Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы Генераль консулын республиканың Бәйсезлек көне белән котлады

2022 елның 16 декабре, җомга, 12:05

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаковка Казахстан Республикасының Бәйсезлек көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады. 

"Моннан 31 ел элек бәйсез Казахстан төзү Үзәк Азия халыкларының күпгасырлык тарихында яңа эра ачты, - дип басым ясый Фәрит Мөхәммәтшин, - Сезнең дәүләтнең демократик үзгәртеп корулар һәм реформалар юлындагы ныклы үсеше, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне үстерүдә дәвамлылыкны саклап калуыгыз бөтен дөньяда ихтирам уята".

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Россия-Казахстан хезмәттәшлеге кысаларында төбәкара элемтәләрне ныгытуга ышаныч белдерде. "Күпмилләтле халыкларыбыз арасында тарихи язмышлар, мәдәни, дини һәм тел традицияләренең бергәлегенә нигезләнгән эзлекле диалог Казахстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында үзара файдалы социаль-икътисади элемтәләрне һәм мәдәниятләрне үстерүгә яңа импульс бирәчәк һәм киләчәктә дә ышанычны һәм үзара аңлашуны ныгытачак дип ышанам ", - диелә телеграммада.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International