2021 елда бюджет чыгымнарының 60% тан артыгы социаль өлкәне финанслауга юнәлдерелгән

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 11:28

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында "2021 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында" закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

"2021 елда кризиска кадәрге үсешнең торгызылуы күзәтелде, аның нәтиҗәсендә күпчелек күрсәткечләр буенча 2020 елдагы кимүне компенсацияләргә мөмкин булды, - дип басым ясады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, законны тәкъдим итеп, – Макроикътисади күрсәткечләр яхшы гына үсеш күрсәтте, икътисад җанлана башлады һәм эш активлыгын һәм кичектерелгән ихтыяҗны яңадан торгызу буенча эшне үстерә башлады. Моннан тыш, күрсәткечләр үсешенә нефтькә бәяләр арту ярдәм итте».

Профильле комитет башлыгы сүзләренә караганда, узган елда тулай төбәк продукты 3,3 трлн. сум тәшкил иткән. Илнең бюджет системасына беренче тапкыр 1,1 трлн. сум җибәрелгән. шуның 69,5% ы - федераль бюджетка, 30,5% ы консолидацияләнгән бюджетка җибәрелгән. Республиканың керемнәре һәм чыгымнары узган ел белән чагыштырганда 21,1% ка һәм 8,4% ка арткан.

"Коронавирус инфекциясе таралу шартларында гражданнар һәм бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларга аерым игътибар бирелде, бу максатларга федераль һәм региональ чыганаклардан 50 млрд.сум тирәсе акча юнәлдерелде, - дип билгеләп үтте Леонид Якунин, – Бюджетның баланслылыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итү буенча республика бюджетының керем өлешен формалаштыру һәм үтәү кысаларында системалы эш башкарылды. Салым законнарын камилләштерү буенча закон чыгару эше алып барылды. Шулай итеп, 2021 елда салым өлкәсендә 11 закон кабул ителде".

Профильле комитет башлыгы сүзләренә караганда, социаль тәэминатка һәм халыкка түләүгә чыгымнарның гомуми күләме 2020 ел белән чагыштырганда 3,6% ка арткан. Беренчел чыгымнарны финанслау 200 млрд. сумга якын тәшкил иткән. Муниципаль берәмлекләргә бюджетара трансфертлар күләме 63,3 млрд. сум тәшкил иткән, нәтиҗәдә кичектерелгән кредит бурычы барлыкка килүгә юл куелмаган.

"2021 елга Татарстан Республикасы бюджетының керемнәр буенча үтәлеше 355,2 млрд. сум тәшкил итте, бу алдагы елга караганда 61,8 млрд. сумга күбрәк, - дип йомгаклады Леонид Якунин, - керемнәрнең үз вакытында килүе бюджет даирәсенең барлык тармакларын финанслауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде һәм, иң мөһиме, икътисадның барлык секторларында эш урыннарын саклап кала алды. 2021 елда республика бюджеты чыгымнарын үтәү 343,6 млрд. сум тәшкил итте, бу 2020 елның хисап күрсәткечләреннән артып китә. Шул ук вакытта бюджетның социаль юнәлеше сакланды, аның өлеше 60% тан артык тәшкил итте".

Узган ел, профиль комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, республиканың барлык дәүләт программалары финансланган, якынча 34 млрд. сум Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларга юнәлтелгән, алар хисабына 555 төрле объект төзелгән һәм норматив хәлгә китерелгән.

Йомгак ясап, Леонид Якунин "хисап финанс елы начар булмады", бюджет үтәлеше  11,6 млрд. сумлык профицит белән тәэмин ителде, диде. Әмма, Леонид Якунин әйтүенчә, һәр хисап елының үз куркынычы була. "Без пандемия елында яшәргә һәм эшләргә өйрәнеп кенә җиттек, аның артыннан ук дустанә булмаган илләр ягыннан икътисадый һәм логистик багланышларны бозган катгый санкцион чор җитте, шуңа күрә безнең алда бу катлаулы икътисадый вәзгыятьне бергәләп җиңү бурычы тора", - диде ул.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин узган елда бюджет үтәлеше параметрлары белән таныштырды.

Финанс министры билгеләп үткәнчә, узган ел төп макроикътисади күрсәткечләр-таналар буенча «тотрыклы уңай динамика»күзәтелгән. 2021 елда консолидацияләнгән бюджетның керем өлешенә 411 млрд. сум күчерелгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 336 млрд.сум. Россия Федерациясе субъектлары арасында үз керемнәре күләме буенча республика җиденче урынны алган. Республика бюджетына 355 млрд. сум кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр - 280 млрд.сум.

