Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Халыкара парламентаризм көне уңаеннан котлавы

2024 елның 29 июне, шимбә, 09:25

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле хезмәттәшләр – барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Сезне ихлас күңелдән Халыкара парламентаризм көне белән котлыйм!

Иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булган бу көн Россия закон чыгаручылары башлангычы белән гамәлгә куелды, ул тотрыклылыкны ныгытуда, дөньяда яшәүче барлык кешеләрнең яшәү иминлеген һәм сыйфатын арттыруда халыкара парламент дипломатиясенең һәм парламентара хезмәттәшлекнең әһәмиятен ачык күрсәтә.

Хакимиятләр бүленү принцибына нигезләнгән, конституциядә беркетелгән дәүләт һәм җәмгыятьнең хезмәттәшлек системасы буларак парламент – бүгенге үсешнең иң мөһим факторларының берсе. Нәкъ менә парламент – закон чыгару һәм вәкиллекле хакимият органы – демократик илләрдә үсеш стратегиясен билгели, иң әһәмиятле карарлар кабул итә, халыкара һәм төбәкара багланышларны ныгыта.

Соңгы елларда территориаль вәкиллекнең роле көчәеп бара. Бу табигый, чөнки региональ парламентлар һәм вәкиллекле җирле үзидарә органнары хакимиятне кешеләргә якынайта, халык мәнфәгатьләрен турыдан-туры яклау мөмкинлеге бирә торган куәтле инструмент булып тора. Бүген барлык дәрәҗәдәге депутатлар илдәге иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый вәзгыять өчен җаваплы, алар көнүзәк таләпләргә оператив җавап бирү алымнарын таба, тотрыклылыкны саклау, гражданнар арасында тынычлык һәм татулыкны ныгыту өчен барысын да эшли. Республика депутатлар корпусы эшенең нигезен халык белән ачыктан-ачык сөйләшү, мөһим проблемаларны тирәнтен анализлау һәм аларны норматив җайга салу юлларын эзләү, граждан җәмгыяте институтлары һәм коммерциягә карамаган оешмалар, экспертлар бергәлеге, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек, тарихи һәм рухи традицияләрне ихтирам итү тәшкил итә.

Хөрмәтле татарстанлылар! Тиздән, агымдагы елның сентябрендә, киләсе бишьеллыкка Татарстан парламентаризмының үсешен билгеләячәк мөһим вакыйга – яңа җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау булачак. Ышанам ки, татарстанлылар, һәрвакыттагыча җаваплы граждан позициясендә торып, үз тавышларын иң лаеклы кандидатларга бирәчәк. Ә республика парламентының яңартылган депутатлар корпусы актив рәвештә эшкә кереп китәр һәм, хәзерге темпны киметмичә, законнар базасын камилләштерүне, Татарстанның динамик үсеше, тормыш сыйфатын арттыру, шәхеснең ирекле үсешенә уңайлы хокук мохите булдыру өчен кирәкле хокукый документларны әзерләүне һәм кабул итүне дәвам итәр.

Шушы истәлекле көндә барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм иң изге теләкләр, ә вәкиллекле хакимият органнары депутатларына актив һәм алга карап эш итүне һәм күпмилләтле халкыбыз хакына парламент хезмәтендә зур уңышлар телим!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International