Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы 15 декабрьдә узачак

2022 елның 9 декабре, җомга, 12:12

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы 15 декабрьдә 10.00 сәгатьтә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 14 мәсьәлә, шул исәптән алты республика законнары проектын, бер федераль закон проектын һәм Оренбург өлкәсе закон чыгару җыелышының закон чыгару инициативасын карауны планлаштыра.

Президиум утырышын ачып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларны илебездә бүген билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көне белән котлады. Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Россиядә 2007 елдан билгеләп үтелә торган әлеге бәйрәм җәмгыятьтә бик кирәкле. "Ватан геройларының сугышчан һәм хезмәт батырлыклары аша безнең яшь буынны тәрбияләргә кирәк", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатларны, башкарма һәм муниципаль хакимият органнарын яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча эшне көчәйтергә чакырды.

Дәүләт Советының алдагы утырышына килгәндә, көн тәртибенә кертелгән республика законнарының барлык алты проекты да беренче укылышта каралачак. Шулай итеп, беренче укылышка дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында (аларның эшчәнлеге турында мәгълүматның ачыклыгын арттыруга юнәлтелгән), дәүләт граждан хезмәте турында, муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан бирелгән белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында, «Әлки муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында (Сиктерме-Хузангай авылы атамасын үзгәртүгә бәйле рәвештә), халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында һәм гражданнар оборонасы турында (дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре төгәлләштерелә һәм даими әзерлектә файдалану системаларыннан файдалануга әзер тора) закон проектлары әзерләнгән.

Моннан тыш, беренче укылышта аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыру турында республика законы проекты каралачак.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утыз сигезенче утырышта 2023 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын һәм 2023 елга Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планын карау һәм кабул итү планлаштырыла.

Утыз сигезенче утырышта шулай ук РФ Административ хокук бозулар турында РФ кодексына үзгәрешләр кертү хакында федераль закон проектын РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы да каралачак. Сүз этил спиртын һәм спиртлы азык булмаган продукцияне ваклап сату өчен җаваплылык билгеләү турында бара.

Алдагы утырыш кысаларында ТР Иҗтимагый палатасының яңа составын формалаштыру мәсьәләсе каралачак. Дәүләт Советы кандидатларның өчтән берен (20 кеше) раслый. Регламент срокларында 20 вакантлы урынга 29 гариза бирелгән, аларның хокуклы булуы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан расланган. Парламент утырышында рейтинглы тавыш бирү процедурасы кулланылачак.

Лилия Маврина әйтүенчә, Дәүләт Советы утырышында көн тәртибенә профильле комитетлар тәкъдимнәре буенча өстәмә мәсьәләләр дә кертелергә мөмкин.

Бүген Президиум утырышында депутатларга мәдәни мирас объектлары турында республика законын гамәлгә ашыру мониторингы йомгаклары турында мәгълүмат бирелде. Әлеге мәсьәлә буенча Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов чыгыш ясады.

"Мәдәни мирас объектлары турындагы законнарны анализлау күрсәткәнчә, республика кануны тулаем федераль законнарга туры килә, хокукый каршылыклар юк, - дип билгеләп үтте профильле комитет башлыгы, - шуның белән бергә, бүген региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары милекчеләренең (яки аннан түләүсез файдалану шартнамәсе нигезендә файдаланучылар) чыгымнарын компенсацияләү тәртибе җайга салынмаган, объектлар аларның үз акчалары хисабына саклана. Әлеге норманың гамәлдә булуы ел саен бюджет турында закон белән туктатыла». Айрат Зарипов билгеләп үткәнчә, федераль канунның шундый ук нормасы хәзерге вакытка кадәр РФ Хөкүмәте тарафыннан җайга салынмаган. Профильле комитет әгъзалары фикеренчә, федераль дәрәҗәдә түләүләр тәртибен билгеләгәннән соң, республиканың норматив хокукый актларын эшләү максатка ярашлы.

Айрат Зарипов әйтүенчә, шәһәрләрнең тарихи йөзен саклау, аерым алганда, мәдәни мирас объектлары булган күпфатирлы торак йортларны дәүләт саклавы мәсьәләләре актуаль булып кала. Татарстанда хәзерге вакытта 342 шундый торак йорт исәпләнә. Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта Россия халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) һәм РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Хәзерге вакытта закон проекты икенче укылышка әзерләнә.

Айрат Зарипов шулай ук федераль законнарда мәдәни мирас объектларын саклау буенча беренче чираттагы чараларны таләп итә торган критерийлар билгеләнде, дип белдерде. Әлеге критерийлар нигезендә объектлар өстенлекле тәртиптә дәүләт һәм муниципаль программаларга кертеләчәк. Яңалыклар 2023 елның 31 гыйнварында үз көченә керә. Республика канунына да тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International