Дәүләт Советының якындагы утырышына Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең яңа составы әгъзаларының кандидатуралары, шулай ук Татарстан чикләрен үзгәртү мәсьәләләре чыгарылачак

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе, 17:30

Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясен формалаштыру, республиканың территориаль чикләрен үзгәртү турында ТР законнары проектлары, шулай ук ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре  каралды. Утырышның көн тәртибенә шулай ук Федераль закон проектлары да кертелгән иде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясен оештыру мәсьәләсе буенча чыгыш ясаганда комитет рәисе Альберт Хәбибуллин 2022 елның 28 августында Республика Үзәк сайлау комиссиясенең вәкаләтләр вакыты узуын искәртте. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе составына хәлиткеч тавыш бирү хокукы булган 14 әгъза керә, җидесе Дәүләт Советы, тагын җиде кеше – Татарстан Президенты тарафыннан билгеләнә. Комитет рәисе ТР Үзәк сайлау комиссиясенең яңа составын формалаштыру Дәүләт Думасына һәм Дәүләт Советына узган пртияләр, башка партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары, элек сайланган ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм РФ Үзәк сайлау комиссиясе тәкъдимнәре нигезендә гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

Альберт Хәбибуллин парламент комитеты әгъзаларына кандидатураларның закон нигезендә барлык регламент процедураларын үтүен аныклап үтте. Комитет рәисе кандидатлар исемлеген тәкъдим итте. Алар җиде урынга 11 кешесе тәкъдим ителгән. Кандидатураларны Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе һәм парламент партияләре тәкъдим итә.  "Бердәм Россия" партиясе  "Яшь гвардия" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советы, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең шәһәр Советы, Казан шәһәр Думасы, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советы. Комитет утырышына кандидатлар үзләре дә чакырылган иде.

Депутатлар аларның һәрберсе белән шәхсән таныштылар, тавыш бирделәр һәм ТР Дәүләт Советына тәкъдим ителгән кандидатураларны кертү турында Карар кабул иттеләр. Якындагы утырышта Татарстан парламенты депутатларына әлеге исемлектән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш бирү хокукы булган 7 әгъзасын сайларга кирәк булачак. Тавыш бирү, закон нигезендә, рейтинглы булачак.

Бүгенге утырышта комитет әгъзалары аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен тиешле үзгәртү турында закон проектларын кабул итүгә кагылышлы ике мәсьәләне карадылар. 

Республика чикләрен билгеләү чаралары һәм күрше төбәкләр белән тиешле килешүләр турында Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, ТР чигенең гомуми озынлыгы якынча 3,5 мең километр тәшкил итә. Татарстан Чувашия, Мари Эл, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Киров, Самара, Сембер һәм Ырынбур өлкәләре белән чиктәш. Чикне билгеләү эшләре вакытында белгечләр 500 дән артык проблемалы участоклар таба. Бүгенге көндә бәхәсле мәсьәләләрнең күпчелеге хәл ителгән, эш дәвам итә.

Аннары депутатлар Биектау муниципаль районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең чикләрен һәм статусын үзгәртә торган законны карадылар. Сүз Казанның мәйданын арттыру турында бара. Мәсәлән, Биектау районында урнашкан "Фәнни шәһәрчек" территориясен Казанга кертү планлаштырыла. Тиешле документ быел августта Казан шәһәр Думасы депутатлары тарафыннан закон чыгару инициативасы буларак республика парламенты каравына кертелгән.

Комитет әгъзалары закон проектын хупладылар.

Утырышның  көн тәртибенә кертелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International