Марат Әхмәтов «Яз Гүзәле» проекты җиңүчеләренә: сез үз талантыгыз аша киләчәк буыннарга милли гореф-гадәтләребезне тапшырасыз»

2026 елның 7 апреле, сишәмбе, 19:36

Бүген Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Яз Гүзәле-2026» XVII мәдәни-агарту проектының финалы булды. Фестивальдә катнашучыларны һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең  туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.

Сәхнәгә Россиянең 16 төбәгеннән 30 финалист чыкты, шуларның 10сы суперфиналист булды һәм «Яз Гүзәле» төп титулы өчен көрәште.

Конкурс финалистларына мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов проектның төп бурычы яшьләр арасында татар милли мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру булуын билгеләп үтте. «Бу залда мин тирә-ягымда яшьлекнең «кайнап торуын» күрәм, шундый гаҗәеп тормыш энергиясе ташкыны, –  үз тәэсирләре белән уртаклашты Марат Әхмәтов. – Быел проектка 17 ел була. Бу – үзенчәлекле яшь, кыю планнар төзү һәм киләчәк турында хыяллану вакыты. Бу проектның алда зур максатлары һәм якты казанышлары буласына ышанам. Бирегә үз-үзләрен тотышы һәм эчке дөньясы белән татар халкының иң яхшы сыйфатларын чагылдырган талантлы кызларыбыз җыелган. Сез үзегезнең талантыгыз аша киләчәк буыннарга милли традицияләрне һәм туган телне тапшырасыз».

Фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән шулай ук Дәүләт Советы депутаты, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов мөрәҗәгать итте. КДЭУ – 17 ел элек студент кызлар арасында «Яз гүзәле» конкурсы барлыкка килгән югары уку йорты. Эдвард Габдуллаҗанов әйтүенчә, бу еллар эчендә проект популярлык казанган һәм Бөтенроссия дәрәҗәсенә җиткән.

 «Без инде өченче ел рәттән бу проектны федераль дәрәҗәдә уздырабыз. Бу республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм сезнең,  Марат Готыф улы,  ярдәмегездән башка мөмкин булмас иде. Шунысын да әйтергә телим, быел 300дән артык гариза килде. Алар арасыннан без 30 финалистны сайладык.  Әлеге проект яшәр дип ышанам. Без аны тагын да үстерү өчен эшләячәкбез», – диде Эдвард Габдуллаҗанов.

«Яз Гүзәле» XVII мәдәни-агарту проекты финалында Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов жюри составында иде.

«Яз Гүзәле» проекты финалында шулай ук Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев һәм Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты.

Проектның конкурс программасы берничә этаптан торды. Катнашучылар үзләренең эрудицияләрен, артистлыкларын һәм татар телен камил белүләрен күрсәттеләр. Финалга әзерлекнең мөһим өлеше –мастер-класслары, аларда кызлар милли мәдәният өлкәсендә яңа белемнәр ала. Алар команда туплау, сөйләм культурасы, гарәп каллиграфиясе, милли кул эшләре, татар фольклоры һәм халык биюе буенча танылган остазлардан белем алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International