Фәрит Мөхәммәтшин: "Милләтара тынычлык һәм татулык – уртак йортыбыз Россия Федерациясен ныгытучы фундаменталь кыйммәтләр»

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе, 15:24

Бүген Чүпрәле районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Чувашия Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт һәм милли мәсьәләләр комитетының уртак күчмә утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан һәм Чувашия парламентлары башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Леонид Черкесов катнашты.

Татарстанда һәм Чувашиядә парламентара хезмәттәшлекнең ныклы традицияләре барлыкка килде, шул исәптән профильле комитетлар дәрәҗәсендә дә. Татарстан Дәүләт Советы белән Чувашия Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында беренче беркетмә 1995 елда ук имзаланган иде, 2012 елда - парламентара хезмәттәшлек турында килешү. Бүген ике республика парламенты җитәкчеләре якын арада яңа Килешү имзаланачак, дип белдерде. Республикалар мәдәни һәм иҗади, гуманитар өлкәдә дә актив хезмәттәшлек итәләр, чөнки ике регион да күпмилләтле.

Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар Яңа Үби һәм Иске Чүпрәле авылларында мәдәният йортлары эшчәнлеге белән таныштылар, Дан Монументы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Авыл мәдәният йортлары инде күптәннән иҗтимагый һәм мәдәни тормыш үзәкләренә әверелде. Менә бүген дә кунакларны фольклор коллективлары, балалар бию студияләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары каршы алды. Биредә татар һәм чуваш халыкларының милли ризыкларын да авыз итеп карарга була иде.

Чүпрәле районы мәдәният йортында Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы тәкъдим ителде. Моннан тыш, биредә Татарстанның танылган фотографы, ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Рамил Галинең керәшеннәрнең Питрау бәйрәменә багышланган фотокүргәзмәсе ачылды.

Бүгенге утырышның көн тәртибенә кертелгән заманча технологияләрне гамәлгә кертү аша милли мәдәниятләрне саклау һәм популярлаштыру мәсьәләсе аерым әһәмияткә ия, чөнки 2022 ел илебездә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы, ә Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителгән.

"Төбәк парламентлары комитетларының уртак утырышларын уздыру  инде күркәм традициягә әйләнде, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып. – Шул рәвешле, без, күпмилләтле төбәкләр, бер-беребезгә гореф-гадәтләрне, мәдәниятне сакларга ярдәм итәбез».

ТР Дәүләт Советы Рәисе 173 милләт вәкиле тату һәм дус яши торган күпмилләтле Татарстан гаиләсендә чувашларның сан буенча өченче урында торуын искәртте. "Чуваш халкы – Татарстанның мәдәни һәм рухи тормышы үсешенә,  икътисадка зур өлеш кертә торган хезмәт сөючән, ышанычлы партнер, – диде ул, – мондый очрашулар, уртак йортыбыз Россия Федерациясендә дуслык, тынычлык һәм татулыкны ныгыту өчен тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә".  

Чувашия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов, хезмәттәшләрен сәламләп, «ике күрше республика чиге безнең халыкларны бүлми, киресенчә якынайта», дип ассызыклады. Чувашиядә башланып киткән «Россиянең чигелгән картасы» проекты нәкъ менә күршелек традицияләрен үстерүгә юнәлтелгән. Шундый карталарның берсен бүген Татарстанга тапшырдылар.

Леонид Черкесов әйтүенчә, мондый очрашулар, барыннан да элек, яшьләр өчен бик мөһим, чөнки нәкъ менә аларга халыкларның гореф-гадәтләрен саклап калырга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга туры киләчәк. Чувашия Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Татарстан җитәкчелегенә чуваш халкының телен һәм мәдәниятен саклауга зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда чуваш этномәдәни компоненты булган мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшли, «Сувар» республика газетасы, чуваш телендә муниципаль газеталар нәшер ителә. 

" Бүгенге көндә заманча технологияләрне кертмичә торып сәнгатьне һәм мәдәни мирасны популярлаштыру мөмкин түгел", - диде Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов. «Мәдәният» илкүләм проекты составына кергән өч федераль проектның берсе «Цифрлы культура» проекты булуы очраклы түгел.

Татарстанда цифрлы мәдәниятне трансформацияләү мәдәни мирасны (китап фондлары, Музыка һәм декоратив-гамәли сәнгать объектлары) саклауны, кадрлар әзерләүне һәм агарту эшчәнлеген (мәктәпнең мәдәни көндәлеге проекты), заманча инфраструктура һәм электрон сервисларны (билетлар сату, онлайн, бердәм уку билеты, виртуаль концерт заллары һ.б.) үз эченә ала.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада мәдәният йортларында, китапханә һәм музейларда мәдәни чараларны трансляцияләү өчен 10 виртуаль концерт залы эшли. ТР Милли электрон китапханәсенең цифрлаштырылган  басмалары фонды мең берәмлек китап белән тулыланды. «Артефакт» цифрлы платформасы базасында мультимедиа-гидлар кертелә. Бүген биредә Татарстанның Милли музее, Казан Кремленең ислам мәдәнияте музее һәм ТР Сынлы сәнгать музее тәкъдим ителгән.

Татарстанда «Матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон реестры» мәгълүмат системасы эшли башлады. Әлеге реестрдагы һәр объект фото-, видео-, аудиоматериаллар белән тулы фәнни тикшеренү буларак ачыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Электрон реестрына 80ләп объект кертелгән, шул исәптән «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәме, «Учук» Чувашия Кама аръягы фестивале һәм чуваш мәдәниятенең башка объектлары.

Цифрлы мәдәни мираска үтемлелекне тәэмин итү Чувашия мәдәният учреждениеләре эшендә дә мөһим юнәлеш булып тора. Республикада 40 меңнән артык текст һәм аудиовизуаль документлар булган цифрлы Милли китапханә төзелә, «Чувашия мирасы» интернет-порталы кертелә, «этникум» проекты тормышка ашырыла.

Бүген республика парламентарийлары утырышта Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар. Айрат Зарипов билгеләп үткәнчә, әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Аерым алганда, федераль законнарга террорчылык оешмалары һәм террорчылар белән яисә массакүләм юк итү коралын таратуга бәйле булган оешмаларның һәм физик затларның исемлекләренә кертелгән затлар өчен дини төркем җитәкчесе, анда катнашучы булуны, шулай ук дини оешмаларны гамәлгә куючы, аларда катнашучы булуны тыюны билгеләүгә юнәлдерелгән. Республика законына шундый ук үзгәрешләр кертелә.

Профильле комитет әгъзалары шулай ук 2023 елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыру өчен дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын хупладылар. Тиешле закон проектлары Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International