Парламентарийлар «Татнефть»нең әйләнә-тирә мохитне саклау буенча эшен югары бәяләде

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе, 23:48

14 сентябрь көнне Әлмәттә Экология, табигатьне куллану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар Татнефть мисалында атмосфера һавасын, җирне, су объектларын саклау өлкәсендә экологик законнарны үтәү проблемалары турында сөйләштеләр. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Күчмә утырыш кысаларында депутатлар, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм "Татнефть" ГАҖ генераль директорының сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм экология буенча урынбасары Азат Хәбибрахманов белән бергәләп, нефть гигантының җитештерү объектлары урнашкан Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә булдылар. Каты калдыкларны аерым җыю мәйданчыгында комитет әгъзаларына бистәдә заманча материаллардан җитештерелә торган чүп контейнерлары үрнәкләре тәкъдим ителде. Янәшәдәге ике күпфатирлы йортны реконструкцияләүдә композит торбалар кулланылган, ә түбәгә кояш батареялары куелган, аларны куллану, Азат Хәбибрахманов сүзләренчә, халыкның коммуналь чыгымнарын 29 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Актүбәнең 2нче мәктәбендә депутатлар биолаборатория белән таныштылар, анда балалар агач үсентеләрен клонлаштыру ысулы белән шөгыльләнәләр. Нефть компаниясе тырышлыгы белән республиканың көньяк-көнчыгышында шундый 8 мәктәп биолабораториясе булдырылган һәм җиһазландырылган.  

"Татнефть" ГАҖ экологик программасын тормышка ашыру барышында Актүбәдә целлюлоза һәм химик шикәр алу өчен үсемлек чималын эшкәртү һәм табигый үсемлек җепселләре нигезендә җылылык изоляциясе материаллары җитештерү буенча инновацион предприятиеләр эшләтеп җибәрелгән. Депутатлар предприятие продукциясен карап, аларның продукциясен төзелеш индустриясендә куллану перспективалары һәм нәтиҗәлелеге белән кызыксындылар. Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итүгә бәйле проблемалары булган бистә өчен бу производстволарның социаль әһәмияте билгеләп үтелде.

Дәүләт Советы депутатларын нефть башкаласында каршы алган Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов парламент комитетына шәһәр һәм район халкының экологик куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.

Әлмәткә килгәч, депутатлар "Югары нефть мәктәбе" кампусында булдылар. Аның составында Әлмәт нефть институты − белем бирү эшчәнлеге белән, ә Казаннан күчерелгән ТатНИПИнефть институты фәнни-гамәли һәм методик эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк.

Күчмә утырышның пленар өлеше "Татнефть" ГАҖнең сәнәгый һәм экологик куркынычсызлык үзәгендә узды.

Компаниянең табигатьне саклау эшчәнлеге турында генераль директор урынбасары Азат Хәбибрахманов чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, 2021-2025 елларга "Татнефть" ГАҖнең экологик программаларын тормышка ашыруга якынча 80 млрд сум бүлеп бирү каралган. 75 меңнән артык кеше эшли торган компания республиканың социаль-икътисади потенциалы өчен генә түгел, ә кешеләрнең экологик куркынычсызлыгы буенча глобаль бурычны хәл итү өчен дә республикадагы төп предприятиеләренең берсе булып тора. Компания Россиянең социаль юнәлешле 5 предприятиесе исемлегендә беренче, экологик ачыклык федераль рейтингында − икенче, финанс булмаган сектордагы Россия гавами компанияләренең ESG-рэнкингында өченче урында тора.

Азат Хәбибрахманов сүзләренчә, һавага тарала торган калдыкларны киметү буенча заманча технологияләрне этаплап кертү, кабатлана торган энергияне үстерү, шулай ук углерод калдыкларны куллану һәм күмү техникасының максаты - 2050 елга углерод нейтральлегенщ ирешү. "ТАНЕКО һәм Түбән Кама ТЭЦына углерод йоту системасы кертелә. - диде ул. - Шулай ук катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен углерод салу планлаштырыла. Без Бобрик офыгын кулланабыз, гигант чыганак, анда киләсе елда эш башланачак".

"Татнефть" нефть һәм газ эшкәртү калдыкларын куллану ысулларына зур игътибар бирә. Алардан композит материаллар җитештерү җайга салынган. Компания мондый материаллардан 500 километрга якын торбаүткәргеч төзегән инде. Тирәнлектәге насос җиһазларын композит җиһазлар белән алыштыру башланган, бу исщ җирдәге селкенү дискларын да алыштырырга ярдәм итәчәк.

Азат Хәбибрахманов сүзләренчә, калдыкларны эшкәртү өлешен Татарстан нефтьчеләре 76 процентка җиткергән, ә Россиядә бу күрсәткеч нибары 7% кына. Чагыштыру өчен: Швейцариядә - 100%, Бельгиядә - 99%, Германиядә - 98,5%.

Комитет утырышында чыгыш ясаган Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова һәм ТР Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану министры урынбасары Ольга Манидичева "Татнефть"нең экологик куркынычсызлык өлкәсендәге республика программаларын тормышка ашыруга зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр.

Фикер алышуда катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламент комитеты рәисе Азат Хамаев, депутат Таһир Һадыев республиканың табигатьне саклау һәм экологик ведомстволарының, муниципалитетларның һәм җәмәгатьчелекнең үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеге белән кызыксындылар, шулай ук "Татнефть"ГАҖнең әйләнә-тирәне саклау өлкәсендәге уңай тәҗрибәсен республикада  таратырга тәкъдим иттеләр.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International