СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Бүген Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Яз Гүзәле-2026» XVII мәдәни-агарту проектының финалы булды. Фестивальдә катнашучыларны һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
7
апрель, 2026 ел
Дәүләт Советының профильле комитетларында Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап буенча фикер алышу тәмамланды. Бүген Хөкүмәт хисабы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында каралды. Нәкъ менә шушы профильле комитет Хөкүмәт хисабына депутатлардан кергән тәкъдимнәрне гомумиләштерә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча “баш” комитет Дәүләт Советы Президиумына 2025 елда Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.
7
апрель, 2026 ел
Бүген Чабаксар шәһәрендә Чувашия һәм Марий Эл республикалары парламентларының профильле комитетларының уртак күчмә утырышы булды, анда төбәкләрдә туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу өлкәдә Татарстанның эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