"Казнада төп керем чыганакларының берсе - табышка салым, узган елда ул 119,5 млрд. сум тәшкил итте, - дип билгеләп үтте Радик Гайзатуллин, - киләсе эре салым – Физик затларның кеременә салым республика бюджетына һәм җирле бюджетларга керә. Берләштерелгән бюджетта әлеге салым 98,2 млрд. сум тәшкил итте. Салым керүнең уңай динамикасына икътисадта уртача хезмәт хакы үсеше йогынты ясады - ул 2021 елда 13,2% ка артты".

Республика бюджетына милеккә салым 35,6 млрд. сум күләмендә кергән. "Кайбер салымнар җирле бюджетларга керә, - дип дәвам итте финанс министры, – Җир салымы 8,6 млрд.сум, физик затлар милкенә салым - 2,2 млрд. сум». ТР консолидацияләнгән бюджетына акцизлар 36,4 млрд. сум тәшкил иткән, республика бюджетына – 35,2 млрд.сум. Берләштерелгән бюджетта җыелма керемгә салымнар – 18 млрд.сум, республика бюджетында-11,6 млрд. сум. Консолидацияләнгән бюджетка салым булмаган керемнәр 16 млрд. сум күләмендә кергән. республика бюджетына - 8,5 млрд. сум.

2021 елда республика бюджетына кире кайтарылмый торган керемнәрнең суммасы 75 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан - 73,5 млрд.сум.

2021 елда консолидацияләнгән бюджет буенча чыгымнар – 398,1 млрд.сум, республика бюджеты буенча 343,6 млрд. сум тәшкил иткән. «Ил икътисады» бүлеге буенча чыгымнар 111,9 млрд.сум күләмендә үтәлгән (консолидацияләнгән бюджет буенча – 118,9 млрд. сум). Юллар төзелеше һәм реконструкцияләүне финанслауга республика бюджетыннан 53,9 млрд. сум (консолидацияләнгән бюджет буенча – 59,5 млрд. сум) юнәлдерелгән.

Узган ел торак  коммуналь хуҗалыкка республика бюджетыннан 11,2 млрд.сум (консолидацияләнгән бюджет буенча-16,4 млрд. сум) юнәлдерелгән. 2021 елда күп катлы йортларны капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында республикада 959 йорт ремонтланган. 

Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасын гамәлгә ашыруга 3 млрд. 38 млн. сум бүлеп бирелгән.

Узган ел консолидацияләнгән бюджетта социаль өлкәгә чыгымнар – 234,4 млрд.сум (чыгымнарның гомуми күләменнән 58,9%), республика бюджеты буенча 179,4 млрд. сум тәшкил иткән.

Узган ел республика бюджетыннан мәгарифкә чыгымнар 66,3 млрд. сум тәшкил иткән (берләштерелгән бюджет буенча – 108 млрд.сум). Узган ел сәламәтлек саклауга 94,2 млрд. сум җибәрелгән, шул исәптән республика бюджетыннан - 43,6 млрд.сум.

«Социаль сәясәт» бүлеге чараларын финанслауга Татарстан Республикасы бюджетыннан 50,5 млрд.сум (консолидацияләнгән бюджет буенча – 51 млрд. сум) юнәлдерелгән.

Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев коллегаларына Хисап палатасы тарафыннан бюджет үтәлешен тышкы тикшерү үткәрелүе турында хәбәр итте. Бюджет-2021 үтәлеше нәтиҗәле дип табылган. Әмма, Альберт Вәлиев билгеләп үткәнчә, дәүләт программалары эчтәлеген алдан тикшерүне активлаштыру резервлары бар. "Бу юнәлешнең мөһимлеге шунда, дәүләт программалары – бюджетның төп структур берәмлекләре, нәкъ менә алар республиканың социаль-икътисадый үсеше, бюджет ресурслары һәм дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек күрсәткечләре белән үзара бәйләнешне тәэмин итәләр", - дип басым ясады Альберт Вәлиев.

«2021 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» закон проекты түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр  - 355 млрд.194 млн. 302 мең 500 сум, чыгымнар - 343 млрд. 592 млн. 641 мең сум, керемнәр чыгымнардан 11 млрд. 601 млн. 661 мең 500 сумга артыграк. Радик Гайзатуллинның сүзләренә караганда, узган елның бөтен профициты бу елда булачак кытлыкны  каплауга юнәлдереләчәк.

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International