«Бердәм Россия» фракциясе утырышында гражданнарның наказларын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 10:24

Соңгы сайлау кампанияләре барышында Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга районнарында һәм Чаллы шәһәрендә узган гражданнар җыеннарында килгән наказларны  гамәлгә ашыру турында бүген Дәүләт Советының утыз икенче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» фракциясе утырышында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар 2022 елның беренче яртыеллыгында «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсенең эшенә йомгаклар ясадылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Республика муниципалитетларында депутатлар, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, хакимиятнең башкарма органнары вәкилләре катнашында гражданнарның наказларын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыша торган зона киңәшмәләре тәмамланып килә. Инде өч зона киңәшмәсе узды, июльдә мондый утырыш Питрәч һәм Лаеш районнарында, шулай ук Казанда булачак.

Бу нисбәттән «Бердәм Россия» парламент фракциясе тарафыннан эш төркемнәре төзелде, алар муниципалитетларның республика яки федераль дәрәҗәдә чишелергә тиешле гомуми, системалы проблемаларын ачыклау максатыннан районнарга чыгып киттеләр. Дүрт зур киңәшмә нәтиҗәләре буенча бердәмроссиялеләр эшләнелгән "юл карталарына" үзгәрешләр кертү буенча Хөкүмәткә үз тәкъдимнәр җибәрәчәкләр. 2023 елга һәм 2024 - 2025 еллар план чорына республика бюджетын формалаштырганда тәкъдим ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып, бу эшне агымдагы елның сентябренә төгәлләргә ниятлиләр.

Бүген фракция утырышында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов районда гражданнарның наказлары ничек үтәлүе турында сөйләде. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе барышында «Минем депутат» онлайн-сервисы һәм «Мобильная приемная» проекты аша Лениногорск районы халкыннан 114 наказ һәм тәкъдимнәр кергән. 2022 елның июнь аена, 2019-2022 еллар чорында 83 наказ үтәлгән, ягъни 72%.

Рәгат Хөсәенов сүзләренә караганда, килгән барлык наказлар алга таба да карауга кабул ителгән. Башлык проблемалы сораулар арасында авыл җирлекләрен су белән тәэмин итү һәм су кертү, чистарту корылмаларын реконструкцияләү, шулай ук шәһәр транспорт ташуларын оештыру мәсьәләләрен билгеләде. Район башлыгы әйтүенчә, федераль программа буенча җир кишәрлекләре алган күп балалы гаиләләр яшәгән бистәләрне инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләре актуаль булып кала.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Түбән Кама, Алабуга районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче гражданнардан килгән наказларны үтәү мәсьәләләренә тукталды. Ул зонада берничә тапкыр проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу буенча түгәрәк өстәлләр үткәрелде.

Сайлау кампанияләре нәтиҗәләре буенча әлеге муниципаль берәмлекләрдә 1055 наказ килгән, аларның барысы да "юл карталарына" кертелгән. Людмила Рыбакова  әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрнең күбесе төзекләндерү, ТКХ, юлларны ремонтлау һәм реконструкцияләү, социаль ярдәм чаралары мәсьәләләре белән бәйле.

Хәзерге вакытта Алабуга районында - 84%, Яр Чаллыда - 78%, Түбән Кама районында - 60% наказ үтәлгән.

Шулай ук бүген утырышта депутатлар «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсенең 2022 елның беренче яртыеллыгында эше турында хисабын тыңладылар.

Депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, хисап чорында «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе депутатлары “Бердәм Россия” партиясе Халык программасының төп пунктларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар биргән. Берләшмә инициативасы белән ике ай дәвамында “Бердәм Россия” партиясенең Югары партиясе һәм Татарстан региональ бүлекчәсе ярдәмендә Идел буе федераль округы хатын-кыз депутатларының стратегик сессиясе узган. Идел буе федераль округының 13 төбәгеннән булган депутатлар федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча 110 инициатива керткәннәр.

Быел шулай ук Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Идел буе федераль округы хатын-кызлар-депутатларының ике дискуссияле мәйданчыклары узган.

Алсу Нәбиева Дәүләт Советы депутатларының хатын-кызлар берләшмәсе уздырган чараларда һәм хәйрия акцияләрендә җентекләп тукталды, шулай ук хезмәттәшләренә активлыклары һәм берләшү инициативаларын хуплаулары  өчен рәхмәт белдерде.

2022 елның беренче яртыеллыгында «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсенең эше турында хисап игътибарга алынды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International