Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2022 елның 5 июле, сишәмбе, 16:44

Бүген Казан педагогика көллиятендә узган Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм гомуми белем бирү мәктәпләре өчен педагогик кадрлар әзерләү турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, кайбер федераль закон проектларын карадылар һәм 2022 елның язгы сессиясе чорында комитет эшенә йомгак ясадылар.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республиканың мәгариф системасында 64 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли (31 меңнән артык укытучы һәм 16 меңнән артык тәрбияче). Татарстан вузларында педагогик белгечлекләр буенча 16 меңнән артык студент белем ала, аларның 85% ы – К(И)ФУ һәм Казан университеты филиаллары (Алабуга һәм Яр Чаллы институтлары) укучылары. Республиканың алты урта белем бирү учреждениесе дә педагогларны актив әзерлиләр, шуларның берсе – Казан педагогика көллияте.

Утырыш алдыннан профильле комитет әгъзалары Казан педагогика көллияте директоры Әнфисә Җәләлова белән бергә көллиятнең уку аудиторияләрен һәм лабораторияләрен карадылар, әлеге белем бирү учреждениесенең эшчәнлеге белән таныштылар. Моннан сигез ел элек Казан педагогика көллияте, - 146 еллык тарихы булган урта белем бирү учреждениесе базасында педагогик кадрлар - башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларын әзерләү буенча ресурс үзәге ачылды. Нәкъ менә биредә белем бирү инновацияләре тормышка ашырыла һәм педагоглар туплаган тәҗрибә туплана.

Көллият WorldSkills стандартлары буенча «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе» компетенциясе буенча Россиянең эксперт үзәге булып тора һәм төбәк инновацион мәйданчыгы статусына ия. Көллият студентлары - «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) конкурсында даими катнашучылар һәм илкүләм чемпионатларда күп тапкырлар җиңүчеләр (педагогика көллияте студентлары 2014 елдан бирле илкүләм чемпионатның алтын медален яулыйлар). Бу уңышлар колледжга «Яшь профессионаллар»хәрәкәтенең иң яхшы 100 Урта һөнәри белем бирү оешмасы исемлегенә керергә мөмкинлек биргән.

Инфраструктура базасына һәм педагогик белем бирүнең күптәнге традицияләренә карамастан, республикада барыбер педагогик кадрларга кытлык сизелә. «Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан педкадрлар белән тәэмин итүнең фаразланган ихтыяҗларын анализлау буенча зур эш алып барыла, - дип басым ясады ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. Башлангыч сыйныф укытучылары таләп ителгәнгә караганда 20% ка кимрәк чыгарыла. Чит телләр укытучылары белән җитди проблема. Чыгарылышның  20% ка якыны гына мәктәпкә  эшкә урнаша».

Андрей Поминов фикеренчә, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр бүген еш кына «кадрлар агымы»белән очраша. Сүз дә юк, яшь белгечне мәгариф учреждениесендә беркетү өчен социаль гарантияләр (хезмәт хакы, торак белән тәэмин итү һ.б.) һәм остазлыкны үстерү кирәк.

2016 елдан республикада дефицитлы фәннәр (рус теле, математика, физика, химия, биология, башлангыч мәктәп педагоглары) буенча булачак укытучыларга стипендия ярдәме проекты гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта 650ләп студент югары стипендия ала, аларның 336сы -  полилингваль мәктәпләр программалары буенча укыйлар.  Сессияне уңышлы тапшырганда студентлар ай саен республика бюджеты хисабыннан 15 мең сум күләмендә стипендиягә дәгъва итә ала. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң алар  биш ел дәвамында мәктәптә эшләргә тиеш.

Республиканың авыл җирендә һәм кече шәһәрләрендә урнашкан мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү проблемасы өлешчә «Земский учитель» федераль программасы хисабына да хәл ителә. Быел 10 җиңүче билгеләнде, алар хезмәт килешүе төзегәннән соң компенсация түләвен алачак. "Мобиль укытучы" проекты да авыл җирендә мәктәпләрне укытучылар белән тәэмин итүгә үз өлешен кертә.  Район яки шәһәр мәктәпләренең берсенең квалификацияле педагогы автомобильдә башка мәктәпләргә йөреп укыта.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында эшкә педагогик белгечлекләр буенча белем алучы һәм аттестацияне уңышлы узган өченче – дүртенче курс студентлары җәлеп ителә. Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына бу уку елында 438 студент җәлеп ителгән.

Вузда педагогик кадрлар әзерләү системасы турында Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Таюрский җентекләп сөйләде. Ул, аерым алганда, соңгы елларда педагогик белгечлекләр буенча белем алучы студентлар санының артуын билгеләп үтте. Әйтик, хәзерге вакытта КП(Ф)Уда педагог белгечлеген 11 меңнән артык студент ала, ә бу Казан университеты студентларының 22% дигән сүз. Булачак педагоглар өчен бюджет урыннары да арта. Ел саен республиканың 13-14 мең педагогы, Россиянең башка төбәкләреннән килүче 10 меңнән артык педагог  К(И)ФУ базасында квалификация күтәрә.

Комитет утырышында республиканың гомуми белем бирү мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләре өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә каралды. Киләсе 2023 ел Россия Президенты тарафыннан педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, бу, парламентарийлар һәм профильле министрлык фикеренчә, укытучы абруен үстерүгә һәм педагогик эшчәнлеккә карата кызыксыну арттыруга ярдәм итәчәк. Шуңа да карамастан, проблемалар аз түгел. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү һәм кызыксындыру чараларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү буенча эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.

Профильле комитет әгъзалары республиканың белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләренә дә аерым тукталдылар.

Быел Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән расланган белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында (финанслауның гомуми күләме 5,6 млрд.сум) 141 белем бирү учреждениесен капиталь ремонтлау планлаштырыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан шулай ук 2023 елда Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында капиталь ремонт ясау республика программасына кертелергә тиешле объектлар исемлеге формалаштырылган. Әлеге программа кысаларында 55 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында һәм 15 мәктәптә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров билгеләп үткәнчә, мәктәпләрнең азык-төлек блогларын ремонтлау буенча да зур эш алып барыла.

ТР Дәүләт Советы депутатлары үз округларындагы гомуми белем бирү оешмаларына капиталь ремонт ясауны һәрдаим күзәтергә һәм тиешле ярдәм күрсәтергә ниятли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International