Парламентның профильле комитетларында 2025 елда Хөкүмәт эше турындагы хисап буенча фикер алышу тәмамланды

2026 елның 7 апреле, сишәмбе, 17:42

Дәүләт Советының профильле комитетларында Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап буенча фикер алышу тәмамланды. Бүген Хөкүмәт хисабы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында каралды. Нәкъ менә шушы профильле комитет Хөкүмәт хисабына депутатлардан кергән тәкъдимнәрне гомумиләштерә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча  “баш” комитет Дәүләт Советы Президиумына 2025 елда Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте. 

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Комитет утырышында 2025 елның төп нәтиҗәләре турында икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев сөйләде. Ул 2025 елда республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләрен билгеләде.

Илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталдылар.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2030 елга кадәрге чорга һәм 2036 елга кадәрге перспективага ил үсешенең 7 төп максаты билгеләнде:

- Халыкны саклап калу, сәламәтлекне ныгыту һәм кешеләрнең иминлеген арттыру, гаиләгә ярдәм итү;

- һәр кешенең потенциалын тормышка ашыру, аның талантларын үстерү, ватанпәрвәр һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү;

- тормыш өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит;

- экологик иминлек;

- тотрыклы һәм динамик үсештәге икътисад;

-  технологик лидерлык;

- дәүләт һәм муниципаль идарәне, икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлы трансформацияләү.

Әлеге максатларга ирешү өчен 19 яңа илкүләм проект эшләнде. Узган елда Татарстан уртак финанслау шартларында аларның уникесендә катнашкан иде («Дәвамлы һәм актив тормыш», «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Туризм һәм кунакчыллык», «Кадрлар», «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше», «Пилотсыз авиация системалары», «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү»).

2025 елда 12 илкүләм проект составында 46 төбәк проектын гамәлгә ашыруга 46,5 млрд сум юнәлдерелгән, шул исәптән федераль бюджет акчалары – 26,5 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары – 20 млрд сум. Әлеге акчаларга 468 объект төзелгән, ремонтланган һәм модернизацияләнгән, шул исәптән юл хуҗалыгы объектлары, инженерлык челтәрләре төзелешен һәм территорияләрне төзекләндерүне дә кертеп. 

«Барлык республика программалары тулы күләмдә финансланды һәм югары нәтиҗәлелек белән гамәлгә ашырылды», – дип белдерде  Айрат Шәмсиев. 2025 елда Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль тормышының барлык өлкәләренә кагылышлы 34 дәүләт программасы үтәлгән. Аларны гамәлгә ашыруга 586,2 млрд сум юнәлдерелгән, шул исәптән федераль бюджет акчалары – 46,7 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары – 539,5 млрд сум.

Утырышта территорияләрне комплекслы үстерү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. 2025 елда республикада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» РФ дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 4,1 млрд сум акча җибәрелгән. Узган ел әлеге программа кысаларында 73 гаилә өчен 5,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, Лаеш, Югары Ослан һәм Чирмешән районнарында торак төзелеше өчен мәйданчыкны комплекслы төзекләндерүнең 3 проекты гамәлгә ашырылган, 20 муниципаль районда 68 объектны төзекләндерү эшләре башкарылган, 9 объектка 25 км автомобиль юллары тиешле дәрәҗәдә яхшыртылган.

«Авыл территорияләренең заманча йөзе» федераль проекты буенча Кукмара шәһәрендә 375 урынга исәпләнгән мәктәп, шәһәр тибындагы Апас бистәсендә 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы,  Балык Бистәсендә  яшьләр үзәге,  Мамадыш шәһәрендә күпфункцияле үзәк, Байлар Сабасында кан тамырлары үзәге төзелгән, Мамадыш шәһәрендә мәдәният йорты реконструкцияләнгән.

Шуңа да карамастан, муниципаль хакимият вәкилләренең бу программага карата сораулары бар. «Бу программага керү кыен, бердәм методика юк», – дип белдеде  комитет каршындагы Эксперт советы әгъзасы, Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина.

Балтач районының Ямбурово поселогын бетерү, аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү турындагы закон проекты турында фикер алыштылар.

Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, Балтач районында барлык торак пунктларга аларның яшәеше һәм үсеше буенча анализ үткәрелгән. 

Балтач районының Куныр авыл җирлеге составына 8 торак пункт керә һәм анда яшәүчеләр түбәндәгечә: Куныр авылы - 682, Кургем авылы - 61, Шода авылы - 254, Дорга авылы - 265, Курамьял авылы - 39, Кускем авылы - 49, Улисьял авылы - 268. Ямбурово бистәсендә хәзерге вакытта беркем дә яшәми. Соңгы кеше 2004 елның  28 декабрендә Балтач муниципаль районының Чепья авылына күченгән.   Торак пункт территориясендә социаль объектлар, мәдәни мирас объектлары һәм истәлекле урыннар да юк.

Куныр авыл җирлегендә яшәүчеләр торак пунктны бетерү инициативасын хуплаганнар. Законнарда каралган барлык кирәкле процедуралар үтәлгән.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

 

.

 

        

.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International