Тынлыкны саклау турындагы законга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә

2022 елның 7 июне, сишәмбе, 15:39

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар берничә контроль мәсьәләләрне һәм закон проектларын карадылар

ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский тарафыннан  ТР җәмәгать судьялары вазыйфасына тәкъдим ителгән кандидатураларны карап, комитет Дәүләт Советына өч елга җәмәгать судьялары итеп Рөстәм Гатауллинны (Татарстан Республикасы Мамадыш суд районы буенча 1 нче суд участогына), Андрей Кокуйскийны (Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 4 нче суд участогына) һәм Гөлнара Казакованы (Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 12 нче суд участогына) сайларга тәкъдим итте. Вәкаләтләре вакытын чикләмичә генә җәмәгать судьялары итеп сайлауга Алла Бейзер (Казан шәһәре Киров суд районы буенча 6 нчы суд участогына) һәм Руслан Гыйләҗев (Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 2 нче суд участогына) тәкъдим ителде.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» ТР Законын куллану мониторингы һәм анализы турындагы мәсьәләне тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, закон кеше һәм гражданның гарантияләнгән хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

2020 елдан 2022 елның 23 мартына кадәр 2,4 мең хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган. 2021 елда Казанда гражданнарның тынычлык һәм тынлык мәсьәләләре белән бәйле 137 мөрәҗәгать теркәлгән.

"ТР Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тыныч сәгать» билгеләү үтенече белән гражданнар мөрәҗәгатьләре даими рәвештә килә. Россия Федерациясенең 25 субъектында инде шундый норма бар", – диде Шакир Яһудин һәм «төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» ТР Законына 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тыныч сәгать» билгели торган үзгәрешләр әзерләү мәсьәләсен өйрәнергә тәкъдим итте.

Комитет тиешле бәяләмәне кабул итте.

Комитет утырышында «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә ТР Законнарын гамәлгә ашыруның барышы турында» гы мәгълүмат белән гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, республикада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль система нәтиҗәле эшли. Штат нигезендә 45 дежур-диспетчерлык хезмәте булдырылган. 2021 елда ТР Эзләү-коткару хезмәте коткаручылары муниципаль характердагы 6 гадәттән тыш хәлне бетерүдә катнашканнар.

Республика территориясендә 189,2 мең кеше сыйдырышлы 500 вакытлыча урнаштыру пункты билгеләнгән.

2014 елдан башлап 112 ашыгыч чакырулар хезмәте эшли. Системага республиканың барлык муниципаль берәмлекләре дә тоташтырылган. 2021 елда «112» номеры буенча 2 миллионнан артык чакыру кабул ителгән, ашыгыч оператив хезмәтләргә 632,5 мең хәвеф хәбәре җибәрелгән.

Комитет министрлык мәгълүматын игътибарга алды.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән берлектә әзерләнгән «РФ Җинаять Кодексының 64 статьясына үзгәреш кертү турында» Федераль закон проектын РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте.

Җаваплылык чаралары катгый булуга карамастан, Татарстан Республикасында һәм тулаем Россиядә наркотикларга кагылышлы вәзгыять киеренке булып кала бирә, - дип билгеләп үтте парламентарий. - Соңгы ике елда наркотик куллану нәтиҗәсендә агуланып үлү очраклары артты, аларның күбесе яшерен нарко-лабораторияләр шартларында җитештерелгән. Шартлы хөкем итү, төзәтү (мәҗбүри) эшләре һәм штрафлар билгеләү өлешен арттыру хисабына иректән мәхрүм итүнең реаль вакыты рәвешендәге җәза өлешен киметү тенденциясе күзәтелә. Бу наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешендә гаеплеләргә еш кына иң түбән җәза кулланылуына бәйле".

Закон проекты нигезендә, күрсәтелгән җинаятьләр өчен җәза иң түбән чигеннән кимрәк билгеләнә алмый яки тиешле статьяда каралган җәзаның йомшаграк төре билгеләнә алмый дип билгеләргә тәкъдим ителә. 

Комитет ТР Дәүләт Советына «Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 64 статьясына үзгәреш кертү турында»Федераль закон проектын РФ ФҖ Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын хупларга тәкъдим итте.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International