Социаль сәясәт комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы узды

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе, 15:59

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы узды, анда профильле комитетка кергән мәсьәләләр һәм закон проектлары каралды. Утырышны Экспертлар советы рәисе Маргарита Максимова үткәрде.

Экспертлар советы әгъзалары профильле комитетның булачак утырышының көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар. Ул иртәгә булачак, аерым алганда, җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турында мәгълүматтыңланачак. «ТР күп балалы гаиләләр» иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов фикеренчә, балаларның җәйге ялы югары дәрәҗәдә оештырылган. «Без ата - аналар белән дә, балалар белән дә аралаштык, ял итүгә кагылышлы бернинди дәгъвалар, юлламалар буенча да сораулар булмады», - диде ул.

Утырышта шулай ук берничә республика закон проекты каралды, аерым алганда, балигъ булмаганнарга аерым товарлар сатуны чикләү өлешендә Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында. Закон проекты белән Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарга тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләрне, шулай ук сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сатуны чикләргә тәкъдим ителә.

Көн тәртибендәге барлык тәкъдим ителгән мәсьәләләр Эксперт советы әгъзалары тарафыннан хупланды һәм профильле комитет утырышында карауга тәкъдим ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International