Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше артачак

2022 елның 7 октябре, җомга, 13:32

Бүген Дәүләт Советында «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.

Парламент тыңлаулары гадәттәгечә киң җәмәгатьчелек катнашында узды. Утырышның турыдан-туры трансляциясе Дәүләт Советының рәсми сайтында оештырылды.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, быел яшәешнең тышкы һәм эчке шартлары Россия икътисадын кардиналь рәвештә үзгәрде. Чит ил дәүләтләре керткән санкцияләр ил икътисады үсешендә сизелерлек чикләүләр кертә, әмма икътисадтагы вәзгыятьне тотрыклыландыру, бизнес чыгымнарын киметү, эш урыннарын саклау буенча үз вакытында кабул ителгән федераль һәм республика чаралары күп очракта тискәре социаль-икътисадый нәтиҗәләрне шактый тигезләде. Шул ук вакытта икътисад үсешенең агымдагы шартлары билгесезлекнең югары дәрәҗәдә булуы белән характерлана.

"Шартлар катлаулы булуга карамастан, барлык социаль түләүләр һәм һәм бизнеска ташламалар каралган бюджетны эшләп бетерә алдык", - дип ассызыклады профиль комитеты башлыгы Леонид Якунин.

Республика бюджетын карау ел саен социаль-икътисадый үсеш фаразын күздә тота. Республика бюджетын эшләгәндә социаль-икътисадый үсешнең түбәндәге күрсәткечләре исәпкә алынды:

•        2023 елда тулаем региональ продуктның үсеше 0,8%ка, 2024 елда 3,2%ка һәм 2025 елда 2,7%ка артуы;

•        Сәнәгать җитештерүе индексының үсеше 2023 елда 0,7% ка, 2024 елда 3,5% ка һәм 2025 елда 2,4% ;

•        2023 елда реаль хезмәт хакының 2 %ка, 2024 елда 2,8 %ка һәм 2025 елда 2,6 %ка артуы;

•        Кулланучылар бәяләре индексының үсеше 2023 елда 6,1%ка, план чорындагы 4%ка.

«Кертелгән санкцияләр икътисадка тискәре йогынты ясый, - дип басым ясады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, - санкцион басым тора-бара  көчәячәк кенә. Инде 11 меңнән артык санкция кертелде, кичә сигезенче пакет барлыкка килде. Болар барысы да югары дәрәҗәдә билгесезлек тудыра".

Мидхәт Шаһиәхмәтов үсеш потенциалын һәм куркынычларны җентекләп анализлап, икътисадның һәр тармагына аерым тукталды.

2023 елга Татарстан Республикасы бюджеты Татарстан Президенты тарафыннан түбәндәге күләмнәрдә кертелде: керемнәр – 333,9 млрд.сум, чыгымнар – 361 млрд. сум, кытлык – 27,1 млрд. сум. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджеты түбәндәге күләмдә фаразлана: керемнәр – 394,4 млрд.сум, чыгымнар – 421,5 млрд. сум, кытлык –27,1 млрд. сум күләмендә.

2024 елга фараз:

- консолидацияләнгән бюджет: керемнәр – 417,0 млрд. сум, чыгымнар – 444,2 млрд. сум, кытлык – 27,2 млрд. сум;

- республика бюджеты: керемнәр – 353,5 млрд.сум, чыгымнар – 380,7 млрд. сум, кытлык – 27,2 млрд. сум.

2025 елга фараз:

- консолидацияләнгән бюджет: керемнәр – 418,1 млрд. сум, чыгымнар – 445,4 млрд. сум, кытлык  – 27,3 млрд. сум;

- Татарстан Республикасы бюджеты: керемнәр – 351,4 млрд.сум, чыгымнар – 378,8 млрд. сум, кытлык– 27,4 млрд. сум.

Республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, бюджет проекты РФ һәм ТР Бюджет кодексларында каралган таләпләр нигезендә әзерләнгән.

Бюджетның керем өлешен анализлап, Радик Гайзатуллин төп салым һәм салым булмаган чыганакларга тукталды. Аерым алганда, 2023 елда республика казнасына керемгә салым, министрлык бәяләве буенча, 103,1 млрд.сум күләмендә керәчәк. Консолидацияләнгән бюджетка физик затлар кеременә салым 116,8 млрд. сум күләмендә булыр дип фаразлана. Республика бюджетына бу керемнәр 81,9 млрд. сум тәшкил итәчәк.

2023 елда консолидацияләнгән бюджетка 37,9 млрд. сум акцизлар күчерү планлаштырыла, оешмалар милкенә салым 31,2 млрд.сум тәшкил итәчәк.

"Муниципаль берәмлекләр бюджетларының шактый керем чыганагы - җир салымы, – дип искәртте Радик Гайзатуллин, – андый керемнәр ел саен 8,3 млрд.сум күләмендә фаразлана". 2023 елда транспорт салымы 6,6 млрд. сум күләмендә бәяләнә.

