Социаль сәясәт комитеты утырышында көнүзәк мәсьәләләр каралды

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе, 16:47

ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының бүгенге утырышында балигъ булмаганнарга аерым товарлар сату буенча чикләүләр билгеләүче закон проекты каралды.

Сүз энергетиклар турында бара, алар кибетләрдә бернинди чикләүләрсез сатыла. Энергия бирүче эчемлекләрне җитештерүчеләр тәмле өстәмәләр кулланалар,  капларны, савытларны матур итеп бизәп эшлиләр, эчемлекләрнең уңай тәэсирен күрсәтеп маркетинг компаниясе үткәрәләр.  Әмма ләкин энергетик эчемлекләрдә булган кофеинны регуляр куллану балалар һәм яшүсмерләр организмы өчен аеруча зарарлы.

Моннан тыш, яшүсмерләр мохитендә токсикоманиянең яңа төре - снифинг тарала. Агулы исереклек халәте сыекландырылган углеводород газларын сулау юлы белән ирешелә.  Узган ел Чаллыда хокук саклау органнары яшүсмерләрнең газ белән агулауның дүрт очрагын теркәгән. Ә быелның гыйнварында Алабугада кыз бутан белән агулану сәбәпле вафат була. Мондый хәл Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә күзәтелә.

– Татарстан Республикасының аерым закон актларына балигъ булмаганнарга аерым товарлар сатуны чикләүне билгеләү өлешендә

үзгәрешләр кертү турында» 312-6 номерлы ТР законы проекты эшче төркем тарафыннан эшләнде, анда профильле министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, шулай ук депутатлар керде, - дип хәбәр итте Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. - Мондый закон проекты турындагы инициатива ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилдән килде. Башта энергетикларга тыю каралды, әмма фикер алышу барышында депутатлардан һәм прокуратурадан сыекландырылган углеводород газы булган хуҗалык-көнкүреш товарлары буенча да тәкъдимнәр керде.

Әлеге закон проекты балигъ булмаганнар өчен әлеге товарларны сатуга тыю кертергә тәкъдим итә. Бу балаларны һәм яшүсмерләрне потенциаль куркынычлардан сакларга мөмкинлек бирәчәк. Яңа нормаларның үтәлешен контрольдә тотуга килгәндә, схема алкоголь сату буенча эшләнгән инде. Депутатлар закон проектын бертавыштан хуплады һәм аны ТР Дәүләт Советының якындагы сессиясендә беренче укылышка кабул итәргә тәкъдим итте.

Утырышта күтәрелгән чираттагы мәсьәлә Татарстанда аерылышуларны һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту чараларын профилактикалауга кагылышлы иде. Республикада, Идел буе федераль округы буенча мең никахка аерылышуларның иң түбән күрсәткече туры килсә дә, бу тема актуаль булып кала. Сораштырулардан күренгәнчә, аерылышуларның төп сәбәпләре булып түбәндәгеләр тора: шәхси мөнәсәбәтләрдән канәгатьсезлек, хыянәтләр, алкоголизм, туганнарның катнашуы һәм матди кыенлыклар.

Бу тема күпкырлы, шуңа күрә аны төрле юнәлешләрдә хәл итү сорала. Шуларның берсе – аерылышуга гариза биргән парларга арадашчы психологларның ярдәме.  Яңа өйләнешүчеләр белән эшләү, аларга кабул ителгән карарның бөтен җаваплылыгын аңлату. Моңа үсеп килүче буында гаилә кыйммәтләрен формалаштыру, ир-ат һәм хатын-кыз ролен төгәл аңлау, җенси тәрбия бирү һәм башка күп кенә мәсьәләләрне керә.

Утырышта җәйге сәламәтләндерү компаниясенә йомгак ясалды, быел төрле чыганаклардан финанслау 1,8 миллиард сумнан артык тәшкил иткән. Шулай ук депутатлар кайбер закон актларына һәм ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү буенча да фикер алыштылар.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец һәм башкалар катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International