Марат Әхмәтов «Беренчеләр хәрәкәте» активистларына: «Татарстанда сезнең киләчәгегез якты булсын өчен барлык мөмкинлекләр дә бар»

2026 елның 19 мае, сишәмбе, 15:10

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан патриотлары» түгәрәк өстәле узды, аның кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәтенең төбәк бүлеге эшчәнлеге мисалында яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре каралды. Утырышта катнашучылар шулай ук остазлык, балалар һәм яшьләр үзидарәсен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү буенча координация советы рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева, республика Рәисе ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов патриотизмның Ватанга карата ярату һәм хөрмәт хисе генә түгел, бәлки  Ватанга хәрби батырлык һәм тыныч хезмәт белән хезмәт итәргә, һөнәри һәм гражданлык бурычына тугры булырга әзер булуны билгеләп үтте. «Хәзер патриотизм темасына сөйләшүләр күп, әмма аның эчтәлеге һәрвакыт безнең барыбызның да мәгънәле мөнәсәбәтен, бу төшенчәне чын мәгънәсендә эчтәлек һәм тирән мәгънә белән тулыландыруны таләп итә», – диде Марат Әхмәтов, катнашучыларны сәламләп.

Марат Әхмәтов искәрткәнчә, Дәүләт Советы 2023 елда ил төбәкләре арасында беренчеләрдән булып гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон кабул итте. Марат Әхмәтов «Беренчеләр хәрәкәте»нең яшь буынны тәрбияләүдәге һәм балаларның һәм яшүсмерләрнең киләчәктә үзләрен табу  өчен шартлар тудырудагы мөһим ролен аерым билгеләп үтте. «Актив гражданлык позициясе өчен сезгә рәхмәтлебез», – диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов бүген утырышта катнашкан балаларның кызыксынучан булуларын, даими эшләүләрен, остазларын һәм педагогларын хөрмәт итүләрен теләде. «Республикада сезнең киләчәгегез матур, якты булсын өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, ул мәктәп эскәмиясеннән башлана. Нәкъ менә гаиләдә һәм мәктәптә патриотизм нигезләре салына, биредә хезмәтне бәяләргә, туган телне һәм мәдәниятне сакларга, Ватан казанышлары һәм аның геройлары белән горурланырга өйрәтәләр, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Минем сезгә теләгем шул – укытучыларыгызның кадерен белегез, алар чын күңелдән борчылалар, тырышалар, сезнең өчен җан аталар. Остазларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Көн саен, белемнәрен үсеп килүче буынга тапшырып, алар Татарстанның киләчәгенең нигезен булдыралар».

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева утырышта катнашучыларга патриотизм темасына игътибарлары, шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде. «Беренчеләр хәрәкәте»н оештыруда системалы эш итүләре өчен хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәсем килә, – дип мөрәҗәгать итте түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Ләйлә Фазлыева. – Татарстан Республикасында патриотик тәрбия темасына бәйле булган норматив-хокукый базага сакчыл мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт. Һәм бүген залда булган һәр яшь кешегә бу дөньяны өлкәннәр белән бергә яхшы якка үзгәртүче кешеләр булуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Марат Готыф улы, бик дөрес әйтте, укытучыларыгызга һәрвакыт рәхмәтле булыгыз».

Түгәрәк өстәлнең модераторы, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, утырыш темасы очраклы гына билгеләнмәгән. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2026 ел Татарстанда Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. «Татарстан Республикасы Рәисе Дәүләт Советына Юлламасында үсеп килүче буында патриотизм, батырлык, фидакарьлек тәрбияләүгә, шулай ук тарихи хәтерне һәм Ватанны саклаучыларның батырлыклары турындагы истәлекне  саклау максатларында патриотик проектларны гамәлгә ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте» , – дип билгеләп үтте Алексей Созинов.

Түгәрәк өстәлдә каралган мәсьәләләр арасында «Беренчеләр хәрәкәте»нең тәрбия системасында культурологик якын килү, патриотик тәрбия, остазлык программаларын гамәлгә ашыру, балалар һәм яшьләр үзидарәсен оештыру мәсьәләләре бар.

Түгәрәк өстәл эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, парламент депутатлары, педагоглар һәм остазлар, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International