Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе, 14:50

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында берничә закон проекты һәм аерым мәсьәләләр, шул исәптән 2022 елда ТР Дәүләт Советының РФ субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлеге планын үтәү нәтиҗәләре каралды. Утырыш эшендә министрлыклар, ведомстволар һәм иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре һәм җаваплы вәкилләре катнашты.

Комитет ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тәкъдим иткән Әлки муниципаль районы чикләре турында республика законына һәм муниципаль хезмәткәрләрнең һәм җирле администрация башлыкларының контракт буенча мәгълүматларының дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турындагы законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектларын хуплады.

Аларның беренчесен эшләү зарурлыгын Рөстәм Заһидуллин агымдагы елның июлендә Дәүләт Советы карары кабул ителү белән аңлатты, аның белән Әлки муниципаль районы Советының Сиктермә-Хузангай авылын Сиктермә авылына үзгәртү турындагы тәкъдиме хупланган иде. Ә сентябрьдә РФ Хөкүмәтенең тиешле күрсәтмәсе бастырылган.

"Муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче гражданнар һәм муниципаль вазыйфаларны, җирле администрация башлыгын контракт буенча биләүче затлар тарафыннан тапшырылган мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында "ТР Законының 7 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын шәрехләп, министр ил Президенты йөкләмәсе буенча төзелгән "Посейдон" коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

"ТР Дәүләт органнары һәм ТРда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итү хакында "ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин тәкъдим итте.

Ул хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт хакимияте органнарының бердәм порталы 290 рәсми сайтны берләштерә. 2021 елда аларны 8 миллионнан артык кеше ачып караган.

Министрлык мәгълүматлары буенча, документ ТР Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларга караган оешмалар эшчәнлегенең ачыклыгын арттыруга, шулай ук гражданнар тарафыннан күрсәтелгән органнар һәм оешмалар эшчәнлеге турында дөрес мәгълүмат алу мөмкинлеген тудыруга юнәлдерелгән. Моның өчен аларга шул исәптән рәсми социаль челтәр битләрен булдыру да тәкъдим ителәчәк.

2022 елда ТР Дәүләт Советының РФ субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлеге планын гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләне Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте.

Хәзерге вакытта РФ субъектлары парламентлары белән хезмәттәшлек турында 43 килешү, федераль дәүләт хакимияте органнары белән 2 килешү һәм чит дәүләтләрнең һәм аларның субъектларының закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек турында 11 килешү һәм беркетмә гамәлдә.

1 июльдә Гроднода Беларусь һәм Россия регионнарының тугызынчы форумы мәйданында Минск өлкәсе депутатлар Советы белән килешү имзаланды, 25 октябрьдә Уфада РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышы кысаларында Чуваш Республикасы Дәүләт Советы белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Парламент комитетларының башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән берничә уртак утырышы уздырылды, Татарстан депутатлары федераль һәм төбәкара чараларда актив катнашты.

Депутатлар әлеге мәгълүматны игътибарга алып, Дәүләт Советының 2023 елга шундый ук эшчәнлек планы проекты буенча фикер алыштылар.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International