«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе, 17:24

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең региональ иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Без даими рәвештә махсус хәрби операциягә кагылышлы мәсьәләләрне карыйбыз, бер ай элек без махсус хәрби операция буенча эшче төркем утырышын үткәрдек, – дип билгеләп үтте «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева. – Бүген без психологик ярдәм темасын карарга телибез, чөнки депутатларга гражданнарны кабул итү кысаларында бу темага да сораулар килә».

ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина әти-әниләре яки туганнары махсус хәрби операция катнашучы балаларга психологик ярдәм күрсәтү эше турында сөйләде. 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган яшүсмерләр һәм яшьләр өчен бушлай психологик, юридик консультацияләр һәм кабул итүләр балаларга һәм яшьләргә Психологик-педагогик ярдәм үзәге базасында оештырыла. «Үзәк хезмәткәрләре Ышаныч телефоннары кысаларында югары квалификацияле аноним, бушлай ярдәм күрсәтәләр», – дип сөйләде ул.

Бушлай психологик консультациягә шулай ук «Цифрлы психологик ярдәм хезмәте» платформасында язылырга мөмкин. Моннан тыш, республикада яшьләр өчен тәүлек әйләнәсе ышаныч телефоны эшли, аның линиясенә көн саен 60-70 кеше шалтырата.

Махсус операциядә катнашучыларны медик-психологик озата бару, психоэмоциональ травмаларга ярдәм күрсәтү эше турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече психиатр Татьяна Гурьянова һәм Казан шәһәренең шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчесе Надежда Ибраһимова мәгълүмат бирде.

Утырышта катнашучыларга бүген шулай ук режиссер Игорь Генераловның «Тыныч тыл» документаль нәфис фильмы күрсәтелде. Төп рольләрдә – махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары, алар үзләренең герой-ирләре, Ватаныбызны саклаучылар турында сөйлиләр. «Бу картина белән без махсус операция анда катнашучыларга гына түгел, ә тылда булганнарга да кагылышлы булуын әйтергә телибез – бу гаиләләр, балалар, якыннар, битараф булмаган кешеләр», – дип сөйләде фильмның режиссеры. 

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары фильмны төшерү өстендә эшләгән һәркемгә рәхмәт белдерделәр, шулай ук картинаны төрле яшьтәге аудиториядә мөмкин кадәр киңрәк таратырга тәкъдим иттеләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International