Фәрит Мөхәммәтшин: "Казан һәм Татарстан туристлар арасында популярлык казанды"

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе, 14:37

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Дәүләт Думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзалары белән очрашты. Комитет рәисе Сангаджи Тарбаев җитәкчелегендәге парламент делегациясе Татарстанга бүген Идел елгасы һәм аның кушылдыклары бассейнында урнашкан төбәкләрдә туризмны үстерү, шулай ук елга транспортында пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләләрен өйрәнү максатыннан килде. Региональ хакимият органнарының бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе Татарстан һәм Чуашстан мисалында каралачак.

"Казан – туристлар арасында популяр булган шәһәрләрнең берсе, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – узган ел республикада 3,3 млн. нан артык кеше булган". Сүз дә юк, коронавирус пандемиясе туристлар агымында чагылды, әмма хәзер хәл яхшыра, эчке туризм үсә. Гомумән алганда, узган ел Татарстанда төрле тармакларда (яшәү, туклану, күңел ачу) күрсәтелгән хезмәтләр күләме 33,1 млрд. сум тәшкил иткән".

"Республикада туризмны үстерүгә зур игътибар бирелә, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – бездә күп кенә мәдәни мирас объектлары: Болгар һәм Зөя, борынгы шәһәрләр һәм музей-тыюлыклар тупланган. Географик яктан уңайлы җирдә урнашу, күп кенә транспорт юллары, республикада үткәрелә торган халык бәйрәмнәре һәм әһәмиятле вакыйгалар шулай ук туризмны үстерүгә ярдәм итә".

Дәүләт Советы Рәисе кунакларга республиканың икътисадый потенциалы, дәүләт федераль һәм республика («президент») программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, парламент, комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.

Дәүләт Думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе Сангаджи Тарбаев, үз чиратында, комитет кысаларында шактый озак вакытлар елга туризмын үстерү буенча фикер алышынуын билгеләп үтте, хәзер бу мәсьәлә Дәүләт Думасы һәм Хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәргән. Сангаджи Тарбаев сүзләренә караганда, куелган бурычларны хәл итү комплекслы булырга тиеш, һәм бу планда «Идел сәяхәте» округ инициативасы кебек проектлар мөһим роль уйный. Хәзерге вакытта проектта Идел буе федераль округының 7 төбәге катнаша: Түбән Новгород өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Пермь крае, Татарстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Саратов өлкәсе, Мордовия Республикасы. Проект кысаларында ике өстенлекле юнәлеш эшләнә: «Бөек Идел юлы» туристик маршруты (су һәм тимер юл транспорты белән төбәкара һәм шәһәр яны туристик сәфәрләре) һәм Түбән Новгородтан Самарага кадәр 1000 чакрымга сузылган «Зур Идел сукмагы» туристик сукмагы булдыру.

"Идел туризмы белән  беренче чиратта шөгыльләнергә кирәк, - дип саный  Сангаджи Тарбаев, - аннары Дон һәм Окага елгалары буенча да мондый проектлар белән эшләргә мөмкин булачак. Гомумән алганда, Татарстан туризм өлкәсендә күп төбәкләр өчен үрнәк булып тора".

Очрашуда Дәүләт Думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе урынбасарлары Сергей Кривоносов һәм Татьяна Лобач, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, әлеге комитет рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, Чуваш Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары – Чуваш Республикасының Россия Федерациясе Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Ладыков, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, РФ ФҖ түбән палатасының профиль комитетлары әгъзалары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International