Рөстәм Миңнеханов: «Без Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез»

2022 елның 10 июне, җомга, 12:52

Бүген Казанда РФ ФҖ Дәүләт Думасының Үзбәкстан Республикасы парламенты белән элемтәләр буенча депутат төркеме һәм Үзбәкстан Республикасы закон чыгару палатасының РФ Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек буенча парламентара төркеменең уртак утырышы узды.

 Парламентарийлар ике дәүләт төбәкләре арасында парламентара, икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты. Парламентарийларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде, форумда шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов һәм Людмила Рыбакова, Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.

"Республикада Россия-Үзбәкстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялиләр, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып. Үзбәкстан Республикасы парламенты белән хезмәттәшлек итү буенча депутатлар төркеме составында безнең республикадан да депутатлар бар, алар да ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга үз өлешләрен кертәләр».

Республика Президенты шулай ук быел Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тулуны билгеләп үтте. "Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек традицияләре безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең ныклы нигезе булды, –  диде ул, – бу катлаулы чорларда безнең дәүләтләребез нәтиҗәле сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны саклап калдылар».  Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә 1993 елда ук кул куелган. 1992 елда Үзбәкстанда Татарстан вәкиллеге барлыкка килә. Казанда Үзбәкстанның Генераль Консуллыгы эшли, Казан белән Ташкент арасында турыдан-туры авиарейслар даими рәвештә гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Миңнеханов үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар биргәннәре өчен ике дәүләт Президентлары - Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиевка рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан компанияләре буенча зур эш алып барыла. Мәсәлән, «КАМАЗ» ГАҖ Үзбәкстанга автомобильләр китерә, Үзбәкстанда «КАМАЗ» автоүзәкләре һәм җыю линияләре ачылган. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 23,5% ка арткан һәм 193 млн. АКШ долларын тәшкил иткән. Министрлыклар, сәүдә-сәнәгать палаталары, предприятиеләр, оешмалар һәм югары уку йортлары арасында үзара хезмәттәшлек турында берничә килешү, меморандум имзаланган һәм тормышка ашырылган.

Гуманитар хезмәттәшлек өлкәсенә килгәндә, бу юнәлештәдә ныклы элемтәләр урнашкан, һәм бу очраклы гына түгел: татар һәм үзбәкләрне охшаш мәдәният, уртак традицияләр, телләр якынлыгы, бер дин берләштерә. Әйтик, Татарстан югары уку йортларында бүген Үзбәкстаннан 3,5 меңнән артык студент белем ала. Хәзерге вакытта Җизак шәһәрендә КФУның филиалын булдыру мәсьәләсе карала. Иҗади коллективлар белән алмашалар, үзара Мәдәният көннәре, күргәзмәләр уздырыла. Үзбәкстанның күп кенә шәһәрләрендә татар халкының «Сабантуй» бәйрәме зур уңыш белән уза.

Рөстәм Миңнеханов үзбәк коллегаларына татар оешмаларына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе составында үзбәкләрнең милли-мәдәни берләшмәсе актив эшләвен искәртте. Ассамблея Советын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. "Фәрит Хәйруллович бу эшне профессиональ дәрәҗәдә алып бара, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов, - мондый хезмәттәшлек мәйданчыгы бик мөһим һәм бик кирәк».

"Гомумән алганда, без Үзбәкстан белән күп өлкәләрдә хезмәттәшлек үсешенең яхшы темпларын тупладык, - дип тәмамлады сүзен республика Президенты, - бу хакта гамәлгә ашырыла торган проектлар, үзара визитлар, товар әйләнеше үсеше раслый. Ышанам ки, парламентара элемтәләр бу процессны көчәйтәчәк кенә, ә бүгенге утырыш безнең эшебезгә өстәмә импульс бирәчәк».

Утырышта шулай ук төркемнең координаторы, Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәхим Азимов, Үзбәкстан Республикасы Закон чыгару палатасының РФ Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек буенча парламентара төркеме җитәкчесе, Инновацион үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм мәгълүмати технологияләр комитеты рәисе Илхом Абдуллаев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Үзбәкстан парламентарийлары Казанга рәсми визит белән килде. Кичә алар республика парламентында булдылар, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очраштылар, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында республиканың икътисади потенциалы белән таныштылар, Халыклар дуслыгы йортында үзбәкләр оешмасы вәкилләре белән аралаштылар. Бүген парламентарийлар 21-нче мәктәптә булдылар. Алар «Химград» ААҖ һәм Иннополиска барырга ниятлиләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International