Марат Әхмәтов: «Сыйфатлы автор журналистикасына һәрвакыт ихтыяҗ булачак»

2026 елның 19 мае, сишәмбе, 11:57

Бүген, Татарстан Республикасы Матбугат көнендә, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басма журналистлары, масс-медиа хезмәткәрләре белән очрашты. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуны ачып, Марат Әхмәтов әлеге бәйрәмнең Татарстан Дәүләт Советының 1998 елның 24 июнендәге карары белән гамәлгә куелуын һәм «Нур» газетасының яңадан торгызылуына багышлануын искәртте. «Нур» газетасы 1905-1914 елларда чыга һәм татар телендә беренче вакытлы матбугат басмасы була, – дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы. –  Ул замандагы кешеләр өчен туган телдә уку чын мәгънәсендә «революция» була».

Марат Әхмәтов әйтүенчә, бүген дә медиаиндустрия зур үзгәрешләр кичерә. Заманча технологияләр, мессенджерлар, социаль челтәрләр кертелә, аудиториянең өстенлекләре үзгәрә. Яңалыклар яза һәм контент тудыра торган ясалма интеллект актив кулланыла. «Журналистика – җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше ул, – дип мөрәҗәгать итте кунакларга парламентарий. – Сез кешеләр өчен консультант та, юрист та, яклаучы да. Хакимияткә актуаль проблемаларны җиткерә беләсез һәм бергәләп чишелешләр табарга омтыласыз. Әйе, медиакиңлекнең трансформацияләре зур, тик бер генә нәрсә үзгәрешсез кала: мәгълүмат таба белү, аны тикшерә белү, укучылар белән намуслы әңгәмә алып бару. Объектив тәнкыйть, чын хис-кичерешләр белән сыйфатлы автор журналистикасы һәрвакыт кирәк булачак».

Хәзерге вакытта республикада 638 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шуларның 312се – басма. (рус телендә – 155 газета һәм 103 журнал; татар телендә – 110 газета һәм 38 журнал; чуаш телендә – 5 газета; удмурт телендә – 2 газета).

«Татарстан – милли матбугат лидеры, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Бу буш сүз түгел. Тормыш бик динамик. Бездә бернинди вакыйгаларсыз бер генә көн дә юк, һәм кешеләр мәгълүматны монда һәм хәзер алырга тели. Сезнең төп өстенлегегез – кешеләргә бик якын булуыгыз, аларның сорауларына профессиональ җавап бирә беләсез».

Марат Әхмәтов, туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча республика Рәисе каршындагы комиссия рәисе буларак, теле, радио һәм матбугат чараларына рәхмәт белдерде. «Без күп кенә уртак проектларны гамәлгә ашырдык, – дип мөрәҗәгать итте журналистларга Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, – Туган телен яратучы кеше башка телләргә дә, мәдәниятләргә дә хөрмәт белән карый. Россия халыклары бердәмлеге елында бу аеруча мөһим».

Марат Әхмәтов журналистларга ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренең каһарманлыгын, шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасындагы бүгенге заман геройларының батырлыкларын яктыртулары өчен дә рәхмәт белдерде.

 «Без Дәүләт Советында гади принциптан чыгып эш итәбез – хакимият органнарының ачык булуы кешеләрнең ышанычын уята, – диде парламентарий, –  Шуңа күрә парламент һәм депутатлар матбугат өчен һәм шәрехләүләр өчен һәрвакыт ачык. Моны федераль дәрәҗәдә дә таныйлар».

Марат Әхмәтов әйтүенчә, бүгенге көндә авыл тормышын саклау һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре зур игътибарга лаек. «Кызганычка каршы, без авыл тормышының абруен шактый төшердек, гәрчә бу тулы бер фәлсәфә булса да. Сез авылның җәлеп итүчәнлеген торгызуга йогынты ясый алыр идегез», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы һәм журналистларга тугры укучылар, илһам һәм яңа иҗади уңышлар теләде.

Марат Әхмәтов ММЧ вәкилләренә Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән «Татарстан» Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең тавыш режиссеры Илүзә Аллаярова, «Сувар» газетасы хәбәрчесе Татьяна Васильева, Татарстан китап нәшриятының нәфис-график бизәлеш редакциясе дизайнеры Лилия Латыйпова, «Питрәч-информ» редакторы Люция Сираҗиева, «Татарстан 24» тапшыруларын алып баручы Эрнест Хәйруллин, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең Мәскәү шәһәрендәге корреспондент пунктында эшләүчеләр бүләкләнде.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, хезмәттәшләрен сәламләп, медиа тармакның ясалма интеллект кертүгә бәйле күп үзгәрешләр кичерүен, әмма шул ук вакытта бу һөнәрдә сүзнең мөһим булып калуын билгеләп үтте. «Ясалма интеллект, алгоритмнарны белү – ул каләм, карандаш кебек үк инструментлар. Әмма иң мөһиме сүз һәм аны укучыга җиткерү булып кала», – дип басым ясады Айдар Сәлимгәрәев.

Журналистларга сәламләү сүзе белән Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов мөрәҗәгать итте. «Безнең өчен мондый очрашулар бик мөһим, чөнки без монда җыелган кешеләр – хакимият вәкилләре дә, журналистлар корпусы вәкилләре дә – туган республикабызны, биредә яшәүче кешеләрне яратабыз, – дип басым ясады Илшат Әминов. – Без, әлбәттә, Татарстанның үсешенә  ярдәм итәргә омтылабыз һәм кешеләргә бу катлаулы, каршылыклы дөньяда яшәргә ярдәм итәбез. Безнең һәрберебез кешеләрнең кулларыннан тотып, аларны бу мәгълүмати дөньяда алып бара һәм анда тотрыклылык һәм иминлек утраучыклары төзи».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International