2023 елда консолидацияләнгән бюджетның салым булмаган керемнәре – 11,2 млрд.сум, республика бюджетына 6,1 млрд. сум булыр дип фаразлана. Бу аренда, җир һәм милек сату, штрафлар, экологик түләүләр һәм башка керемнәр. Федераль бюджеттан түләүсез керемнәр 51,9 млрд. сум күләмендә исәпкә алынган.

Радик Гайзатуллин бюджет чыгымнарын конкрет юнәлешләр буенча җентекләп аңлатты.

2023 елда икътисадка чыгымнар (консолидацияләнгән бюджет буенча) 89,9 млрд.сум тәшкил итәчәк, республика буенча - 88,4 млрд. сум. Сүз юл хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, транспорт һ. б. кебек эре тармаклар турында бара.

«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлегендә консолидацияләнгән бюджет буенча чыгымнар 26,6 млрд.сум булыр дип фаразлана, республика бюджеты буенча – 16,8 млрд. сум.

2025 елга консолидацияләнгән бюджетта социаль өлкәне финанслау чыгымнары 2022 елга караганда 24% ка артачак.

2023 елда мәгарифкә консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 128,6 млрд. сум тәшкил итәчәк. Мәҗбүри медицина иминияте акчаларын исәпкә алып, сәламәтлек саклау өлкәсенә тотылган чыгымнарның гомуми күләме 97,1 млрд.сум тәшкил итәчәк, шул исәптән республика бюджеты акчалары – 39,2 млрд. сум.

2023 елда социаль сәясәтне гамәлгә ашыруга чыгымнар 57,7 млрд.сум (консолидацияләнгән бюджет буенча) каралган, республика бюджеты буенча – 57,5 млрд. сум. Закон проектында социаль пособиеләрне һәм түләүләрне инфляцияне исәпкә алып индексацияләү каралган.

2023 елда мәдәнияткә консолидацияләнгән бюджетның чыгымнары - 18,6 млрд. сум, республика бюджеты 10,6 млрд. сум күләмендә планлаштырылган. «Физик культура һәм спорт» бүлеге буенча берләштерелгән бюджет чыгымнары – 10,3 млрд.сум, республика бюджеты буенча 4,4 млрд. сум тәшкил итәчәк. «Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге буенча 2023 елга чыгымнар 1,7 млрд.сум күләмендә каралган (республика бюджеты).

Бюджет проекты парламентарийлар һәм чакырылган кунаклар арасында дискуссия уятты. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов республикада ярлылык дәрәҗәсе белән кызыксынды. Республикада гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен барлык чаралар да күрелә, бу яңа эш урыннары булдыруга, кече һәм урта бизнеска, үзмәшгульләргә һ.б. кагыла, дип җавап бирде фракция җитәкчесенә Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Депутат Александр Тыгин бакча ширкәтләренә дәүләт ярдәме булу-булмавы белән кызыксынды. Радик Гайзатуллин ышандырганча, 2023 елда республика бюджетында юллар һәм инфраструктура, аерым алганда, бакчачылык ширкәтләрендә электр һәм су белән тәэмин итү челтәрләре төзелешенә 550 млн.сум каралган.

Депутат Фадбир Сафин КПРФ фракциясенең бюджет проектына үз тәкъдимнәрен юллавын билгеләп үтте. Фракция әгъзалары бюджет хезмәткәрләренең һәм пенсияләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсенә борчыла. "Безнең республика мөмкинлекләреннән чыгып, әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә аерым игътибар бирергә кирәк", - дип ассызыклады Фәндбир Сафин. Ул шулай ук кредитлар буенча процент ставкаларын киметергә тәкъдим итте.

ЛДПР партиясе вәкиле, депутат Эдуард Шәрәфиев бюджетны «баланслы һәм үсешкә юнәлдерелгән, әмма чынбарлыктан аерылган" дип бәяләде. "Бюджет чыгымнары төзәтелергә тиеш, - дип саный ул, - мәсәлән, бәйрәмнәргә киткән чыгымнарны киметергә, безнең сугышчыларга һәм мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләргә ярдәмгә акча салырга, районнарны бу эшкә җәлеп итәргә кирәк".

"Вәзгыять тиз үзгәрә, - диде республика Премьер-министры Алексей Песошин. Карарлар һәр конкрет очрак буенча кабул ителә. Бездә фонд акчаларын бу максатларга юнәлтү мөмкинлеге бар."

Республика бюджеты белән бер үк вакытта ММИ Территориаль фонды бюджеты да тикшерелә. ТММИФ директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, 2023 елда керемнәр 67,3 млрд.сум тәшкил итәчәк. Фонд бюджеты 2023 елда һәм 2024, 2025 еллар план чорында балансланган һәм кытлыксыз планлаштырыла.

Парламент тыңлаулары йомгаклары буенча бюджет проекты өстендә эшләгәндә исәпкә алыначак тәкъдимнәр эшләнде. 12 октябрьгә кадәр республика бюджеты проекты барлык парламент комитетларында да профиль юнәлешләр буенча өйрәнелә. Аннары йомгак ясалачак. 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советының якындагы утырышында беренче укылышта каралачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International