш меңгә якын бала барачак. Республика бюджетыннан савыктыру кампаниясен гомуми финанслау 1,7 млрд. сум тәшкил итәчәк, бу 2021 елга караганда 88 млн.сумга күбрәк. Ринат Садыйков сүзләренә караганда, быел республиканың барлык балалар лагерьларында «Цифрлы гигиена» программасы тормышка ашырылачак, аның төп максаты - балалар һәм яшүсмерләрне дезинформация һәм интернет-агрессия күренешләренең тискәре йогынтысыннан, шулай ук челтәрдәге булингтан саклап калу.

Быел балалар лагерьлары 100% ка тутырылачак. Соңгы өч елда, җитди чикләүләр аркасында, әлеге учреждениеләрнең тулылыгы 50%-70% кына тәшкил иткән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. Элегрәк гамәлдә булган чикләүләрнең бер өлеше бетереләчәк. Аерым алганда, учреждениеләрнең ябык режимда эшләвенә һәм балалар һәм персоналның бер үк вакытта керүенә карата таләпләр гамәлдән чыгарыла. Балаларны хәзер лагерьдан читкә алып чыгарга ярый. Шулай ук җәйге сәламәтләндерү оешмаларында ачык һавада массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә.

Турыдан-туры эфир барышында республика халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Мәсәлән, тыңлаучыларның берсе ана капиталын сәламәтләндерү лагерьларына юллама сатып  алу өчен куллану мөмкинлеге белән кызыксынды. Светлана Захарова сүзләренә караганда, әлегә мондый мөмкинлек закон белән каралмаган. «Хәзерге вакытта ата-аналар «лояльлек системасы»ннан файдалана алалар. Бу елның 1 маеннан кэшбэк программасы эшли. Түләнгән акча 50% ка кадәр кире кайтарыла, әмма ул 20 мең сумнан да артмый", - дип аңлатты ул.

Бүген утырышта парламентарийлар балалар лагерьлары персоналына профилактик медицина тикшерүе уздыру, медкабинетлар эше, каникуллар вакытында яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру, җәйге ялны оештырганда санитария законнарын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. "Юлламалар сатып алганда, әлеге лагерьның ТР территориясендә балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү оешмалары реестрында булуына инанырга кирәк, - дип киңәш итте ата-аналарга Марина Патяшина, - Роспотребнадзор сайтында безнең тарафтан санитар-эпидемиологик тикшерүләр үткәрелгән лагерьлар турында мәгълүмат урнаштырыла».

Очрашуга йомгак ясап, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Михайловна балалар лагерьлары эше барышында ата-аналарда барлыкка килергә мөмкин булган барлык өстәмә мәсьәләләр буенча ТР Яшьләр эшләре министрлыгына, Роспотребнадзор идарәсенә, шулай ук муниципаль хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип билгеләп үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International