2022 елда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 1 212 ишегалды төзекләндереләчәк

2022 елның 5 июле, сишәмбе, 17:42

Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанда 1212 йортта төзекләндерү эшләре башкарылачак. Бу хакта бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм профиль комитеты каршындагы Эксперт Советының уртак күчмә утырышында билгеле булды. Парламентарийлар утырышында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Казан ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар, шулай ук кайбер республика законнарын карадылар.

Утырыш башланыр алдыннан профиль комитет әгъзалары Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров белән бергә Кол Гали һәм Сафиуллин урамындагы йортларның ишегалларын карадылар, анда хәзерге вакытта «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр алып барыла. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Биш ел дәвамында Татарстанның күп фатирлы 7 мең торак йортны төзекләндерү планлаштырыла. Программага юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары, яктырту баганалары, балалар мәйданчыклары кую һәм башкалар кертелгән. Бүгенге көндә Татарстанда 2167 ишегалды территориясе төзекләндерелгән инде.

Кол Гали урамындагы 20 нче йортның торак милекчеләре ширкәте рәисе Римма Владимирова әйтүенә караганда,   аларның ишегалдында 1984 елдан бирле капиталь төзекләндерү булмаган. Президент программасы һәм халыкның инициативалылыгы нәтиҗәсендә бүген, “Безнең ишегалды” программасы кысаларында, биредә төзекләндерү эшләре актив алып барыла.

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру вакытында Вахитов һәм Идел буе районнарында 137 ишегалдын төзекләндерделәр, – диде хакимият башлыгы Марат Закиров, –  2022 елда тагын 69 ишегалдын ремонтлаячаклар, ә тулаем Казан буенча 272 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк».

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, быел «Безнең ишегалды» программасы "экваторны үтте", шуңа күрә депутатлар өчен бүген Казан ишегалларында программаның ни рәвешле гамәлгә ашырылуын күрү мөһим иде. "Хәзерге вакытта республикада яшәүчеләр өчен гамәлгә ашырыла торган программа инде бүген үк бик зур нәтиҗәләр бирә, - дип басым ясады Александр Тыгин, - яңа төзекләндерелгән җәмәгать урыннары барлыкка килә. Бүген социаль объектлар янындагы территориядә дә аерым игътибар бирергә кирәк. Без бу мәсьәләне комплекслы рәвештә хәл итәргә, тулы бер кварталларны төзекләндерергә тиеш".

Бүген комитет утырышында парламентарийлар күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән. Документ күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләрне кабул итү актына яңа таләпләр билгели. Закон проектына аңлатма язуында кабул итү акты, шул исәптән, җирле үзидарә органы һәм биналарның милекчеләре исеменнән эш итәргә вәкаләтле зат тарафыннан имзаланырга тиеш диелгән.

Моннан тыш, закон проекты капремонт буенча эшләрне кабул итү тәртибен һәм срокларын, шулай ук әлеге актка кул куюда катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибен билгеләү өлешендә ТР Министрлар Кабинетының вәкаләтләрен киңәйтә.

Комитет «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багажны даими йөртүне оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законны гамәлгә ашыру хакында " закон проектын икенче укылышта карау өчен әзерләнгән.

«Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында»  дип аталачак закон проекты дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары арасында даими пассажирлар йөртүне оештыру вәкаләтләрен яңадан бүлү турындагы яңа статьялар белән тулыландырыла. "Әлеге мәсьәләнең социаль әһәмиятен исәпкә алып, Комитет Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, муниципалитетлар һәм ташучылар катнашында киңәшмә үткәрде, – диде Александр Тыгин. – 27 июньгә кадәр без закон проектына төзәтмәләр кабул иттек, әмма алар кермәде. Муниципалитетлар тарафыннан закон проекты бертавыштан хупланды ".

Шулай ук комитет утырышының көн тәртибенә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ операторларның эше турындагы мәсьәлә дә кертелгән иде. Бу тема буенча фикер алышу Дәүләт Советында дәвам итте. Комитет эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, шулай ук Казан шәһәре Думасы депутатлары катнашты. Республика территориясендә компанияләр эше турында ике региональ операторның җитәкчеләре – «ГРИНТ» компаниясе (Татарстанның көнчыгыш зонасында эшли) һәм «ПЖКХ «ИК» (Көнбатыш зонада) җитәкчеләре хисап тотты.

Бүгенге көндә «ГРИНТ» компаниясе республиканың 23 муниципаль районына хезмәт күрсәтә. Компаниянең генераль директоры Светлана Ярлыченко сүзләренә караганда, узган ел оператор тарафыннан 727 мең тонна чүп чыгарылган, өч мең евроконтейнер, 126 яңа заманча чүп йөртү машинасы  сатып алынган.

«ПЖКХ " ИК " төбәк операторы 22 муниципаль район территориясендә эшли. Узган ел региоператор 885 мең тонна чүп-чар чыгарган, дип сөйләде «ПЖКХ «ИК» компаниясе генераль директоры Сергей Богатов.

ККК белән мөрәҗәгать итү буенча региональ операторларның мәгълүматын комитет игътибарга алды. Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышында компанияләр эшчәнлеге турындагы хисапны тыңлау турында Карар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International