Алексей Созинов «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары белән очрашты

2026 елның 19 мае, сишәмбе, 14:20

Бүген Татарстан Дәүләт Советына «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Казан җирле бүлеге активистлары килде. Уку алдынгылары һәм мәктәп тормышында актив  катнашучылар, аларның остазлары белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов очрашты.

Очрашуны ачып, Алексей Созинов мәктәп укучыларына 19 май Советлар Союзында Пионерлар көне билгеләп үтелүен әйтте. «Совет чорында пионерлар хәрәкәте һәр укучы тормышының аерылгысыз өлеше иде.  Легендар оешма "Алдынгылар хәрәкәте"н камилләштерү өчен дә нигез булды, сез бүген аның актив катнашучылары», - дип искәртте Алексей Созинов.

 Алексей Созинов укучыларга парламент эшчәнлеге, профильле комитетлар, фракцияләр һәм депутат төркемнәренең эше, закон чыгару эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде. «Нәкъ менә шушы бина диварларында республика тормышын билгеләүче законнар ярала, - дип ассызыклады депутат, укучыларга мөрәҗәгать итеп - биредә республикабыз халкының язмышына йогынты ясый торган мөһим карарлар кабул ителә".

Депутатлар эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Алексей Созинов аларның даими рәвештә гражданнарны кабул итүе, халык белән очрашулар үткәрүеләре һәм мөрәҗәгатьләргә җавап бирүләрен билгеләп үтте.  “Депутат эшендә иң мөһиме — сайлаучылар белән эшләү", — дип ассызыклады Алексей Созинов.

Алексей Созинов әйтүенчә республика парламентында мондый очрашулар яшьләрнең тормыш һәм хезмәт юлын аңлы рәвештә сайлавына җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру өчен мөһим.

Алексей Созинов шулай ук укучыларга актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерде. "Сез алдынгылар гынә түгел, сез – алдынгылар  арасында иң яхшылар. Бу исем яшьтәшләрегез арасында сезгә карата хөрмәт уята. Актив позициягез өчен рәхмәт. Сез булдырасыз!",- дип мөрәҗәгать итте депутат.

Бүген 40 укучы өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды. Алар утырышлар, рәсми делегацияләрне кабул итү залларында, матбугат үзәгендә, китапханәдә һәм Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International